Кырлайда – Тукай бәйрәмендә туган уйлар

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Равил дус, кемгә бирим соң шундый сорауларны? Шушы зур бәйрәмдә туган хисләремне кем белән бүлешим? Бәлки, сиңа бу хатларым да кирәкмәгән йөк кенәдер? Үзем бирмим бит сорауларны, күңелем бирә. Күңелләрнең җыя алмаслык җәелгән чагы – барыбер бәхетле чактыр ул. Еш була торган хәл түгел.

Рәссамнардан Илдар Зариповны күрдем. Клубка барып, аның эшләрен карап килдек. Ул егет – татар халкының төсле сәнгатендәге ышанычы. Мин аңардан башка берәүне дә күрмим. Әйе, аның җитешсез яклары да бардыр, киңлек, халык арасында булу җитмидер, ә бит аны төзәтергә була. Аңарда талант бар, миллилекне сизү бар, профессиональ ягы да бик көчле. Бәлки, аңарга язучы, шагыйрьләр белән аралашу җитмидер. Билгеле, теләсә кайсы белән түгел. Андый кешеләр өчен көрәшергә, аларны дөрес юлга бастырырга кирәк. Талантлар күп булмый!..

Шулай да, рәссамнар бик аз күренде. Автобуслары да ярым буш иде. Мондый мөнәсәбәтне аңламадым.

Бу бәйрәмдә җыр-биюләр, гармун-курайларда уйнаулар байтак булды. Шуңа сөендем.

Бәйрәм бетеп барганда, Рәис Кыямович (Беляев – ред.) очрады. «Әхсән, синең кулларыңның оста икәнен элегрәк белгән булсам, әллә кайчан монда чакырта идем», – диде. (Ул шул минем эшләремне күптән түгел генә чувашлар декадасы уңаеннан Түбән Камага килгәч кенә күрде шул.) «Бөтен эшемне ташлап килгән булыр идем», – дидем.

Өч-дүрт ел элек музейга да, Культура министрлыгына да үземнең Кырлайда эшләргә теләгемне белдергән идем. Ләкин җавап булмады. Язучы, шагыйрь, рәссамнар арасында да шундый теләгем барлыгын белүчеләр бар иде. Әмма эндәшүче булмады. Анысын инде Рәис Кыямовичка әйтеп тормадым. Уфтанып кына куйдым. Шулай да ул: «Казанга килсәң, минем янга кереп чык», – диде.

Бәйрәм бетте. Зур-зур автобусларга утырып, тузаннар туздырып, кунаклар да китте. Сатучылар да әйберләрен машиналарга төяп тарала башладылар. Байтак вакыт мәйданга карап тордым. Күпме шагыйрьләр, җырчылар, кешеләр, моң, хис, тавыш белән шыгрым тулы мәйдан бушап калды. Икенче килүемә кадәр дип, мәйдан белән саубуллаштым да, мин дә үзебезнең автобуска киттем.

Бик каты арылган булган, юл буена йоклап кайттым, бары тик Арчага кадәр генә йокламадым. Өчилене карап киттем. Тукайның туган яклары калды. Күңелем калды бу якларда. Калсын, калсын!.. Күңеле калган якларга кеше яңадан кайта ул!

Кайтканның икенче көнендә мин юкта килгән газеталардан укып, Кырлайдагы бәйрәм алдыннан Казанда Тукай музее ачылганлыгын, Опера һәм балет театрында тантаналы кичә, Шагыйрьнең юбилеена багышланган фәнни конференция булганын да белдем. Аларында инде үзең катнашмагач, хисләр, уйлар тумыйча калды. Газета битләрендәге рәсми язмалардан нинди генә хисләр табып була соң?! Ә шулай да, Тукайга хөрмәт бик зур булганлыгы беленде, анысына шатландым.

Шул ук көнне Кырлайдагы бәйрәм турында да язылган газеталар килде. Коры гына язмалар укыдым. Аларда инде хис юк, бары тик «списочный состав» кына бар иде. Әйе, анысы шулай булырга тиештер дә инде. Шулай да, анда катнашкан барлык шәхесләрнең исемнәре алдыннан дәрәҗәләрен санап китеп, күп хәрефләр, җөмләләр әрәм итмичә, шулардан экономия ясап, хисле генә берничә җөмлә язып булыр иде. Тукай бәйрәмендә катнашучылар – барысы да атаклы, халыкка билгеле кешеләр бит инде. Йә шагыйрь, йә язучы гына дип әйтү мәгънәлерәк тә, тирәнрәк тә, тыйнаграк та, күңелгә ятышлырак та булыр иде. Тукайның бит рәсми санап китәрлек бер генә дәрәҗәсе дә булмаган.

Кырлайдагы бәйрәмне телевидение дә күрсәтте. Карадым, бигрәк тә Фәридә апаның җырлаганын көттем. Исем китте, Кырлайда яңгыраган моңның яртысы да юк иде, мине тетрәткән нәрсә гап-гади бер факт кына булып калган. Табигатьтә яңгыраган тавышны техника алып бетерә алмый, күп нәрсәләр, нечкәлекләр югала икән. Телевизор аша безгә сәнгатьнең шәүләсе генә килеп җитә икән, хисләре, нечкәлекләре кырыйда кала.

Бәйрәмне телевизордан карап бетергәч, келт итеп бер сорау туды. Нигә әле бу бәйрәмдә Мөдәррис Әгъләмов күренмәде? Кайда булды икән? Нигә килмәгән? Бу сорауларның тууы шуңардан: быел «Казан утлары»нда аның Тукайга багышланган поэмасын (журнал вариантын) укыган идем. Ул киләсе елга китап булып чыга, журналда аның бер өлеше генә икән. Мин аның үзен әллә ни белмим, кайбер әсәрләрен укып кына беләм. Ә поэмасы миңа бик ошады, тәэсирле булды.

...Алдагы юлларымда Кырлайда бәйрәм тәмамлангач, кунакларның зур автобусларга (алар унлап иде) утырып, тузан туздырып, Казанга китүләрен язган идем. Кайтканда, алар нәрсә турында сөйләшкәннәрдер, ә мин шуны уйладым: бу автобусларда – татар халкының әдәбияты, сәнгате, теле, җыры, тарихы, үткәне, киләчәге, милли байлыгы, ышанычы, өмете, вөҗданы.

Равил дус, бер фаҗигале хәлне күз алдына китерик (Ходай язмасын!). Әгәр милли байлыгыбыз белән тулган автобуслар һәлакәткә дучар булса?.. Күз алдына китереп булыр идеме икән шуннан соң булачак хәлне? Әйе, яраларны төзәтерләр, төзәтергә тырышырлар, матур сүзләрне дә жәлләмәсләр, барысы да булыр, андый нәрсәләрне оештырырга өйрәтте инде бу заман. Кайгыручылар да, шатланучылар да булыр. Ә менә татар халкы озак елларга ятим калыр, янгыннан соң калган авыл кебек булыр.

Әйе, килмәүчеләрнең кайберләре чирләгәндер (Сибгат Хәким шулай булган),акланырлык башка сәбәпләр дә булгандыр (гаепләп булмый), ә инде исән-сау йөреп тә монда килмәгәннәре – милли байлыкка керерлек кешеләрме соң алар? Халыкны вөҗдан юлына чыгарырлыклармы? Юк, Равил дус, мин монда барлык килмәгәннәр турында да әйтмим, әгәр Казанның бер урамы гына килсә дә, монда урын булмас иде. Син аңларга тиеш минем нәрсә әйткәнемне.

Юлдагы фаҗигане күз алдыма китерүем шуның өчен: без бер-беребезне сакларга, үстерергә, бер-беребезгә Кеше булу өчен (баю, исем алу, положение өчен түгел, әлбәттә, дөрес эшләгәндә, анысы да булырга мөмкин) ярдәм (намус белән) итәргә тиеш.

Менә без җирдәге куяннарны, бүреләрне, колхоз-совхоздагы сыер-сарыкларны, завод-фабрикадагы байлыкларны барын да «учёт»ка алабыз (анысының да рәте булмады соңгы елларда), ә менә милли рух байлыгын алабыз микән? Аны саклый, саный беләбез микән? Әлегә мин бу сорауга тискәре җавап бирер идем. Равил дус, бәлки, мин дөрес тә уйламыймдыр, фикерләрем дә беркатлыдыр, ә шулай да...

Безнең чорда халыкның милли байлыгы иҗат союзларына бүленгән. Аларның һәрберсенең эшеннән, тормышыннан, хәленнән, көченнән, мәсьәләләрне ничек чишүеннән тора бит шул байлыкның хәле. Иҗат союзларының бүгенге көне киләчәк белән дә бәйле. Анда, һичшиксез, тәртип кирәк. Ул союзларның һәрберсендә байтак кына кечкенә союзлар – төркемнәр бар, димәк, таркаулык бар. Мин шулай сизәм. Таркаулык ул – көчсезлек. Тарихта күпме мисаллар бар. Мәсәлән, монголлар русларны бары тик таркаулыкларыннан файдаланып кына яулап алганнар.

Әйткәннәремне исбатлау өчен Тукай көнендә күргән бер мисалны гына китерим. Рәссамнар союзыннан чыгыйм, чөнки мин аны күбрәк беләм. Рәссамнарның ул көнне аз булуы эчне пошырды бераз. Ә шулай да берничәсе бар иде. Алары – татар сынлы сәнгатенең күренекле вәкилләре Бакый Урманче, Харис Якупов, Әнәс Тумашев, Илдар Зарипов. Чыннан да, зур шәхесләр бит. Халкыбызның өч буыны: иң өлкәне – Бакый Урманче, икенче буын – Харис Якупов һәм Әнәс Тумашев, өченче буын – Илдар Зарипов. Ә менә Кырлайдагы бәйрәмдә алар бер-берсеннән ерак йөрделәр. Ул бит күзгә күренә, аны яшереп булмый. Сорау туа: өч буын вәкилләренең бер-берсенә шундый мөнәсәбәте булганда рәсем сәнгате көчлеләнәме? Алга бара аламы? Зур дөньяга чыга аламы? Эш бит әле аларда гына түгел. Союзлардагы кечкенә төркемнәр арасында кызык карап торучылар, бутап ятучылар, болгатучылар бар бит әле.

Равил дус, шундый бер күренешне күз алдына китерик: менә шул өч буын табында чәй эчеп, уртак сүз табып, бер-берсенә хөрмәт белән карап, татар халкының сәнгате турында сөйләшеп утыра, ди. Күпме ыгы-зыгылар туктар, сәнгать ыргылып алга атлар, үсеш күзгә күренер, күп мәсьәләләр чишелер, рухи байлыгыбыз артыр иде. Беләм, яңа авырлыклар туар, ләкин буыннар тоташканда, бер-берсенә хөрмәт булганда, күп нәрсәләр тормышка ашырылыр иде.

Гасырның башында милләтнең күзе ачылу Тукай тормышына да туры килгән бит, бәлки, шуңа Тукай – Тукай булгандыр да.

Өч буынның бер өстәл янында утыра алмауларының (шулай итеп, сәнгатькә зур зыян китерүләренең) сәбәбе нидә? Бу табигый хәлме? Әллә өчесе дә гаеплеме? Әллә икесеме? Әллә берсе генәме? Әллә берсе дә гаепле түгелме? Гаеп бөтенләй башкадамы? Миңа инде бу сорауларга Түбән Камада торып җавап бирүе авыр. Әгәр буыннар тоташмаса, бер өстәл янына утырып, барын да уртага салып сөйләшү, җепнең очын табарга тырышу, еллар буена җыелган каршылыкларны бер кырыйга ыргыту, үпкә-сүпкәләрне онытып, дөньяга саф, чиста күзләр белән карау булмаса, кем урынына кемне генә куйма, нинди генә үзгәрешләр ясама – рәт чыкмас. Шулчак инде сазлыктан котылырга һәрберсе үзенә юл эзли башлый (чолганыштан да бит берәм-берәм генә чыккан чаклар булган сугышта). Бу очракта, әлбәттә, халыкның рухи байлыгы ярлылана. Була, шундый караңгы чакларда да аерым шәхесләрнең сәнгатьне сазлыктан тартып чыгарулары. Андый кеше үз хәлен үзе генә белә. Шукшинның да бит үлгәндә, йөрәге 80 яшьлек картныкы кебек булган. Кырлайдагы бәйрәм менә шундый фикерләр дә тудырды. Рухи байлык тудыручыларны сакларга, исәп-хисапка алырга, бер-беребезгә ыжгырып түгел, ә сабырлык, түземлелек белән карарга кирәк!

Равил дус, менә Тукай көнендә язучы, шагыйрьләргә карап тордым. Шул Рәссамнар союзындагы кебек таркаулык күренде. Ничектер сиздем. Ул бит кешеләрнең йөрешләреннән дә, күз карашларыннан да күренә, кул биреп исәнләшкәндә дә сизелә, кайбер репликалар да колакка керә. Шуларның барысы да бәйрәмне боза, Тукай бер кырыйда кала, ә ниндидер ваклык өскә калкып чыга. Бәлки, мин ялгышамдыр, ялгышсам – шатлык кына. Ә барыбер күңелдә ниндидер шом бар.

Казанда – төп өебездә кем тәртип салыр соң? Тәртип салынса, безнең халыкның әдәбияты да, сәнгате дә үзен-үзе күтәрерлек. Бигрәк тә әдәбият. Чөнки аның даны, иҗаты белән дөньяга танылган вәкилләре, традицияләре, хәзерге көндә яхшы гына әсәрләр язарлык кешеләре бар.

Равил дус, менә инде Кырлайдагы бәйрәм турындагы сүзләрем бетеп килә. Язганнарны яңадан укып та тормыйм, алдан ук белеп торам, урыны-урыны белән онытылганнары, әйтелмәгәннәре дә, кирәкмәгәннәре дә, уйлар төгәлләнеп бетмәгән җирләр дә, берсен сөйләп бетермичә, икенчесенә күчүләр дә, фикерләремнең дөрес түгелләре дә бардыр. Тик алдау (сине дә, үземне дә) юк.

Иҗат союзларындагы таркаулыкны бетерү, эшләр өчен шартлар тудыру, җыелып, уртак сүз табу – ул тәнгә, җанга сеңгән «хлорка»дан азат ителү кебек тоела.

Хатта сиңа үпкәләгән урыннар бар икән диярсең инде. Бик ачык итеп яза белмәгәч, син ялгыш аңлаган урыннарның да булуы бар. Күптәннән күрешкән, сөйләшкән юк бит. Сине, Тукай бәйрәменә киләчәгеңне сизеп, сагынып көттем. Синең янда күңелем нечкәрә. Шуның өчен хатларымны да сиңа гына язам.

Минем бит башка язмаларым да бар. Бер үтенечемне әйтим: син аларны сакла әле. Еллар үткәч, яныңа килеп, шуларны укып утырырмын. Үткәннәрне искә төшерермен. Әгәр инде бик кирәк димәсәң, бер килүдә алып та китәрмен. Кешегә йөк буласым килми.

Бу хатымда синең хәлләреңне дә сорашмадым, бусы инде үзеңне Кырлайда күргәнгәдер. Үзең исән, таза күрендең.

Равил дус, бер очрашканда, сорауларыңны бирерсең, хатта ошатмаган, яратмаган урыннарыңны турыдан-туры әйтерсең. Син әйтә беләсең бит! Бары тик битарафлык кына кирәкми.

Соңгы елларда байтак кына бик якын дигән кешеләрдән дә күңелем кайтты, кайберләренә ышанмый башладым. Бәлки, үзем дә гаепледер. Бәлки, мин аңламыйм гынадыр, күңелнең сүрелүе кайчакта, бәлки, кирәктер дә. Бәлки, бу минем «хлорка»дан араланып, чишмә суына якынлашырга тырышуымдыр, хаталарны төзәтергә тырышуымдыр, үземне үзем мәхкәмә-хөкем аша үткәрүемдер?..

Кабыну да, сүнү дә – табигый хәл. Бары тик иҗат кына сүнмәсен! Җепнең барыбер очы була. Аны кайчак тота алмасаң да, эзләгәндә барыбер эз, хезмәт кала. Зурмы, бәләкәйме хезмәтең, ул ихластан һәм чын күңелдән башкарылган булсын. Чын күңел ул барыбер үз юлын таба, асфальтны үлән тишеп чыккан кебек.

Кулларың кысып,

Түбән Камадагы дустың Әхсән

21 июнь, 1986 ел.

 

"КУ" 06,2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: