Сак-Сок

Көннәрнең, айларның, елларның Исәбен хәтердән чыгардым. Мин сиңа шулкадәр ашыктым! Мин сиңа шулкадәр соңардым...

Мин беләм, син дә бит көткәнсең: «Ул килер... Ул барыбер киләчәк!.. Соңардым. Мин сизәм: гөлләрем Үземнең учларда кибәчәк.

Төнемә уралса уйларым, Айнымый интегә һәрбер сүз. Син миңа шулкадәр кадерле! Төн миңа шулкадәр кадерсез... Ничәмә мәртәбә урадым Сак белән Сок узар юлларны! – Соңардым, соңардым, соңардым, Шул бәйли, шул бәйли кулларны. Каяндыр син йөргән яктан да Туктаусыз яңгырый сыман моң: «Мин сине шулкадәр сагындым!..» Мин сиңа шулкадәр соңардым...
"Казан утлары" журналының 2нче (февраль, 2014) санында басылды.

Фото: ok.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: