Хәтердә мәңге исән

Габдулла Тукай әдәби музееның беренче директоры, әлеге музейның нигез ташларын салучыларның берсе – Госман Хәбибуллинга быел июнь аенда 70 яшь тулган булыр иде. Кыска гына гомерендә ул татар фәнендә, татар иҗтимагый тормышында якты эз калдырырга өлгерә, халкыбыз күңеленә игелекле гамәлләре белән кереп кала. Госман ага Габдулла Тукай әдәби музеена 1986 елның 1 апрелендә директор итеп билгеләнә һәм гомеренең соңгы көненә – 1992 елның 7 нче декабренә кадәр шунда эшли.

Госман Әкрәм улы Хәбибуллин 1950 елның 10 июнендә Саба районының (хәзерге Теләче районы) Олы Саурыш авылында туган. 1957-1967 елларда ул туган авылының – сигезьеллык һәм Икшермә урта мәктәпләрендә укый. Аннан соң Госман Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. Шул елларда иске татар язуы һәм фарсы теле буенча күнекмәләр ала (алга таба бу күнекмәләр аңа бик еш ярдәм итә!), Татарстан тарихы һәм татар тарихчылары белән тирәнтен кызыксына. Университетны тәмамлагач, ике ел Арча районының Олы Әтнә авылында (хәзерге Әтнә районы) тарих укытучысы булып эшли.

1973-1976 елларда Г.Хәбибуллин Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли, шунда ук аспирантурада укый һәм Х.Хәсәнов җитәкчелегендә “XIX гасырның икенче яртысындагы татар историографиясе” дигән темага кандидатлык диссертациясен әзерли, ләкин, кызганычка каршы, аны якларга насыйп булмый.

Рәсми биографиясен киңәйтеп, Госман Хәбибуллинның фәнни, журналистик һәм мәдәният хезмәткәре буларак эшчәнлеге турында да искә алыйк.

Госман Хәбибуллин 1977 елның гыйнвар-март айларында татар телевидениенең Казан студиясендә башкалабыз Казанның 700 еллык юбилеена багышлап, “Урам исемнәре ни сөйли?” дигән тапшырулар циклын әзерли. Бу тапшыруларны оештыручы һәм алып баручы буларак, Хәбибуллин Казан урамнарының тарихы турында кызыклы, шул ук вакытта яңа да, тирән дә, фәнни дә материалны телевизор караучыларга җиткерә. Беренче тапшыру Казан белән бәйле революционерлар В.И.Ленин, Н.Бауман, М.Фрунзе, В.Блюхер, Садыйк Әхтәмов исемен йөрткән урамнарга багышлана. Алга таба – Казанда булган күренекле язучылар А.Герцен һәм Н.Чернышевский, Казанда яшәгән һәм эшләгән галим-химиклар Н.Зинин, А.Бутлеров, А.Арбузов һәм Г.Камай исемендәге урамнар һәм ул шәхесләр турында күпләргә билгеле булмаган фактлар файдаланылган тапшырулар. Телевизор караучылар Казанда яшәгән медицина өлкәсендә атаклы галимнәр һәм врачлар Е.Адамюк, В.Бехтерев, В.Груздев, А.Вишневский һәм алар исемен йөрткән урамнар турында тирән мәгълүмат алалар. Казанның күренекле математиклары Н.Лобачевский, И.Курчатов, Н.Гарифҗановларга багышланган тапшыру да бай эчтәлекле. Бу циклның һәр тапшыруы турында җентекләп язарга мөмкин. Ул циклдан хәзерге экскурсовод-гидлар да рәхәтләнеп файдалана ала. Бу урында шул тапшыруларның берсендә китерелгән бер кызык фактны гына искә алып узыйк: Павлюхин урамы элек Лачыннар урамы дип йөртелгән, чөнки шул тирәләрдә патша явы өчен лачын үрчетүчеләр яшәгән булган. (Бу турыда хәзер дә иң хәбәрдар гидлар гына белә!) Казан урамнарына багышланган циклны йомгаклап әзерләнгән тапшыруда Г.Хәбибуллин шәһәребезнең 4 нче Парк, 7 нче Союз урамнары кебек “йөзсез-тарихсыз” урамнарын, күренекле татар галимнәре һәм язучылары исемнәре белән атарга кирәклегенә басым ясый, XIX гасырның атаклы мәгърифәтче-галимнәре Г.Курсави, Ш.Мәрҗани исемнәрен атый. Безнең көннәрдә авторның бу теләге тормышка аша да башлады: элеккеге Комсомольская урамы хәзер Ш.Мәрҗани исемен йөртә. Казан шәһәренең берәр яңа ямьле урамына Г.Хәбибуллин исемен бирү дә бик күркәм гамәл булыр иде! Бу телевизион тапшыруларның сценарийлары Г.Хәбибуллинның шәхси архивында сакла. Айгөл Хәбибуллина үзенең “Госман Хәбибуллин: гыйльми һәм мәдәни эшчәнлеге” дигән диплом эшендә “бу тапшырулар материаллары Казан шәһәренең микротопонимикасына багышланган, ә бу үз чиратында аның (Г.Хәбибуллинның – Л.Т.) татар филологиясенең ономастика бүлегенә керткән өлеше дә булып тора” дигән нәтиҗә ясый.

1977-1979 елларда Госман Хәбибуллин Казан телевидениесендә СССРның һәм ТАССРның яңа Конституцияләренең проектын өйрәнү һәм пропагандалауга багышланган тапшырулар сериясендә Татарстан республикасында фән һәм мәгариф үсеше, ТАССР тарихы турында чыгышлар ясый, Бөек Октябрь социалистик революциясенең 60 еллык юбилее турындагы махсус тапшырулар программасында катнаша, ТАССР тарихының кайбер бүлекләренә кагылышлы телевизион программалар әзерли. Аның һәр чыгышы, һәр программасы – тирән фәнни эзләнүләр һәм иҗади якын килү нәтиҗәсе. Күренекле татар педагогы, галим, шагыйрь һәм тәрҗемәче Нигъмәт (Николай) Ибраһимов һәм аның улы, шагыйрь һәм педагог Арыслан (Лев) Ибраһимовларның исемнәрен җәмәгатьчелеккә җиткерүче, беренче татар большевигы, революционер һәм журналист Хөсәен Ямашевның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында туганнарының (алар ул елларда әле исән!) истәлекләрен һәм фән эшлеклеләренең фикерен халыкка телестудиядән күрсәтүче дә ул. Бу тапшыруларның сценарийларын вакытлы матбугат битләрендә яки электрон басмаларда чыгару безнең көннәрдә дә актуаль. Хәзерге гид-экскурсоводлар нинди генә сайтлардан һәм социаль челтәрләрдән файдаланмасыннар, һәр фактны чыганаклардан эзләп табып, архивларда өйрәнеп, фәнни-публицистик стильдә телевизион журналист буларак, тамашачыга җиткергән яшь галим Госман Хәбибуллинның бу хезмәте алар өчен бик кыйммәт һәм файдалы булыр иде. Гомумән, барлык мәкаләләрен, диссертация материалларын, чыгышларын, архивын, фотоларын һ.б. җыеп, рәткә салып, “Шәхесләребез” сериясеннән яки аерым китап итеп чыгаручы табылыр дигән ышыныч та юк түгел.

Фән юлына инде студент елларында ук баскан Г.Хәбибуллинның милләт алдында фидакярлеге дә ихтирамга лаек. Шуңа аерым игътибар итәргә кирәк: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләгәндә һәм аспирантурада укыганда, ул сайлаган “XIX гасырның икенче яртысындагы татар историографиясе” темасы күпкырлы гына түгел, узган гасырның 70-еллары өчен бик катлаулы һәм кыюлык таләп итә. Теманы өйрәнү барышында ул Хөсәен Фәезханов, Ибраһим Хәлфин, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Габдерахман Ильяси, Сөләйман Аитов, Хөсәен Әмирханов, Ризаэддин Фәхретдинов, Гайнетдин Әхмәрев һ.б. мәгърифәтче-галимнәрнең хезмәтләрен өйрәнә. Бу шәхесләренең күбесе турында ул елларда мәгълүмат табу бик четерекле эш була. Яшь галим Хәбибуллин аларны Казан, Мәскәү һәм Уфа архивларында туплый. Эзләнүләренең нәтиҗәләре белән вакытлы матбугат битләрендә милләттәшләребезне таныштырап барырга да вакыт таба.

Госман Хәбибуллинның ХIХ гасыр ахырында яшәгән һәм күпкырлы эшчәнлек алып барган, исеме инде күптән онытылган шәхес – тарихчы, этнограф, тел галиме һәм педагог Гайнетдин Әхмәревка багышланган “Галим, җәмәгать эшлеклесе” дигән мәкаләсе 1978 елда “Казан утлары”нда дөнья күрә. Мәкаләне тарихчы, академик Индус Таһиров “тирән эчтәлекле, төпле” дип бәяли, игътибарны материалның яңа булуына юнәлтә. Г.Тукай музеенда татар мәгърифәте тарихы һәм татар педагоглары турында лекцияләр һәм төрле форматта чаралар әзерләгәндә, бу үтемле һәм бай материал тамашачыларда да кызыксыну уята.

Г.Хәбибуллин күренекле татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән бәйләнешле материаллар да туплый, “Шура”, “Сөембикә” һәм “Аң” журналларында 1911-1915 елларда аңа кагылышлы дөнья күргән Борһан Шәрәф, Габделхәбир Әл-Мөслими, Сабирҗан Курамши, Мөхтар бине Ядкәр Әл-Мәрхүб (Әстерхан), Шәриф Хөсәенов, Әхмәтзәки Вәлиди, Галиәсгар Чыгтай, Якуб Хәлим, Галимҗан Ибраһимовның мәкаләләренә тирән анализ ясый. Материалларны туплау һәм анализлау белән генә чикләнеп калмый, аларга үзенең карашын һәм мөнәсәбәтен белдергән искәрмәләр һәм нәтиҗәләр ясый. XIX гасырның икенче яртысында татар халкының профессиональ тарих фәне барлыкка килгән һәм аякка баскан, дип саный ул.

 

Аспирантураны тәмамлагач, Г.Хәбибуллин Г.Ибраһимов исемендәге институтның гыйльми сәркатибе булып эшли. Г.Хәбибуллин белән шул чорда эшләгән хезмәттәше, ул елларда – институтның фәнни архивы мөдире, безнең көннәрдә – күренекле галим, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин “институт елларында аеруча аның башта профкомда (“местком”да) спорт комиссиясе рәисе, аннары профком рәисе булып эшләгән еллары хәтергә уелып калган”, – дип искә ала. Г.Хәбибуллин турында истәлекләрен Г.Дәүләтшин болай дәвам итә: “Элеккегечә үк актив, әдәпле, гаҗәеп пөхтә, матур киенә, чәченең һәр бөртеге урынында. Һәрчак чиста, үтүкләнгән кулъяулыгы үзе белән. Элеккечә үк кешеләргә зур хөрмәт белән карый, игътибарлы, ярдәмчел, кешеләрне авызына каратып тота ала. Гомумән, коллективның җаны. (...) Бөтен коллектив аны үз итте, институтта аны яратмаган кеше булдымы икән?!” Филология фәннәре кандидаты, язучы Рәшит Ягъфәров истәлекләреннән күренгәнчә, коллективның җаны, кеше кайгысын кайгыртып яшәгән Госманны хезмәттәшләре “алга таба институтның җитәкче даирәләрендә булырга тиеш дип күрә”.

Әмма Г.Хәбибуллин педагогик эшчәнлеген дәвам итәргә карар кыла. 1979-1985 елларда ул Казан дәүләт университетының тарих факультетында, Совет чорына кадәрге СССР тарихы кафедрасында башта ассистент (1979-1983), соңрак өлкән укытучы (1983-1985) булып эшли, СССР тарихын һәм ТАССР тарихын укыта. Педагогик эшчәнлегенә ул һәркайдагыча һәм һәрвакыттагыча бик җаваплы карый, лекцияләрне бик кызык итеп алып бара, бик төпле фәнни семинарлар үткәрә. Тиз арада өлкән укытучы исемен ала, факультет партбюросы секретаре урынбасары итеп сайлана.

Лена Тябина,

Г.Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре

 

 

Мәкалә сайтта кыскартылып урнаштырылды. Тулысы белән "Казан утлары" журналының 7 санында (2020) укырга мөмкин булачак.

 

Фотолар Г.Тукай әдәби музееның архивыннан

Теги: хәтер

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: