СИБГАТ ХӘКИМ УРАМЫНДА

Без сиксәненче елларда яшәгән Театр урамындагы йортыбызның тәрәзәсеннән Казансуның каршы ягындагы сазлыклы яры ачык күренеп тора иде. Анда биек булып үлән үсә, җикән камыш чәчәк ата. Җәен мин еш кына Казансуда су керәм. Ишегалдыннан туп-туры Фукс бакчасына чыгам да озын агач баскыч буйлап, зур булмаган пляжга төшәм. Анда беркем дә булмый диярлек. Пляж дип тә мин аны үзем генә атыйм. Әйләнәтирәсендә чүп-чар, буш шешәләр ауный, куаклык, америка өрәңгесе баскан. Анда кояшта кызынырга да җай юк. Яр буенча шактый ук көчле агым, су салкын, озаграк коенсаң, аякны көзән җыерырга да мөмкин. Көзән җыера калса дип, үзем белән булавка йөртәм, кирәге чыкканда, аны туп-туры балтырга кадыйм, көзән җыеру шунда ук бетә. 

Гадәттә, мин каршы як ярга таба йөзеп китәм, анда су сай, кояшта җылынган була, сәгатьләр буе судан чыкмыйча ятарга мөмкин. Елганың ул ягында арыш йә бодай басуы дулкынлана. Хәзер бу урыннарда биек йортлары белән торак квартал үсеп чыкты, стадионнар, кунакханәләр,  ресторан, кибет, аттракционнар гөрли, әйтерсең лә, бөтенләй ят шәһәр. Матур, чыннан да, монда бөтенләй башка тормыш кайный. 

Сибгат Хәким урамы минем катнаштан башка гына барлыкка килмәде. Татарстан Министрлар Кабинетының әтиемнең исемен мәңгеләштерү турындагы карарында мэриягә Казанның бер урамын аның исеме белән атау бурычы йөкләнгән иде. Мэриядән тәҗрибәле бер иптәш миңа исемне әле төзелмәгән урамга кушарга кирәклеге турында киңәш бирде. Чөнки инде ниндидер исем йөрткән урамның исемен алмаштыру бик мәшәкатьле, анда яшәүчеләрнең пропискаларын һәм башка күп төрле документларны  үзгәртү белән бәйле һәм бу кешеләрдә ризасызлык тудыра. 

Казансуның уң ягында яңа төзелә торган урамның исеме юк, төзелеш документларында ул ниндидер кодлы номер белән генә билгеләнеп йөртелә иде. Мэриядә бу урамга Сибгат Хәким исемен бирү турында карар уңай хәл ителде һәм мин әле ике-өч кенә йорты төзелә башлаган кварталның үсешен, аның тулы бер проспектка әверелүен кызыксынып күзәттем. Тиздән анда зур, биек йортлар калкып чыкты, стадион, ял һәм күңел ачу учреждениеләре, пляж барлыкка килде. 

Радио-телевидениедән Сибгат Хәким урамын еш искә алып сөйли башладылар, матбугатта яздылар. Үз урамың барлыкка килүен күрү җанга рәхәтлек, күңелгә хушлык бирә.

Бер елны Тарих институты коллективы белән без Сибгат Хәким урамына юкәләр утыртуда катнаштык. Хәзер анда минем үз юкәм үсә. 

Казанда безнең күршеләребез һәм дусларыбыз исемендәге урамнар барлыкка килде. Кайчандыр Аккош күлендәге дачаларда бергә яшәгән бу кешеләрнең урамнарыннан узу күңелдә сәер тойгылар уята... 

Иртәләрен мин Татарстан радиосын җибәрәм, анда гел элекке җырларны тапшыралар. Еш кына Сибгат Хәким шигырьләренә иҗат ителгән җырлар да яңгырый. Кайчагында кем җыры икәнен дә игълан итмиләр, ләкин мин аларны белеп торам, чөнки заманында әтиемнең шигырьләрен татар хәрефләренә көйләнгән «Москва» машинкасында үзем бастырып, аларның беренче укучысы булган идем. Әтием шулай итеп, минем күңелдә яшәвен дәвам иттерә.
 

Кем портреты?

Бер журналист телефон буенча гына интервью алганда, үзенчә кыланып сорап куйды:

– Сезнең кабинетта баш өстегездә кем портреты эленеп тора?

– Сибгат Хәкимнеке.

– Шәймиевме, Ельцинмы дип сорыйм, – дип кабатлады.

Ул чакта да хәзерге шикелле үк Татарстанда бөтен түрәләр Президент портретын, кайберләре ике Президентныкын – Россиянекен һәм Татарстанныкын элеп куя торганнар иде. Ә минем баш өстендә – әтиемнең портреты. Миңа аның портреты ошый. Ул әле хәзер дә өйдәге эш бүлмәмдә минем баш өстемдә эленеп тора. Әтием анда исән чагындагы кебек үк, җиңелчә генә елмаеп карый, әйтерсең лә, шулай мине күзәтә... 

– Юк, Сибгат Хәкимнеке, әтиемнеке, – дидем мин, кабатлап.

Миңа һәрчак үз уйларымны һәм гамәлләремне аның карашы белән тәңгәлләштерергә туры килә. Аның тормышта бар нәрсәгә карата да, нинди генә катлаулы булмасын, үз карашы бар иде. Анда аның планетар фикерләү рәвеше булды – гомере буе авыл турында, хәтта уналты гына йорттан торган тыкрык хакында гына язса да. Мине ул гаҗәпләндерә, мин аны аңларга тырышам; миңа калса, күп уйланулардан соң мин моның серенә төшендем булса кирәк. Һәм ул  шактый ук өстә ята булып чыкты.

Татар авылы – ул кешеләр арасындагы төп мөнәсәбәтләр төенләнгән микрогаләм, алар бер үк принципларда, шәһәр яки республика, яисә тагын да зуррак дәрәҗәдә кабатланалар гына. Әгәр дә кеше үз авылында, үз урамында лидер була ала икән, киләчәктә ул зур коллектив җитәкчесе булып та китә ала, шәһәр яки республика белән идарә итәргә дә сәләтле була. Чыңгызхан, әгәр дә кеше ун сугышчы өстеннән командалык итә ала икән, йөз сугышчыга да җитәкчелек итә; мең кеше белән идарә итүне дә аңа курыкмыйча ышанып тапшырырга мөмкин, дип әйткән. 

Татарстанда беренче затларның авыл белән бәйле булулары очраклы түгел, алар гап-гади крестьян гаиләсеннән чыкканнар, аграр институтларда укып, югары белем алганнар. Фәнни эшкә килгәндә, Казан университетының өстенлеге зур, ләкин аграр уку йортларын тәмамлаучылар җиргә, халыкка, аларның мәнфәгатьләренә якынрак, ихтыяҗларын яхшырак белә. Аларга җәмгыять белән нәтиҗәле идарә итү нигезендә яткан мөнәсәбәтләрне төзү җиңелрәк бирелә. Ләкин бу татар авылларына күбрәк кагыла. Рус авыллары белән хәл башкачарак, аларда мөнәсәбәтләр башкачарак корылган. Аларда алпавытлар хакимлек иткән, алар крестьяннарны бастырып торганнар, шуңа күрә руслар авыллардан шәһәрләргә күчү җаен караганнар. Рус авылларының елдан-ел кими баруы очраклы хәл түгел.  
 

Мәзәкләр  

Әти турында ул исән чагында ук төрле мәзәкләр сөйләнә иде. Алар яхшы, күбесе, нигездә, тормыштан алынган. Мин башка язучылар хакында шундый җылы мәзәкләрне бик белмим. Яшь шагыйрьләр аларны сөйләргә бик ярата торган иде. Күбесе аныңча итеп, аның сөйләү рәвешен китереп сөйләргә тырыша. 

– Әтиең турында мәзәк ишеткәнең бармы?

– Бар, әлбәттә, – дим.

– Менә тагын берсен тыңла.

Әтидән бер мәҗлестә сорыйлар: «Сибгат абый, татарларның өч бөек шагыйрен атагыз әле?» – диләр. Ул уйланып тора да болай ди: «Беренчесе инде аның билгеле – Тукай. Икенчесе – Җәлилдер. Ә өченчесе... Егетләр, әйдәгез әле, күтәреп куйыйк». 

Бүрек турында да мәзәк сөйлиләр иде. Урамда «Башка берни дә кирәкми» дигән шигырен уйлап йөргәндә, башыннан бүреген салдырып киткәннәр. Башка кирәк түгел икән, нәрсәгә киеп йөрисең аны, имеш... 

– Чынлап та булганмы шундый хәл?

– Булган. Бер генә тапкыр да түгел. Мех фабрикасы аңа тагын бүрек бүләк итәргә булган. Без өйдә куркып калдык: затлы бүреген алабыз дип, үзен кыйнап китәргә дә мөмкиннәр бит. Шуңа күрә ул гади колакчынлы бүрек киеп йөрүне хуп күрә иде. Ул, гомумән, гади киенеп йөрде. Шулай бервакыт дачага аны телевидениегә төшерү өчен килгәннәр. Аны таба алмыйча йөриләр икән. «Кайда соң ул?» – дип, өйгә кергәннәр. «Ишегалдында йөридер», – дибез. «Юк, анда күренми. Иске плащ кигән каравылчыдан башка кеше күрмәдек», – диләр.  

Ул кеше чынлап та әти булып чыкты.

Икенче бер тапкыр аны Җиңү көненә багышланган тантаналы җыелышка чакырдылар, орден-медальләреңне тагып кил, дип кисәттеләр. Ул озак карышты, яңа пиджагында тишекләр ясыйсы килмәде. Ахырдан медальләрен пиджагының эчке ягына тагып барды. Аның шунда төшкән фотосы соңыннан кирәк булган саен төрле басмаларда чыккалап торды. 

Фронтның Курск дугасы кебек хәтәр урыннарында сугышмаган бик күпләрнең медальләре әтинекеннән күбрәк иде. Соңыннан мин бу хакта сорагач, ул миңа гади генә итеп: «Медаль тагып, фотога төшүчеләрнең күбесе штаб тирәсендә йөрүчеләр. Миңа сугышта штабтан читтәрәк, алгы позицияләрдә булырга туры килде», – дип аңлатты. 

Бик еш кына алар иптәше белән дошман позицияләре янына күзәтү өчен дозорга җибәрелгәннәр. Немецларның нишләргә җыенуларын белеп, хәбәр итеп торыр өчен. Бүләкләү турында докладнойлар язганда, гадәттә дозордагыларны оныта торган булганнар. Әти орденнар артыннан кумаган. 

Ул хезмәт герое да була алыр иде. Өлкә комитеты аны Язучылар союзы рәислегенә дә кыстап караган. Ләкин ул теләмәгән. Съезд буласы көннәргә туры китереп, санаторийга китеп барган. Аңа яхшы фатир, персонал машина, Хезмәт Герое дәрәҗәсе вәгъдә итәләр. Ләкин бәйсезлеге, шәхси азатлыгы аның өчен барысыннан да мөһимрәк иде. Ул беркайчан да хакимияткә каршы бармады, чыгышлар ясамады, үз фикерен үзендә тотарга тырышты. 

Әтием, әлбәттә, минем өчен үрнәк иде. Әмма аның язмышын кабатлау мөмкин түгел. Заманнар үзгәрде, мин андагы кебек талантка да ия түгел. Ләкин мин бала чактан әтигә лаеклы булып үсәргә тырыштым. Хәлдән килгән кадәр шуңа омтылып яшәдем. Чөнки миңа еш кына «Сибгат Хәкимыч» яисә «Рафаэль Хәкимыч» дип мөрәҗәгать итәләр иде. Кайберәүләр шаяртып булса, икенчеләр хәтта моны ялгыш икәнен дә сизмиләр иде. Аның күләгәсе һәрвакыт минем янда йөрде. Тора-бара мин моңа күнектем һәм аларга гаҗәпләнми дә башладым. Шулай бервакыт әтием  биографиясендә кайбер нәрсәләрне тәгаенләргә кирәк булды һәм мин интернетка кереп, «Сибгат Хәким» дигән мәкаләне ачтым. Карасам, анда әти урынына минем фотоны элгәннәр. Бу инде арттырып җибәрү булып тоелды.
 

(Дәвамын журналыбызның 12 нче санында (2021 ел) укыгыз)

Рафаил Хәкимов

 

"КУ" 12, 2021

Фото: архив

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: