Логотип Казан Утлары
Хәтер

Сибәли дә сибәли

Төнге җилдә көзге яңгыр Сибәли дә сибәли; Янымдагы иптәш кенә Миңа берни сөйләми;

Төнге җилдә көзге яңгыр

Сибәли дә сибәли;

Янымдагы иптәш кенә

Миңа берни сөйләми;

Уема да кертмәдем мин

Аның бу төн үләсен,

Разведкадан кайткан чакта

Тиде немец пулясы.

Өс-баш юеш. Көрәкләргә

Үзле балчык сылаша;

Кабер казыйбыз тынлыкта,

Җил генә ыңгыраша.

Кайгыдан каралып торган

Япь-яшь нарат төбенә

Япь-яшь иптәшне күмгәнне

Күрә бары төн генә.

Япь-яшь иптәшне күмәбез,

Беркем берни сөйләми,

Көзге төндә яңгыр гына

Сибәли дә сибәли.

 

"КУ" 01, 2019

Фото: pixabay.com

Теги: шигырь шигърият казан утлары шигъри хәтер фатих кәрим

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев