Логотип Казан Утлары
Хәтер

Сандугач

Мөлдерәмә нурлы таң тугач, Чык тамчысы гөлгә сарылгач, Сайрамасын ничек сандугач! – Күңеле тулы ялкын, моң булгач.

Мөлдерәмә нурлы таң тугач,

Чык тамчысы гөлгә сарылгач,

Сайрамасын ничек сандугач! –

Күңеле тулы ялкын, моң булгач.

 

Җыры оча иңләп тугайны,

Җыр канаты – алтын буяулы.

Моңнан гына торган шул таңны

Кинәт кызым елап уянды.

 

«Ник елыйсың болай, чү, кызым?!

Йом күзеңне, йокла, йолдызым.

Сайрасын ла, кызым, сандугач,

Җырны шулай өзелеп сагынгач».

 

Бишегенә кулым кагылгач,

Пышылдады кызым: «Сан-ду-гач!»

Сабый тынды, елау басылды, –

«Сандугач» дип теле ачылды.

 

"КУ" 02, 2019

 

Фото: pixabay.com

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев