Логотип Казан Утлары
Хәтер

Килен белән каенана арасы кылычтан үткен, кылдан нечкә...

Гамьле фикерләр.

Шагыйрә Бикә Рәхимова (Миңлебикә Рәхмәтулла кызы Фәйзуллина) (1939-2011) Әлки районы Чуваш Кичүе авылында туа. Туган авылында – башлангыч, Әлкидә урта белем ала. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Элекке ССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият, тарих институтында эшли, мәктәптә татар теле укыта, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир була.

Аның «Сәрвиназ», «Ачыл, күңел!», «Мәрхәмәт» һ.б. шигырь китаплары, «Бакый сагыш» исемле җыентыкта публицистик язмалары дөнья күрә. Ул балалар өчен дә шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, пьесалар иҗат итә.

Бикә Рәхимованың халык язмышын үзәккә алып язылган, ватанга мәхәббәт белән сугарылган шигърияте әле дә күңел офыкларына яктылык бөркеп тора. Ә без укучыларыбызга бу юлы Бикә Рәхимованың заманча яңгырашын һич югалтмаган гамьле фикерләрен тәкъдим итәбез.

  • Вакыт безне танымый. Кайчан йөзебезне җуйдык?..
  • Уйсызлык телсезлеккә китерә, диләр. Бер уйласаң, нәкъ шулайдыр бу. Уйламый йөрсәң, синең өчен сүзне дошманың әйтер...
  • Татар барыбер киңлеккә омтыла, Сабан туе бәйрәмен җир-җәя үткәреп булса да...
  • Китап үткәнне үткәндә калдырмый, күз алдында тота.
  • Килен белән каенана арасы кылычтан үткен, кылдан нечкә сират күперендә кара-каршы торып, бер-береңә якынаю кебек. Шуңа чәчәкләр түшәп килсәң, упкынны тоймыйча да үтәсең...
  • Суда көймәнең эзе калмый, ә менә суның көймәдә эзе кала.
  • Карт агач та бәхетле, орлык очырган булса...
  • Дөнья каршылыклардан тормый, без аңа карышабыз.
  • Бу дөньяда кешегә кеше булу читенләшә бара: ерткыч сукмакларын салучылар күбәйде.
  • Кылган гамәлең кеше күзенә күренерлек булса, үзең дә күренерсең.
  • Кеше кылган яхшылык та, явызлык та бу дөньяда кала. «Теге дөнья»га кеше шуларның әҗерен ала: йә бәддога, йә дога...
  • Күгәрченгә – җим, дуслыкка аралашу кирәк.

Дәвамы бар.

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

Фото: qwizz.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев