Логотип Казан Утлары
Хәтер

Кырлайда – Тукай бәйрәмендә туган уйлар

Равил дус, бу сиңа сигезенче хатым, 1986 елның июнь аенда Кырлайга Тукай бәйрәменә баруымның истәлеге.

(Сынчы Әхсән Фәтхетдиновтан шагыйрь Равил Фәйзуллинга хат)

Равил дус, бу сиңа сигезенче хатым, 1986 елның июнь аенда Кырлайга Тукай бәйрәменә баруымның истәлеге.

Бу сәфәрнең бик зур шатлыгы да, шулай ук күңелгә хуш килмәгән яклары да булды. Кырлайда һәм аннан кайткач, Түбән Камада туган уйларымны сиңа язам.

Быел җәй бик матур килде бу якта: кояшы да, яңгыры да бар. Агачлар гөрләп үсә, җир өсте яшеллек белән тулган. Үләннәр урыны-урыны белән асфальтлы сукмакларны да каплап киткән. Агачлар соңгы елларын яшиләрмени, яфраклары гаҗәеп күп, ботаклары да күренми. Көмәнле хатыннар кебек табигать тулы быел. Агачлар, үләннәр, чәчәкләр! Сезгә күпме генә уйхисләремне сөйләсәм дә, сез миңа бер сүз дә әйтә алмыйсыз – сөйли белмисез шул сез, агачлар. Кеше белән кеше генә сөйләшә ала. Кешеләрдә генә уйлану да, сөйләшү дә, шатлану да, кайгыру да...

10 июнь көнне төштән соң, Кырлайга шәһәрдән автобус белән барачакларын ишеттем. Тиз генә җыендым да (бер сәгать вакыт бар иде), музейга барып, Тукайга багышланган шәхси күргәзмәмнән бер эшне (бүләккә дип) алып, киттем Кырлайга! Күңелем шатлык белән тулды. Тукай җиренә беренче баруым бит! Минем өчен нинди зур бәйрәм ул – Тукайның 100 еллыгына, туган җиренә, аның «балачак бәхете» булган авылына бару! Ерактан, әле Тукай исән чагында исеме дә булмаган шәһәрдән – Түбән Камадан барам.

Көздән тотынып, кыш буена Тукай рухы белән яшәдем, аңа багышланган шәхси күргәзмәмне әзерләдем, үземне аның алдында булган зур бурычымның аз гына өлешен булса да, кайтарган кебек тойдым. Алда күпме түлисе бар әле!

Төнге сәгать берләрдә килеп җиттек. Су буенда учак ягып, көлдә бәрәңге пешереп, Кырлай егетләреннән гармун уйнатып утырдык. Бераз яктыра башлагач, тирә-як күренде. Агачлар да, су да, үләннәр дә, йортлар да безнең яктагы кебек. Ләкин алар башкача булырга, башкача күренергә тиеш бит! Балачактан бирле, хәзерге көнгә кадәр шулай уйлап яшәдем. Ләкин әллә ни аерма юк, кояш та бездәге кебек чыга, бакалар да, әтәчләр дә бездәге кебек кычкыра. Әллә йокламаганга күзләрем начар күрә микән дип, салкын су белән битләремне дә юып карадым. Ләкин табигать һаман шулай калды, матур да, моңлы да. Мөгаен, Тукай безне балачактан үзенең шигырьләре белән сихерләгәндер, гади генә җирне дә тылсымлы итеп күрсәткәндер. Менә бит ул – шигъриятнең көче! Менә шул чакта гына сизәсең Тукайның кем икәнен, аны гына түгел, тормышның, яшәүнең мәгънәсен. Мемориаль комплексны көндез дә күрермен дип, иртәнге якта, кешеләр әле уянмаган вакытта авылны карап кайттым, урамнарда йөрдем. Сәгъди абзыйның йортында булдым, урамның икенче ягындагы каберлекне күрдем. Авылның бер очыннан кереп, икенче очына чыктым, мәчет янында тукталып тордым. Тукай эзләренә басып йөрдем. Иртә бик матур, бәйрәмнең дә матур булачагын вәгъдә итә иде. Шундый уйлар белән учак янында йокыга киткәнмен.

Иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә торып, Кырлай буасында су кереп, киенеп, мемориаль комплексны карарга киттем. Музей үзе дә, Мәдәният йорты, мәктәп, кибет, зур мәйдан һ.б. шагыйрьгә олы хөрмәт белән, күп көч түгеп эшләнгән. Кечкенә генә авыл янындагы бу мемориаль комплексның тәэсирен әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел.

Уйлар берсе өстенә берсе өелә, үз тормышыңны, күргәннәреңне, белгәннәреңне актара, халкыңның кем икәнен, ничек яшәгәнен, үткәннәрен, хәзергесен уйлый башлыйсың.

Бераздан мәйдан халык белән тулды. Моны күргәч, күзләремә яшьләр килде. Тик атлар гына юк. Их, алар да булса!..

Бераздан белештем, Казаннан кунаклар, язучылар, рәссамнар, җырчылар, биючеләр киләчәк, зур митинг булачак икән. Монысы тагын да шатландырды. Шул кадәр шагыйрь, язучыны күргәнем юк иде. Кайберләре белән күрешергә дә насыйп булыр.

Кунаклар килергә вакыт байтак бар иде әле. Су буена барып, тагын бер кат юынып, бүләгемне алып, музейга киттем. Ыгы-зыгы башланганчы, бүләк итеп куйыйм, дидем. Бу эш «Шүрәлеләр җырлый» дип атала. Агачтан ясалган. Аны матур кәгазьгә төрдем, янына шәһәрдә үткән шәхси күргәзмәмнең афишасын да куйдым.Түбән Кама шәһәр газеталарының Тукайга багышлап чыгарылган саннарын да өстәдем. Музей өчен алар да кирәк булырга мөмкин бит. Музей хуҗасы бүләккә шатланды, рәхмәт әйтте, аннары аны митинг вакытында рәсми рәвештә тапшырырга тәкъдим итте. Минем: «Алай ук кирәкмәс иде», – дип әйтүемә каршы килеп, бәйрәмне оештыручыларның берсе: «Фамилияңне официаль исемлеккә кертербез, бүләгең белән шул тирәдә йөр», – диде.

Бүләгемне (күләме бик кечкенә түгел) күтәреп йөри башладым. Кунаклар (сез) килгәнче, аны бер сәгать күтәреп йөрдем. Кая куясың?!

Менә кунаклар килде. Мостай Кәрим белән Наҗар Нәҗмине таныдым. Ерактан гына карап тордым. Аннары алар барысы да музей ягына таба киттеләр. Мин дә бераздан шунда бардым. Мине Казаннан килгән бер оештыручы синең янга җибәрде. «Списокка язсыннар», – диде. Исемлек төзүнең ыгы-зыгысын күргәч, күңелем кайтты. Шулай да синең янга барып исәнләшкәч, уемны әйттем. Син: «Туфанга әйт», – дидең. Тагын күңелем кайтты. Бу бит үз-үзеңне «рекламировать» итеп йөрү була түгелме соң?!. Бераз уйлагач, Туфан Миңнуллинга үземнең Түбән Камада Тукайга багышлап, шәхси күргәзмә оештыруымны, шул күргәзмәдән бер эшемне бүләккә алып килүемне, аны рәсми төстә бүләк итәргә кушуларын әйттем.

Ул миңа: «Бүген – шигырь бәйрәме», – диде. Теләге юклыгын күргәч, син дә артык кызыксыну күрсәтмәгәч, борылдым да киттем. Мин үземне үзем күрсәтеп йөрүче кебек хис иттем. Мин беркатлы кеше булганмын, бүгенге бәйрәм – Тукай көне дип уйлаганмын, ә ул шигырь бәйрәме икән. Аңлыйм, шигырь бәйрәме – зур бәйрәм ул, ә шулай да, Тукай бәйрәме! Шушы бәйрәмнең ярты минутын алу, бәйрәмне бозмаган, ә аңа ямь генә өстәгән булыр иде.

Әйберемне алдым да су буена барып утырдым. Минем – матур хисләр, көр күңел белән килгән кешенең кәефе төште, эчем поша башлады.

Нинди шат иде иртән күңелем, бүләгемне дә үз-үземне күрсәтүдән түгел, ә Тукайга мәхәббәт йөзеннән, аның туган җиренә, үзен, аның эшен дәвам иттергән татар язучыларына, шагыйрьләренә дип алып килдем. Ә киресенчә килеп чыкты. Була шул тормышта шундый чаклар. Нәкъ беренче, һич онытылмый торган мәхәббәттәге кебек. Син яраткан кызыңа бөтен дөньяны тутырып, яхшылыклар гына эшләргә телисең, ә киресенчә килеп чыга. Бөтен күңелең тулган мәхәббәт җавапсыз кала. Авыр була ул чак – җавапсыз мәхәббәтле чак. Еллар узгач кына, аның бәхетле чак икәнен аңлыйсың. Минем дә ул көн җавапсыз мәхәббәткә охшады. Ләкин ышанам, еллар узгач белермен, сизәрмен. «Ул бәхетле көнем булган икән», – дип уйлармын. Бераздан тынычландым, алып килгән әйберләремне яңадан музейга илттем. Кем гаепле булсын бу бәйрәмнең программасын белмәгәнгә?! Үзем гаепле! Бүләгемә «Тукайга, аның туган җиренә» дип яздым, фамилиямне, числоны (11 июнь, 1986 ел) куйдым. Аны музей директорына кертеп бирдем. Ул: «Болай гына яхшы булмас, кешеләр алдында бир», – диде. Мин каршы килмәдем.

Ул көнне музей халык белән шыгрым тулы иде. Залларның берсенә кереп, үземнең кайсы шәһәрдән килүемне, анда Тукайга багышлап, күргәзмә ачуымны әйттем. «Иҗатымның бер үрнәген бу музейга бирүемне үзем өчен зур бәхет дип саныйм», – дидем. Миңа кул чаптылар, рәхмәт әйттеләр.

Аннары мәйданга киттем. Мин килгәндә, Наҗар Нәҗми сөйли иде. Митингны син алып бардың. Байтак кына шагыйрьләрне, язучыларны, тәрҗемәчеләрне тыңладым. Мәгънәле сүзләр әйттеләр. Хискә бирелүчеләр дә булды, кайсылары болай гына да әйтте.

Равил дус!

Шушы бәйрәмнең иң тәэсирле минутларын күңел иләгеннән үткәрәм. Иң әүвәл мәйданга халыкның җыела башлавы күз алдына килә. Аннары Фәридә Кудашеваның җырлавы. Аның тавышы ишетелә, яңгырый башлаганда, мин «трибуна» артында кем беләндер басып тора идем. Сүзләрен дә әллә ни ишетмәдем, әмма көе, моңы бик матур иде, җыр сүзләренең соңгы юллары гына хәтердә калган: «...сагынып сөйләргә калыр». Шундый матур кояшлы, җәйге көндә, халык белән шыгрым тулы яшел мәйданда, әкрен генә җылы җилләр исеп, чәчләрне сыйпап торганда, аның тавышы, җыры күңелемне тетрәтте. Тукай көненә нәкъ менә шундый моң, шундый бүләк кирәк иде. Ничә көннәр үтте инде, күңелемдә һаман да аның җыры, моңы яңгырый. Рәхмәт аңа бу җыр-бүләкне алып килгәнгә, күңелләрне кузгатканга, йөрәкләргә дару салганга, алдагы көннәргә ышаныч тудырганга! Килермен, әлбәттә, килермен яңадан Кырлай җиренә. Бу юлы кая барганымны белеп килермен. Тукайга! Яңадан килүләремдә, Тукайны эзләгәндә, аның белән беррәттән, Фәридә апаның да тавышын эзләрмен.

Равил дус!

Тукай бәйрәменә килеп, син минем башка нәрсәләр, башка кешеләр, үзем турында түгел, ә Тукай турында күбрәк язуымны телисеңдер. Тукай турында профессиональ шагыйрь, язучылар әйтсен. Аның алдында баш кына ия алам. Язу-сызу – минем эш түгел инде. Мин уйланам. Ә шул уйларымны чагылдырырга сынлы сәнгать булыша.

Кырлайга килүем дә, Тукайга багышланган мемориаль-комплекс белән танышуым да, Шигырь бәйрәмендә булуым да – барысы да Шагыйрьнең иҗатына мәхәббәтем билгесе.

Шагыйрьләр – хисле кешеләр. Акылны мин хистән икенче урынга куям, чөнки аны китаптан укып та, кешедән ишетеп тә җыярга була. Хис исә – табигый. Акыл һәрчак көчле булырга тырыша. Кешене куркыта, аның табигатенә каршы килә торган атом, водород бомбалары да – акыл эшчәнлеге нәтиҗәсе.

Ә менә милләтне, халыкны, үткәннәрне саклау, киләчәкне кайгырту – ул күбрәк хискә бәйле дип уйлыйм, чөнки монда табигать катнаша. Тукай да, аның саргаеп беткән язмалары да, кешнәп торган атлар да һ.б. керә моңа.

Әгәр татар халкында яңа Тукай туса, Шагыйрь аны бер дә күпсенмәс иде. «Рәхмәт, энем, улым, оныгым!» – дияр иде. Андый шәхес туар, ләкин ул Тукай булмас, аның ул булуы кирәкми дә, аңарда аның рухы булырга тиеш.

Равил дус!

Хәзер инде сүзем шушы бәйрәмдә кемнәрне күрүем турында. Әйтәм бит, шулкадәр күп язучы, шагыйрьне беренче күрүем. Күпме китаплар, язмалар чыгарган шәхесләр. Әлбәттә, барысының исемнәрен дә санап китә алмыйм. Анда кемнәр булганы сиңа мәгълүм. Аның исемлеге дә бардыр. Кайсыларына читтән генә карап тордым, кайсылары белән исәнләштем. Кайберләре мине дә беләләр икән. Хатымда үзем яннарына килеп сөйләшкән кешеләр турында гына әйтермен.

Мостай Кәримне ерактан гына күрдем. Наҗар Нәҗми белән исәнләштем. Шул тирәдә торган Мансур Хәсәнов: «Нигә Наҗар Нәҗминең чәчен урладың?» – дип әйтеп куйды. Ул мине белә. Әле Рәис Беляев белән Түбән Камага килеп, эшләремне күреп, мактау сүзләре әйтеп киттеләр. «Сиңа ниндидер исем бирербез», – дип тә әйттеләр. Кешегә җылы сүз бик кирәк!

Байтак кына шагыйрьләр белән исәнләштем, ә күңел һаман балачак әдипләрен эзләде. Шулай да, берсен күрдем. Килеп исәнләшим микән дип, беравык кыенсынып торгач, тәвәккәлләп аның янына бардым. Ул – Еники, үзе генә иде. «Исәнмесез, Әмирхан ага!» – дип, кул бирдем. Ул да бирде, аннары бу кем икән дип карап торды. «Сез мине белергә тиеш түгел, ә менә мин сезне беләм, әсәрләрегез бик җылы», – дидем. «Үзем – рәссам», – дип тә өстәдем. Исем-фамилиямне әйткәч: «Туктале, туктале, минем синең турыда ишеткәнем бар бит», – диде. Уйлап торды да: «Бакый Урманчедан», – дип өстәде.

Бераз сөйләшеп алдык. Барын да язып булмый инде, ә шулай да аның бер фикерен әйтәсем килә: «Туган халкың тормышы белән яшәргә кирәк, үземнең дә күпме еллар әрәм булды, башка нәрсәләр турында язарга туры килде шул», – диде. Ул бик тыйнак кеше икән, күп сөйләргә яратмый. Мин аны Түбән Камага чакырдым. Яшьләр каласы, дидем. Әмирхан ага: «Буыннар буыннар белән тоташырга тиеш», – диде дә уйланып торды. Аннары Василий Эндин (чуваш шагыйре) белән күрештем, ул Түбән Камада бер декада вакытында миндә кунакта да булып киткән иде. Очрашуга бик шатланды, кочаклап алды. Син аны беләсең дәдер, беренче күрүдән үк ошады ул миңа. Түбән Камада моңлы гына бер чуваш көен дә күңелләргә керерлек итеп җырлаган иде. Аның иҗаты белән таныш булмасам да, шул ике күрүемдә дә үзенә карата матур фикер калдырды. Яхшы кешеләр белән очрашу – бик зур байлык! (Хат язуым да синең белән очрашуның бер формасы бит, Равил.)

Чувашларның Язучылар союзы председателе Порфирий Афанасьев безнең Чирмешән районыннан икән. Ул кайчандыр минем Әлмәттәге энем (Әхтәм Фәтхетдинов) белән Чирмешән районы газетасы редакциясендә бергә эшләгән. Аңа сәлам әйтте. Үзен юньләп белмәгәч, аның белән әллә ни сөйләшеп булмады. Якташ булуы күңелгә хуш килде, алар мине Чабаксарга кунакка чакырды. Бакый ага Урманче белән дә очраштым. Ул шатланды. Ике кулын биреп исәнләште. Саулыгы шәптән түгел икән. 90 яшенә җитеп килә. Әллә ни сөйләшеп булмады. Мин дә артык сөйләштермәдем. Шулай да бер фикере истә калды: «Көмеш сүзләрем бар иде, инде микрофон алдына чыгып сөйләмәгәч, алар алтынга әйләнде. Мәйданга җыелган кешеләр арасында Тукайны җирләүчеләрдән бер мин генә бит», – диде. Әйтелми калган бик күп уйлары бар иде кебек, күңеле тулган иде. Аны озата барганда, сине очраттым (Әхмәт Рәшитов белән идегез). Син ул көнне минем өчен бөтенләй бүтән кеше идең, шагыйрь түгел, ә эш кешесе идең. Кемнедер эзләп, каядыр ашыга идең. Сине гаепләп әйтмим. Аңладым, ул көнне синең вакыт юк иде, кунаклар, тәрҗемәчеләр белән мәшгуль идең. Бәйрәмне оештыру да, алып бару да җиңел түгел шул. Шуның өчен сүз катып, вакытыңны алуның кирәге юк иде. Ә шулай да бер-беребезгә җылы сүз әйтергә була иде. Әллә безнең арага соры мәчеләр кергәнме? Кара мәчеләр керәалмас дип уйлыйм, ә менә соры мәчеләрнең (ак белән кара арасында) йөрүләре мөмкин. Бәлки, бу уй да күңел нечкәргәннәндер? Синең өчен дә бу көн зур бәйрәм булдымы икән? Нинди уйлар тудырды икән ул? Ыгы-зыгыда шул бәйрәмгә сабый бала кебек күзләреңне тутырып карый алдың микән? Күзләрең ниләр күргәнне үзем дә күрдем, ә күңел күзең ниләр күрде икән? Хәер, син бу сорауларга барыбер җавап бирмәссең, бирергә тиеш тә түгелдер.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2020

Фото: pixabay

Теги: публицистика хат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев