Логотип Казан Утлары
Хәтер

Тормышым сәхифәләре

Язмыш күпере

Хатирәи сүзне бер сәяхәтемнән башлап жибәрмәкче идем дә, әтием сөйләгәннәр искә төште. Анын сәяхәтләре янынла минеке бөтенләй тоныкланып кала икән ләбаса. Әтием Юныс 1877 елны туган. Күп кенә кордашларымның бабалары да аннан яшьрәк... «Бабалар» дигәч, бабамны да читләтеп үтәсем килмәде инде. Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре аның турында, ягъни «мелла Габделвәли бине-әл-Вәлид бине Максуд бине... әл-Кәчеви хаҗи» хакында матур сүзләр язып калдырган. (Мостафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар К .1989, 246 6.) Минем күнелгә менә болары аеруча сөендерде: «Туры сүзле... Алдан күрүчәнлеге белән, китаплар тикшерү, хакыйкатьне эзләүдә көчле фикерле булуы һәм эшчәнлеге белән аерылып тора иде ..» Әмма сөенү артыннан көенү дигәне дә килде. Кем соң мин, аның оныгы, Мәрҗани булып Мәрҗанине дә сокландырган шәхес янында? Шушы авыр хис шигырь юллары булып та әверелде: ...Якын да ара, ерак та Әтиемә син - ата. Төпчегеңнең төпчегемен - Арада гасыр ята. Упкын ята! - Баласы мин Тәһарәтсез дөньяның... Бабам канаты астында озак яши алмый әти, ятим кала. (Мин дә 11 яшьтә әнисез, 15 яшьтә әтисез калдым.) Әстерхандагы бер байга кибеткә малай (өйрәнчек) итеп бирәләр аны. Беренче олы сәяхәте диңгез-океаннар аша була. Солдатка алынгач, Кытай ягына Африканы көньяктан уратып алып баралар аларны (ул вакытта Сүәеш каналы булмый әле). Мәчет хәтле кит балыкларын күрүен, гарәпләрнең ыргыткан акча артыннан төпкә хәтле чумуларын сөйләгән иде әти. Тарихка теркәлмәгән Кытай сугышы хатирәләре дә бар иде әле аның. Астан ягылганга, кытайларның сәкеләре җылы булганлыгын ничектер рәхәт итеп сөйләгән иде ул. Ә менә мылтыктан атуларын көлеп тасвирлады. Оп-озын мылтыкның көпшәсен бер яугир икенчесенең җилкәсенә сала. Аткач, аннан тавык күкәе хәтле ядрә очып чыга. Тисә - аяктан ега, тимәгән хәлдә исә шартлау-фәлән булмый. Ә менә японнарның хәрби осталыгы турында сокланып сөйләде (күп тә үтми, 1905 елгы рус-япон сугышы башланып китә). Рус гаскәре туплардан юньләп файдалана да алмый: атлар белән тарттырып кирәкле җиргә китереп җиткергәнче японнар үз тупларыннан атып атларын да, тупчыларын да кырып бетерә торган була. Япон тупларын исә руслар күрми дә: алар тау артыннан ата, ату төгәллеген тау башындагы төбәүчеләр тәэмин итә. Әтиләрне Россиягә поезд белән алып кайталар: ул вакытны поезд юлы салынган була инде... 1914 елгы герман сугышында әтине ротаның писарь-каптенармусы итәләр. Жибәрергә дип тупланган хат өемен карап чыгалар да, конверт тышына иң матур итеп язган солдатны куялар бу эшкә. Русча язарга исә әтием кибет малае чакта өйрәнә Әстерхан урамнарында йөргәндә күргән язуларны... бармагы белән кесә гәбенә күчереп яза торган була у.л Бу хатирәне дә әтием өйрәткәнчә эрерәк хәрефләр белән һәм җиңел таныла торган итеп язарга тырышам менә. Бер тапкыр ничектер рота командиры урынына кала ул. Һәм, роталары оборонада ятканда, боларны бөтен яклап уратып алып. «Рус. сдавайся!» дип кычкыралар һәм әтием: «Бросить оружие!» дип команда бирә. Менә шушы хәлне озак гафу итә алмадым мин. Өметсез хәлдә плен төшүнең дөньяда гап-гади нәрсә саналуын күпкә соңрак белдем. Әтине Германиядә бер игенчегә бирәләр. Хуҗалары ярата аны. Ләкин ул качарга ниятли. Тагын бер әсирне дә күндерә әле. Хужаның кызы әтигә компас һәм карта табып бирә. Һәм алар бер төнне тәвәккәлләп чыгып китәләр. Төнлә - баралар, көндезләрен иген басуында качып яталар. Һәм төннәрдән бер төнне зуp елга аша салынган күпергә килеп терәләләр (Рейн күпере булса кирәк). Күпер буеннан буена прожекторлар белән яктыртылып тора (ул чакта бомбага тотудан куркасы юк әле). Теге якта - Австрия, ул сугыштан чыккан була инде. Күпернең ике башында, пыяла будкалар эчендә, ике сакчы. Күрсә, тегесе дә, бусы да ата. Әтиемнең юлдашы бераз уйланып тора да, кире кайтып китә. Әтием исө, бисмилласын укый да. шуышып күпергә кереп китә һәм... туган ягына, Арча районының Кәче авылынача кайтып җитә. Язмыш күпере була бу. Әтинеке генә түгел, минеке дә.  Әти чыгып җитә алмасаа, ошбу хатирәләр язылмас иде. Әти юлдашы белән кире кайтып кнтсә дә, дөньяга килер идем микән әле мин? Ә менә берәр Генрих-фәлән туарга мөмкин иде: теге алман кызы әтине яраткан бит ул. Абыем Равил әтинең бөтен үткән юлларын кызыл карандаш белән дөнья картасына төшергән иде. Исәпләде дә әле. Юныс Габделвәли улы 40 мең чакрымнан артык, ягъни Җир шарын урарлык юл узган булып чыкты. <...>
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"Казан утлары" журналының 3нче санында (2013) басылды.

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев