ЖУРНАЛНЫҢ ҮЗ АРХИВЫН БУЛДЫРЫЙК

Бала чакта, без, малайлар, яр ягасына җыелып, кулларны каш өстенә куеп, озаклап, Камага хәйран калып карап тора идек. Мәгърур, тантаналы кыяфәттә ак пароходлар уза, җыйнак катерлар үтә, арлы-бирле җиңел көймәләр йөренә. Кайчак, Кама-Чулманны урталай яргандай итеп (ул чак сулар галәмәт җәелмәгән иде), сузаеп, озын-озын баржалар таккан буксирлар уза. Алар салмак бара, озак уза, чөнки йөкләре авыр, юллары авыр. Кайсы баржага күмер төялгән, кайсына бодай, кайсына агач, кайсына кавын-карбыз... Ә буксир тарта да тарта...

Мин үзебезнең «Казан утлары»н күп йөкләр сөйрәүче әнә шул буксирга охшатам. Ул – мәдәниятебезнең күп кырлы һәм күп санлы хаҗәтләрен хәл кадәри канәгатьләндереп бара торган бердәнбер калын нәфис журнал. Төп вазифасы – укучыларны әдәби хәрәкәтебезнең торышын билгеләүче әсәрләр белән таныштыру белән бергә, журналыбыз сәнгатьнең бүтән өлкәләрен дә колачларга тырыша. Фәнни хезмәтләр, тарихи материаллар, театр, музыка, рәсем сәнгатьләренең үсеш тенденцияләрен чагылдырган мәкаләләр... Кыскасы, иҗтимагый, рухи тормышның көзгесе ул «Казан утлары». 

Инде журнал белән шәхсән минем багланышка килгәндә, 10 елга якын эшлекле мөнәсәбәттә торабыз дип саныйм. Бу дәвердә журнал битләрендә байтак шигырем басылып чыкты. Алардан тыш мәкаләләр белән дә катнашып киләм. Беренче шигырьләрем басылганнан алып, бүгенге көнгә кадәр (шәт, киләчәктә да шулай булыр дим) бу журналда басылуны бер сынау мәктәбе узу һәм зур дәрәҗә дип саныйм. Татар әдәбиятының үзәген тәшкил итүче язучыларның күпчелеге, мөгаен, бу журналны үсү мәктәбе дип таный торгандыр. Һәрхәлдә, соңгы ун елда әдәбиятка аяк баскан яшь язучылар өчен «Казан утлары» чын мәгънәсендә старт мәйданы, күтәрелү ноктасы булды. Бер генә мизгелгә «Казан утлары» юк дип фараз итик. Әкиятләрдәгечә күкне җиде кат дибез икән, ихтимал, рухи күгебезнең берничә каты җимерелеп төшәр иде. «Талантлы-канатлы» дибез икән, бу тәгъбирне белү генә җитми бит, канатлы икән, очарга да кирәк. Биеклек кирәк, күк кирәк! 

Миңа үземә дә вакытлыча гына булса да, бу журнал редакциясендә беркадәр эшләп алырга насыйп булды. Ул – редактор булып, Р.Мостафин эшләгән вакыт, тираж берничә мәртәбә үскән, журналныӊ укучылар арасында бик нык популярлаша бару чоры иде. Төрле бүлекләрдә аз-маз эшләштергәләгәнгә күрә, сотрудникларның эшләре дә беркадәр таныш. Бүлекләргә ул вакытта да җиңел түгел иде, хәзер язучылар күбәйгән, табигый, әсәрләр дә күбәя барган саен, эш катлаулана, әсәрләр, авторлар, ниһаять, укучылар алдында җаваплылык арта төшкән булырга тиеш. Алыйк тәнкыйть бүлеген генә. Асылда, бу әдәби тәнкыйть бүлеге генә түгел бит, сәнгатебезнең барлык төрләрен барлап баручы, гомумән, әдәби иҗтимагый фикер үсешен чагылдыручы бүлек. Журналның икенче яртысында вак хәреф белән басылган материалларның күләмен һәм эчтәлеген күздән кичереп, хисаплап карасаң, бүлек башкарган хезмәтне беркадәр чамаларга мөмкин. Әлбәттә, һәр бүлекнең үз спецификасы, үз мәшәкате, үз җаваплылыгы. Журналыбызның 50 еллык бу бәйрәме белән, күңелемдә йөрткән бер теләгемне дә әйтәсе килә: журналның чын үз архивын булдырырга иде! Мәдәнияткә караган күпме кулъязма керә редакциягә! Бик күп бит. Әлбәттә, бөтенесе басылып бетә алмый, күпмеседер кала, күпмеседер беркадәр үзгәртелә, кайберсе авторга кайтарыла, кайберсе, еллар үткәч, югала да торгандыр... Бер заман кемнәрдер эзләячәк, киләчәк буын рәнҗиячәк. Әйтик, 50 еллык бәйрәмдә журналның «Безнең юл»дан «Казан утлары»ның бүгенге 5 санына кадәр саннарның тулы комплектлары булсын иде әле редакциядә. Күргәзмә оештыр идең, күрсәт идең, тотып, актарып кара идең! Ә бу бит әле хыялланыр нәрсә түгел, табигый булырга тиеш, элементар нәрсә. Кыскасы, бу юнәлештә, гомумән, әдәби мирасның кыйммәтен аңлау һәм аны барлау юнәлешендә безнең һәрберебезгә уйларга уй, эшләргә эш җитәрлек.

«Журнал миңа нәрсә бирде» дигән сорауга бик күп рәхмәтле сүзләр белән җавап бирергә мөмкин. Журнал сөенеп басарлык, укучылар яратып укырлык әсәрләр язсак, бу – безнең иң чын рәхмәтебез булыр. Бәйрәм уңае белән, редколлегия членнарын, редакция аппаратында эшләүче хезмәткәрләрне ихлас котлыйм, фидакарь эшләрендә уңышлар телим. Якын елларда журналның тиражы 100 меңгә җитсен. Шулай булсын, республикабызның бай тормышын хәзер зур саннар-миллионнар, миллиардлар билгели.

1972, №5

 

"КУ" 05,2022

Фото: pixabay
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: