Логотип Казан Утлары
Хәтер

Мәхәббәтне сер итеп саклап булмый...

гамьле фикерләр

  • Бүгенге шартларда татар теле укытучысы дәреснең яртысын ана телебезгә мәхәббәт уятуга багышларга мәҗбүр.
  • Берзаман иң кадерле кешең булган берәүгә карата нәфрәт хисенә күчү үз-үзеңә нәфрәт булыр иде. Хатаңны татлы ярага әйләндер...
  • Дөньяда тарихтан гыйбрәт алмаган бер генә халык бар...
  • Мәхәббәтне сер итеп саклап булмый: йөзеңнән укып беләләр, үсеп чыккан канатларыңны күрәләр.
  • Илһамлыга Илаһы булыша.
  • Чүптән чүмәлә өюче үзе дә исләнеп бетә.
  • Илдә чыпчык үлми. Чыпчык үлмәслек илең булса, син бәхетле.
  • Нәфеснең чиге юк, аны чикли белгән генә бәхетле була.
  • Дустың сер сыярлык булса, дөньяга серле тоелырсың.
  • Дөнья сыңар куллы гына. Шуңа күрә әле сөя, әле кыйный. Ике куллы булса, берсе кыйнаганда, икенчесе яклар иде. Кеше моны үз тәҗрибәсендә белмимени?..

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев