Логотип Казан Утлары
Хәтер

Җыр дәвам итә

Очерк

...Бөтен кешеләргә ишетелерлек итеп: «Яшисе килә!» – дип кычкырырдай булам...

Разил Вәлиев

Сизелер-сизелмәс кенә шадраланып торган кечкенә күл өстендә ялгыз аккош йөзә. Яр буенда ашыкмый гына ял итеп йөргән адәм балаларының аптыраулы йә кызыксынулы карашыннан качарга теләгәндәй, бер читтә боегып утырган таллар күләгәсенә дә килеп сыена ул, уйга чумган халәттә күл уртасында да оеп кала. Парын җуйган мәлендә яшәү ямен тәмам югалткан иде; ул чагында көн саен, сәгать саен ишетелгән тормыш җыры кыл калынлыгында гына булса да тотыныр өметкә, якты бер нурга әверелде:

Исеңдәме, иркәм,

Таныштык без икәү,

Җылы яктан кошлар кайтканда.

Көннәр аяз иде,

Күңелдә яз иде,

Яшьлегебез чәчәк атканда...

Аларның моңлы тавыш белән парлап җырлавын ишеткән саен, аккошның яралы җанына беркадәр шифа иңгәндәй була иде. Җыр кинәт өзелде. Вакытсыз өзелде, көтмәгәндә.

***

Аны һаман сагыналар, һаман яраталар һәм... битәрлиләр: «Нигә үзеңне сакламадың син?» Ташлап китүен кичерә алмагандай, һәркемнең телендә үпкәләүле бер аһәң чагыла: «Барыбызны кайгырттың – тик үзең турында оныттың...» Чикле генә гомер кишәрлеген сокланып туймас адымнар белән үткән гаярь кешеләр була. Фаяз Ибраһим улы Ибраһимов – шундыйларның берсе. Кем ул, ни өчен аның исемен гаҗәеп бер мәхәббәт, олылау һәм шаккату белән телгә алалар?.. Табиб. Җитәкче. Менеджер. Җырчы. Рәссам. Төзүче. Дизайнер. Умартачы. Бакчачы. Гаҗәпләнмәгез, болар барысы да егерме ел буе «Бәкер» шифаханәсен җитәкләгән баш табибның – бер шәхеснең җан түренә сыенган һөнәрләр.

Мин кайчандыр, әле мәктәптә укыганда ук, көндәлек дәфтәремә Юлиус Фучикның «Кешеләр, мин сезне яраттым!» дигән сүзләрен күчереп куйган идем. Дөресен әйтим, асыл мәгънәсе турында әллә ни уйланып тормыйча гына... Фаяз Ибраһимов шәхесе белән аның вафатыннан соң гына танышырга туры килгән көннәрдә ни өчендер нәкъ менә шушы гыйбарә кылт итеп исемә төште. Күпләр «феномен» дип телгә алган табибның яшәеш сере әлеге сүзләргә сыеп беткән түгелме соң? Тормышны, хезмәтне, кешеләрне ярату һәм бар булмышын биләп алган җаваплылык хисе. Нибары шул. Нибары?..

— Әткәй, бу әрдәнәләрне әле беркөн генә теге урыннан монда күчергән идек, хәзер кире шунда ташырга дисең...

— Эш сөйгәнне ил сөяр, улым. Тик утырганчы, ике кулыңа бер эш булсын...

Юк, Арча районы Ташкичү авылын да, бакча артында ялгыз нарат үскән тыйнак йортны да күргәнем булмады минем, тынгысыз җанлы Ибраһим агайның балаларына биргән сабагын да ишетергә туры килмәде. Сабырлык белән сугарылган Гафифә апаны да күрергә өлгермәдем. Шулай да бу гаиләдәге ата, ана һәм бала мәхәббәтенең ни дәрәҗәдә югарылыгын тормыш үзе сөйли кебек. Унынчы сыйныфны бетергән Фаязның, авыру әнисен терелтү өчен табиб булам дип, үҗәтләнеп, медицина институтына омтылуы да моның бер мисалы бит. Беренче елны капкаларын киереп ачып тормаса да, иртәме-соңмы аның барыбер үз дигәнен итәчәген Казан да аңлаган: фермада эшләп, китапларын шунда тәрәз төпләренә тезә-тезә имтиханга әзерләнгән егетне икенче килүендә борып җибәрергә ашыкмаган. Әллә соң Фаязның: «Фирдәлия белән бергә итәсең килсә, русча диктантны әйбәт язарга үзең булыш берүк», — дип Аллаһы Тәгаләдән ялварып сораулары ярдәм иткәнме... Шулай булмый ни: Ташкичүгә математика укытырга килгән кызны бер күрүдә ошатып өлгерде ләбаса. Күмәкләшеп концерт куйган кичләр, үзенең очына-очына матрос биюен башкарулары, Фирдәлиянең мари кызы булып тыпырдап биюләре ике йөрәктә очкын кабызырга җитә калды. Кызның көзгә Казанга, пединститутның чит телләр факультетына җыенуын белгән Фаяз бу юлы имтиханнарны таш яуса да бирергә тиеш иде.

Сират күперен кичеп, «ниһаять, мин – медицина институты студенты» дип җиңел сулыш алгач, булачак укытучылар исемлеген карарга йөгерсә, ни күрсен: анда Фирдәлиянең фамилиясе юк бит! Тик ни хикмәт: тулай торак бүлмәсе ишегенә: «Фаяз, мин үттем, синең хәлләрең ничек?» дигән записка кыстырылган. Яшьлегем – гүзәллегем, яшьлегем – җүләрлегем димәсләр иде аны... Чая кыз кай арада уй-ниятләрен үзгәрткән дә, әйтми-нитми генә, университетның татар теле бүлегенә имтиханнар тапшырып яткан!

Һай, ул чаклар...


Очеркны тулаем "Казан Утлары" журналының 12нче санында (2015) укырга мөмкин.

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев