Логотип Казан Утлары
Хәтер

Юлга табынып

Хурлап сөйләүчеләр күп булыр, Кемдер калыр ләкин сагынып. Ул без киттек аздан кабынып, Ул без бардык юлга табынып. Югалтулар, беләм, алар бар – Югалтусыз булмый, күрәсең. Юрамадык, алдан белмәдек Бу башларның ниләр күрәсен. Ерак иде безнең офыклар, Без җитәрбез, дидек, ничек тә. Кем сүз әйтеп торды үчекләп, Кем күзәтеп торды ышыкта. Таш атсалар — каршы атмадык, Тез канатып, елап ятмадык. Утка кердек — утта янмадык, Суга төштек — суда батмадык. Ялгышларның, югалтуларның Төгәл хакын инде беләбез. Ни җуясын алдан сизенеп, Яңа үргә менеп киләбез. Без барабыз аздан кабынып, Без менәбез үргә табынып. Хурлап сөйләүчеләр күп булыр, Кемдер калыр ләкин сагынып...
"КУ" журналының 2нче (февраль, 2014) санында басылды.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев