Логотип Казан Утлары
Хәтер

Уттан туган уй

...Дөнья нинди генә сувенирлар Иҗат итми икән кешедән.

Бар нәрсәне монда сулар юган,
Җилләр куган, ялмап, ут алган...
Илне сатканнарның тәңкәләре
Сөякләре белән буталган.
Бу бабамны кемнәр тере килеш
Иделләргә төртеп төшергән?!
...Дөнья нинди генә сувенирлар
Иҗат итми икән кешедән.
Чая дулкын ярга бәреп киткән
Баш сөяген юам Иделдә.
Гади генә түгел, бу, минемчә,
Гаскәр башы булган кимендә.
Гаскәр башы булгач,
Башлы кеше,
Асыл заттан булган, билгеле...
Кемдер каргый бүген: – Үз илеңне
Саклый алмагансың, шыр тиле!
Баш кешеләр әллә ул чакта да
Бар кешедән башлы саналган?
Кичер, бабам, синең хакта бүген
Китап язып ята мең надан.
...Утлар һәрчак монда бу суларны
Чигендереп, бию биегән.
Кем көенә биегәннәр алар –
Учагыма килеп иеләм.
Гөлләр бүген әйлән-бәйлән уйный
Мин кабызган учак тирәли.
Кипкән күлләр болыт булып килә,
Сибәли дә яңгыр, сибәли.
Кылычдарның ул чак ташка түгел,
Башка тиеп, йөзе кителде...
Тарихымны таптап китә калсам,
Табаннарым канар шикелле –
Кылыч булып тыныч кына ята
Бабамнарның кайнар эзләре.
Күкрәп керик яңа гасырларга
Эзләп йөрер юкса үзләре.

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев