Логотип Казан Утлары
Хәтер

Тормышым сәхифәләре

Онытылмый торна тавышлары...

Инде менә уземнен 1489 чакрымлы сәяхәтемнең бер көне турында язып карыйм әле. 1982 елны булды бу. «Татарстан яшьләре»ндә эшләгән чак. Корырак чыккан Газетабызга бераз ямь өстәргә теләп, СССРның 60 еллыгын сылтау итеп, «Татарстан яшьләре»нең җәяүле экспедициясе» дип оештырдым мин бу сәяхәтне. Җиңел генә булмады чыгып китү. «Урак өстендә күңел ачып йөрергә ниятли» - дип, моны өзәргә омтылучылар да табылган. Каләмдәшем, инде мәрхүм Сәмигулла Хәйретдинов белән баш мөхәррир Харис Әшрәфҗановка рәхмәт инде. Урман эчендәге 12 генә өйле «Волговерховье» авылы янында «бәби Иделне» имезеп торган сап-салкын саз суы белән битемне югач, кызык өчен әле бер ягына, әле икенче ягына атлап чыгып, Идел буйлап китеп бардым инде. Көнгә 50-60 чакрымлап бара торгач, бер атнадан Калинин шәһәренә килеп җиттем (революциягә кадәрле һәм хәзерге исеме - Тверь). Икенче көнне, җомга көн бу, кунакханәдә юл репортажы язып утырдым, ял иттем. Юлда җыйган себерке белән мунча да кереп кайттым әле. Кич буе, аннары төне буе яңгыр койды. Соңгы көннәрдә шактый бимазалаган иде. ярый әле баш өстемдә түбә бар дип сөенеп яттым. Яңгыр суының миңа юл маҗарасы әзерләве башыма да кереп карамады. Иртән, мин юлга чыккач, бераз сибәләп торды да, басылды тагын. Бүген асфальт юлдан Конаково дигән калага барам. Аяк асты әйбәт, ял да иттем бит инде, дәртле генә атлыйм шулай. Шактый гына баргач, артка борылып карасам (нигә борылганмындыр инде. Бу борылуның «әҗере» зур булды!), җил-җил атлап бер ир-ат килә. Үтелгән 180 чакрымлап юлда очраткан нибары өченче җәяүле иде бу. (Җәяү йөрүне оныкан халык!) Тизлекне киметтем. Бераздан мыш-мыш килеп куып җитте теге. Юлы 5-6 чакрымлык кына икән. Кая баруымны белгәч, «Кимрыга (мин Конаководан соң барасы шәһәр) туры юл бар ич!» — диде ул, һәм шуннан барырга үгетли башлады. Ә мине үгетлисе дә юк. Авыл юлыннан, табигать кочагында баруга ни җитә! Көн шулай бозылып ятканда 2-3 сәгать кенә булса да вакытны оту да кызыктыра иде... Башта кырдан бардым, аннары юл урман эченә алып кереп китте. Куе, чын урман иде бу... Ул кошлар сайрый, ул мин җырлыйм! (Миңа шул урманда гына җырларлык!) Әмма... берәр сәгатьләп дәртле генә атлагач, бу машина юлының әкренләп юл сыйфатларын җуя башлавын искәрдем. Башта аның урта өлеше югалып, тәгәрмәч юллары гына ике киң сызык булып аермачык күренеп тора иде. Аннан бу «аермачыклык» та кими барып, эз дигән нәрсә бөтенләй юкка чыкты. Бары агач үсмәгән буш ара гына, яшел тасма булып, алга таба сузыла иде. Теге агай миңа, бәлкем, үзе балачакта йөргән юлны өйрәтеп җибәргән булгандыр ул? Ә бераздан юлны мин... өскә, андагы бушлыкка карап кына таба ала башладым. Әйе, мантыйкка һич тә туры килми торган эш иде бу. Өстә ботаклар бер-берсенә тоташа яза бит, ачыклык аста күренеп торырга тиеш ул. Әмма мин ярты сәгатьләп инде юлны өстәге ачыклыктан чамалап барам! Менә ул өске «юл» да югалды, дөресрәге, мондый «юлларны» хәзер күп табып була башлады. Шуларнын берсе буенча китеп барып, аннары кире килеп, икенчесе буенча барганнан сон анысын да җуйгач, адашканлыгымны аңладым. Сәфәремнең беренче көнендә урманда адашып алган идем инде мин. Ул чакта кинәт еракта әтәч кычкырып җибәрде, шул тавышка барып, батыр партизанка Лиза Чайкинаның туган авылы Рунога килеп чыккан идем. Бу юлы да озак кына колак салып тордым, әмма урман кошлары тавышыннан гайре берни дә ишетмәдем. Шунда әтием Юнысның сөйләгәне искә төште. Армиядә чакта Маньчжурия урманында адашкан булган ул. Агач башына менеп карагач кына юлны тапкан. Мин дә биек бер каен башына менеп киттем. Чайкалып торган очына кадәр менсәм дә, шундый ук агач башларыннан гайре һични күрмәдем. Юлны инде компас буенча чамалап дәвам иттем... Бераздан аяк асты чупырдый башлады — су! Башта сакланып кына, аякны чылатмаска тырышып атласам, бераздан моның хаҗәте калмады — су, артканнан-арта барып, ботинканың өстеннән керә иде инде. Рюкзакны бер агач төбенә куеп, аннан Калинин өлкәсе картасын алдым. Картаны җәеп тә өлгермәдем, инде күптән ияреп килгән черки болыты яман гөжләп биткә ябырылды. Мин үзем юл тоткан юнәлештә еш-еш зәңгәр сызыкларны гына искәреп өлгердем кайдадыр алла — сазлык. Шөкер, монда аяк асты каты. Үзәнсу урын булып, янгыр суы гына җыелган, күрәсең... Юнәлешне көнчыгышка табарак үзгәрттем дә, атлаудан йөгерүгә күчтем. Чөнки урман эче караңгылана башлаган иде инде — төнгә кадәр урманнан чыгып өлгерергә кирәк... Ә су гел арта гына бара. Инде йөгереп булмый башлады... Минем эчтәге «психолог» уяу: ара-тирә үз-үземә читтән күз салам. Әлегә канәгатьмен: һичнинди каушау, үкенү галәмәте сизелми. Киресенчә, кыенлык арта барган саен каяндыр ныклык резервлары да табыла тора... Караңгылык та куера, су да арта. Инде менә тездән булды... Инде — бил турында — күкрәккә таба үрли. Ярый чокыр-фәлән очрамый тагын! Кайдадыр еракта торна кычкыра башлады. Ничектер сузып, моңлы итеп кычкыра. Ошбу су дөньясында әлеге юеш, сусыл тавыш бик табигый яңгырый иде. Ул гүяки бу саф табигатьнең мине инде ныгытып, җибәрмәслек итеп кочып алганлыгын искәртә иде. Күпме еллар үткәч тә һаман колагымда янгырап тора әле бу тавыш... Шул мәлгә кайтып уйланам да, уйланган саен гаҗәпләнәм: ничек курыкмадым, тыныч кала алдым икән? Тагын бер ярты сәгатьтән дөм караңгы булачак иде бит. Аннары нишли ала идем соң мин? Биштәремне күтәреп, берәр агачка сөялеп су эчендә төн үткәрәсе кеше идем бит мин. Суыктан яки арудан көзән җыера башламаса тагын. Яктыргач та юлны таба аласыңмы әле. Тәмам караңгыланып бетте дигәндә генә бер утрауга тап булдым: киңлеге бер метр. озынлыгы 7-8 метр чамасы. Өскә менеп атланган «убырлы карчыкны» — рюкзакны дөпелдәтеп җиргә куйдым да, агач ботаклары сындыра башладым. Мин монда төн үткәрәчәкмен, учак ягачакмын! Учак кабыза алыр идемме, юкмы — моны белми калдым — аермачык булып эт өргән тавыш ишетелде! Беренче мизгелдә үк юнәлешне чамалап алдым, икенче мизгелдә рюкзакны килдем, өченчесендә мин ашыгып су ера идем инде... Ә су кичегәннән-кими барып, бераздан бөтенләй бетте. Урман да сыегайды. 10-15 минуттан аның читенә йөгереп чыктым Алда, 300-400 метрларда кара булып авыл өйләре шәйләнә иде, ә кырый өйдә ут яна иде. Тизлекне арттырдым: тәрәзәдәге ут сүнгәнче барып өлгерергә кирәк. Утсыз өйнен ишеген ачтыру кыен булачак! Бераздан исә шып туктап калдым: алда су иде... Тик мине хәзер су белән куркытырмын димә — кердем дә киттем. Әмма бераздан туктарга мәжбүр булдым — су нык тирәнәя бара. Инде нишләргә? Шунда су эчендәге бер печән чүмәләсен күреп алдым, рюкзакны шуның өстена куйдым. Куен кесәсендәге акча янчыгын рюкзакка салдым да (документлар рюкзак эчендәге папкада), чалбар-ботинкадан, штормовкадан килеш йөзеп киттем. 15-20 метрлап йөзәсе булды. Хәзер туп-туры теге нурлы тәрәзәгә карап йөгерәм. Шакыдым. Бер апа күренде. Юлчы икәнемне әйттем, кунарга кертүен үтендем. Апа исә «Нет!» диде дә, тәрәзә пәрдәсен япты. Шунда кинәт, беренче тапкыр, төннең салкын булуын, бөтен киемнәремнең дә лачма су икәнен һәм арыганлыгымны тойдым. Юк ничек тә бирешмәскә, хәрәкәт итәргә, җылынырга кирәк булачак!.. Көтмәгәндә тәрәзәгә икенче бер кеше капланды — ир-ат. Кем булуымны, нишләп йөрүемне сорашты да, кемдер белән кычкырып бәхәсләшә башлады. Аннары ишеккә килергә кушты...
Ахырын «Казан утлары» журналының 3нче санында (2013) укып бетерегез.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев