Логотип Казан Утлары
Хәтер

Тынлык авазы

Бу тынлыкны колак салып тыңла, Ишетелер аваз: «Мең яшә!..» Юк, эзләмә тавыш килгән якны — Туган ягың сиңа эндәшә. Сукмакларда эзең калган икән — Алар сине мәңге хәтерләр. Ап-ак көртләр, алларыңа чыгып, «Без — якташлар!..» — диеп әйтерләр. Тик син саклан кинәт кычкырудан: «Хәтерлим!—дип.—Мин дә хәтерлим! Ватаны бу, алмаштырмас иле Минем тәүге мәхәббәтемнең!..» Кышка калган миләш тәлгәшләре Йөрәгеңдә, беләм, әй дөрләр. Ак сагышлар, юлларыңда калкып, «Без —сердәшләр!..» — диеп әйтерләр. Тик син саклан кинәт кычкырудан, Тынлык гамен, берүк, онытма,— Туган ягың — синең серләреңне Саклый торган изге ныгытма. Монда сине һәрбер капка таныр, Монда сине һәр йорт хәтерләр. Урамдагы кое сиртмәләре «Без кардәшләр!..» — диеп әйтерләр. Ә син тыңла, колак салып тыңла, Ишетелер аваз: «Мең яшә!..» «Туган ягым минем, мең яшә!» — дип, Үз йөрәгең синең эндәшә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев