Логотип Казан Утлары
Хәтер

Кем син, Хәмит абый?

Тормыш язган хикәяләр

Алар кичә дә күрше Хәмит абыйлары янында иделәр: анда рәхәт, тик Гөлфиянең бабасы гына ачулана. «Йөрмә аның тирәсендә», — диеп җитәкләп алып кереп китә. Ә Хәмит абыйлары янында кызык! Ул сугыш вакытында башыннан үткәннәрне сөйләп, балаларны шаккатыра. Менә Гөлфия дә малай булып туган булса, Хәмит абыйсы шикелле атка атланып чабар иде, танкка да утырып, курыкмыйча, утлар-сулар кичәр иде. Һәр көнне диярлек бура эченә кереп түгәрәкләнеп утыралар да Хәмит абыйларын тыңлыйлар. Ул бер ярсып, бер тынычланып сөйли дә сөйли: «Шулаа-ай, күрде инде безнең башлар!» — диеп сузып көн дә яңа кызыклар белән дәвам итә, күз яшьләрен дә сөртеп куя. «Җәйнең эссе көне, минем «Буян» кушаматлы атым бар иде, шулай командир: «Алга!» — дигән приказ бирде дә, ыргылдым, малай, алга. Буянның корсагына ыңгырчак белән бер генә тибеп куюым була, без уктай атылабыз, як-якта, пулялар тиеп, башкалар егылып кала, ә без гел алгы сызыкта. Шулай чабып барганда, минага эләктек бит, малай. Буян бер якка очты, мин — икенче якка. Аягыма мина кыйпылчыгы тигән, ә атка берни дә юк. Буян мине эзләп табып, яныма килеп ятты, ялыннан тотып алып, бергәләп шуыштык, малай. Шулай итеп, мине ут эченнән алып чыгып, медсанчастька алып кайтты Буяным. Мин аңа по гроб жизни бурычлы». «Ә Буян кайда соң хәзер?» — дип сорап куйды берсе. «Юк инде ул, аны, яхшы ат булгач, генералга бирделәр. Безнең аерылышканны күрсәгез икән сез! Ул елый, мин аның муеныннан кочаклап елыйм, көчкә аердылар». Кинәт бураның теге ягыннан Гарифулла бабай тавышы ишетелә: «Хәмит, җитәр инде, туктат инде бу баламутыңны». Гөлфия тора да, бабайдан эләккәнче, тизрәк сыза. Бабай Хәмит абый белән сөйләшеп кала. Өйгә кайткач: «Кыз башың белән берүзең малайлар арасында утырасың, Хәмит ни сөйләмәс, йөрмә кабат анда, мә, ичмасам минем куфайкының сәдәбен тагып бир!» — дип Гөлфияне орышып эш куша. Гарифулла бабай да сугышта булган, тик ул берни дә сөйләми. «Әй, искә төшерсәң, тимер ярчыкларга җан керә бит», — дип сүзен туктата ул. Гөлфия һич аңламый: ничек инде, тимергә җан керсен, сөйлисе килмәгәнгә шулай әйтәдер ул, дип үпкәли генә. Ә менә Хәмит абый бөтен җирдә булган. Берлинның стенасына пәке очы белән кырып үзенең исемен дә язып кайткан. Әйе шул, аның исемендә биш кенә хәреф, тиз языладыр, ә бабайның хәрефләре күбрәк: Га-ри-фул-ла. «Их, сез минем самолётта очканны күрсәгез!?» — диеп кызыктырып сөйләп китте беркөнне Хәмит абый. Самолётны бер кулы белән генә йөрткән ул, икенче кулы белән мылтыктан аткан. Шуны сөйләттереп бетермәде бит Гарифулла бабай, бура авызына килеп башын тыкты да: «Әй, Хәмит, ничек оялмыйсың син? Бу балаларны алдап утырганың өчен Ходай орыр, валлаһи. Без сугышып йөргәндә дүрт ел буе базда яттың бит син. Әниең, бау бәйләп, сиңа ашау төшерә торган булган. Тфү!» — дип лач итеп төкерде дә таягына таянып, аксаклый-аксаклый китеп барды. Бабасы ачуланыр дип Гөлфия аның артыннан йөгерде.


"КУ" журналының 5 нче (май, 2015) санында басылды.

картина авторы: Н.П. Богданов-Бельский; pikabu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев