Логотип Казан Утлары
Хәтер

Илаһи сагыш

Илһам абый хәтле Илһам абый турында язарга алынгач, үземә нинди зур вазифа йөкләнгәнен тора-тора аңладым. Бөтен тынычлыгым бетте.

«Кояшлы язым еракта, Сүрелмәгән назым йөрәктә».

Назыйм Хикмәт

 

Илһам абый хәтле Илһам абый турында язарга алынгач, үземә нинди зур вазифа йөкләнгәнен тора-тора аңладым. Бөтен тынычлыгым бетте. Аның турында күпме шигырь язылган, китаплар дисеңме... Ә син нинди яңалык әйтә аласың, дидем мин үз-үземә. Һәм таптым. Мәңгелек хис – мәхәббәт турында булачак минем сүз. Илһам абыйның мәхәббәте турында...

Ләкин язу өчен рөхсәт алырга, Илһам абыйны табарга, сөйләшергә кирәк иде. Иң катлаулысы шул. Телефонын алмый ул. Әйе, алса – кем шалтыратмас та, ишекне ачса – кем килмәс? Ишек ачмавы турында мәзәк тә ишеткәнем бар. Имеш, Сара апа Садыйкова Илһам абыйның ишек төбендә бик озак кыңгырау чыңлата. Тора, тора да, түзмәгәч: «Илһам, ач, ачмасаң морҗаңнан төшәм», – дип «яный», имеш..

Әйе, Илһам абый Шакиров – серле, илаһи зат. Ишеге кебек үк, күңел капкаларын да ул бик сирәк ача. Аның үз дөньясы – бөекләр дөньясы. Бөекләр генә ирешә алган иреге бар. Ул шундый югарылыкта ки, ничек яшәргә теләсә, шулай яши. Тормыш ыгы-зыгысыннан, гайбәттән, ваклыктан ул өстен. Чып-чын ирекле художник!

Менә шундый шәхесне табып кара инде син! Ай буе эзләп, очрашуга өметем өзелеп барганда, ниһаять, таптым мин Илһам абыйны. «Таһир-Зөһрә» газетасының юбилей кичәсенә, җыры белән котларга килгән иде ул.

Гозеремне әйткәч, мине сөендереп, ул очрашу билгеләде. Фотолар алып килергә дә вәгъдә итте.

Һәм менә мин филармониядә, Илһам абый каршында утырам. Хәл-әхвәлен сорашам, үземнекен сөйлим, театрыбыз дөньясын да, Марсель абый Сәлимҗановны да искә алам.

– Ул Сезне бик ихтирам итә иде, – дим. – Татар халкын милләт итеп – Тукай, Сәйдәш, Илһам саклап калды, дияргә ярата иде, – дип өстим.

– Юк. Милләтне дин, моң саклап калды, – диде Илһам абый. Ә үзе кызарып китте, әйтерсең лә аның турында артыгын әйткәннәр.

Мин сүземне тиз генә икенчегә борам һәм әкрен-әкрен генә «мәхәббәт темасы»на якынлашам. Ул, моны сизмәгәндәй (әллә сизепме), балачак хатирәләренә «кайтып килә».

– Дөньяда иң авыры – хәер сорашу, – ди ул, үзәгенә үткән, йөрәгенә төшкән елларны хәтерләп. – Май башы булгандыр – кычыткан да, алабута да юк чак. Әнкәй белән үргән чабаталарны алдык та Ләке дигән керәшен авылына бәрәңгегә алмаштырырга киттек. Алмыйлар чабаталарны. Көчкә, теләнеп, бер потка якын бәрәңге җыя алдык. Арбага салып (арбасы да кешенеке!), кайтыр юлга чыктык. Юл шактый, тау да менәсе бар. Ачлыктан аякларның хәле бетте – бөтенләй атламас булдылар. «Әни, башка бара алмыйм, Чыршы авылына кереп ял итик», – дидем. Авыл читендәге бер йортка керсәк, шундый ук хәерчелек, өс-башлары юк, алар да чабата үреп утыра. Бәрәңгене пешереп ашагач (тоз юк та юк!), хәл кереп китте... Кайтсак, Зәйнә (Илһамның олы апасы. – Ф.Х.) – кайдан тапкандыр – кычыткан ашы пешереп куйган. Менә бәхет иде инде ул, ичмасам.

Хәерчелек дигәннән... Ул миңа ияреп шәһәргә дә килде. Консерваториядә укып йөргән чагым иде. 1957 елда Бөтендөнья яшьләр фестиваленә бару өчен конкурс игълан ителде. Тыңладылар да: «Моннан да артык татарча җырлаучы юк», – диделәр. Мин үттем. Бара гына алмадым. Кияргә ыштан юк, аякка юк. Театрда да уйнадым, югыйсә. 1956 елны Ширияздан Сарымсаков «Зәңгәр шәл»не куйды. Эссе июнь аенда – 30 көн рәттән уйнадык. Билетлар мартта ук сатылып беткән иде. «Качкыннар» сәхнәсендә режиссёр мине бер агачка терәтеп куйды да: «Шунда җырларсың», – диде. Җырлыйм. Халык бүлдереп кул чаба, ә мин кат-кат җырлыйм, һәм спектакль концертка әйләнеп китә иде... Әмма бу гамәлемнең әҗере туйганчы ипекәй ашарга да җитми иде.

– Аның каравы, менә хәзер әйбәт яшисез булыр, – дим мин олуг шәхескә.

– Хәзерме? – ди Илһам абый, бик гаҗәпләнеп. Һәм Кыям абыйсының балалары турында сөйләп китә. – Алар, ичмасам, бик булдыклы булдылар: Флюр үз эшен ачып җибәрде, сеңлесе дә үзе белән. Казанга килгәч, менә миңа пальто алып бирде, – ди. Йөрәгем төшеп киткәндәй булды. Элегрәк Илһам абыйлары ярдәм итә иде аларга, ә хәзер...

Бу мәлдә күз алдыма, ни өчендер, Илһам абыйның яшьтәше – барон кыяфәтле Мөслим Магомаев килде. Икесе дә – бөек җырчы, югыйсә... Магомаевны барон дәрәҗәсендә яшәтә алган милләттән мин көнләшеп куйдым.

Уйларымны сизенгәндәй һәм биреләчәк сорауларымнан курыккандай, Илһам абый сүзне галиҗәнап җыр сәнгатенә күчерде. Китте тезеп: еллар, юллар, композиторлар, җырчылар... Бөтенесен барлап чыкты. Хәтер шәп – энциклопедиядәге мәгълүматлар кебек. «Мин сиңа бөтенесен сөйлим, ләкин син җаныма гына кагылма», дигәндәй, ашыга-ашыга сөйли. Кызыклы вакыйгаларны да искә ала, мәзәкләр сөйләп көлдерә, шамакайланып, көлеп тә ала. Ә үзе бертуктаусыз тарта. Ләкин мин беләм: бу инде башка Илһам абый – дулкынлануын сиздермәү, тирәнгә яшергән чын халәтен күрсәтмәү өчен кыланучы гына. Очрашуга күңел «капкасын» бикләп килгән, димәк. (Теге көнне, театрда – сөйләшергә әзер, бу очрашуны да үзе билгеләгән иде, югыйсә.) Хәер, мин аны аңлыйм бит, аңлыйм. Озын-озак еллар саклап килгән кадерле хисләренә кагылу-кагылдырудан, күңел кылларының сагышлы сулкылдавыннан куркадыр шул. Ә бәлки... «мин бит сиңа моннан 34 ел элек үк ачтым иң газиз серемне, үзең белгән кадәресен яз инде», диюедер, рәхмәт яугыры...

...Әйе, Илһам абый белән моннан бик күп еллар элек – театр училищесында укып йөргән чагымда танышкан идем.

Көннәрдән бер көнне училищега безнең белән очрашуга Илһам Шакиров, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рабит Батулла килде. Илһам абыйны якыннан күрүнең ничек тәэсир иткәнен язып тормыйм, ул болай да аңлашыла. Без – кызлар – бөтенебез дә гашыйк булганбыздыр инде. Күмәк фотога төштек. Илһам абый шунда:

– Озын чәчле кыз янында төшим әле, – диде.

Кызлар: «Фирдәвескә күзе төште», – диеп, «чыш-пыш» килделәр. Ә мин, эчемнән генә шатланып: «Ярый әле минем чәчем озын, шуның белән башка кызлардан аерылып торам икән бит; эх, нигә соң мин тездән түбән чәчемне өскә бөкләдем икән», – дип, әзрәк үкенеп тә куйдым.

Инде бүтән очракларда, Илһам абыйның концертларына барганда, чәчемне ике толым итеп үреп сала идем. Әкәмәт, миңа ул вакытта 16 яшь – чәч озын, акыл кыска чак дигәндәй...

Бер мәлне училищега минем исемгә атап язылган хат килеп төште. Карасам – Илһам абыйдан. Тирә-ягыма күз салам: мондый конверт башкаларга да килмәгәнме, янәсе? Юк, килмәгән. Ура!!! Миңа гына! Шатлыктан бөтен дөньяга кычкырасым, хатны бөтен кешегә күрсәтеп, мактанып йөрисем килде. Бу – Илһам абыйның беренче хаты – 8 Март белән котлау открыткасы иде.

Менә шулай дуслашып киттек без. Бер-беребезне белә, очраша башладык. Ул мине каршы ала, озатып та куя. Өебез ерак – Мирный посёлогында яшибез. Күп очракта такси белән озата. Капка төбендә мине ут йотып көтүче әни белән бик җылы күрешә дә шул ук таксида кайтып китә. Ә отпуск ялларында йә гастрольләрдә чагында – хатлар алышабыз. Ул елларда Илһам абый гастрольләрдән кайтып та керми, гел юлда булды. «Пожарниклар кебек чыгабыз да чабабыз», – ди иде үзе.

Юлда дигәннән... Үзенең олы Мәхәббәтен дә ул шул юлларда тапты. Хельсинки университеты профессоры, милләттәшебез, Тукай җәмгыятен оештыручы Гомәр Таһир чакыруы буенча, 1968 елда Илһам абый, бер төркем артистлар белән, Финляндиягә барган иде. Ул аннан бик үзгәреп кайтты. Аңа әйтерсең лә хыял канатлары куеп кайтарганнар. Мәхәббәт, хыял, иҗат... Туктаусыз сөйләде дә сөйләде. Фотолар күрсәтте. Андагы милләттәшләр белән очрашу нык тәэсир иткән үзенә, дип уйлап та бетермәдем, ул кулына бер фотоны аерып алды да:

– Ә менә бу – минем Рәхиләм! – дип, сөйкемле дә, матур да кыз сурәтенә текәлде.

Әйе, «минем Рәхиләм», диде. Сердәшенә бик зур, бик кадерле серен сөйләгән сыман, бәхет-мәхәббәтен табу куанычы белән уртаклашкандай әйтте ул моны...

Әмма ул чакта, тагын 34 елдан соң бу мәхәббәтнең очрашу шаһиты да булырмын дип башыма да китермәгән идем мин...

...Әйе-әйе, быел көз көне без – бер төркем Камал театры артистлары һәм Илһам абый – Финляндиягә баргач булды ул очрашу.

...Хельсинкида бөек режиссёр Марсель Сәлимҗанов истәлегенә багышланган кичә буласы Мәхәллә йорты халык белән шыгрым тулы. Инде без дә халык алдына чыгарга әзерләнеп беткән идек. Шул чакта яныбызга бик тә дулкынланган Әсхәт Хисмәт килде һәм көчкә тын алып сөйли башлады:

– Сәхнә артында минем янга мөлаем бер ханым килде дә Илһам абыйны сорады. Мин: «Сез Рәхиләме?» – дидем. Ул: «Әйе», – диюгә, Илһам абыйны табып та килдем. Ай, малай, аларның күрешүләре! Минем үземнең дә күңелем тулды. Аларга карап, тораташ булып каттым да калдым – кузгала алмый тордым. Алар мине күрмиләр дә. Бер-берсенә караганнар, куллары-кулга тоташкан. Рәхилә буйга кечерәк икән, күккә, йолдызларга караган күк, Илһам абыйга текәлгән, ә үзе көзге яфрак кебек калтырый. Илһам абый тыныч булырга тырыша, ләкин булдыра алмый. Өнме-төшме, дигәндәй, Рәхиләнең битләрен учларына ала. Менә шулай – мәңге басып торырлар күк тоелды миңа...

...«Ә безнең мәхәббәт, тиңдәшсез мәхәббәт, күз яшьле мәхәббәт – җыр булып калсын», дигәндәй, Илһам абыйның хисләре сәхнәдә, җырга күчеп, агылды да агылды: «Ялгыз көймә», «Җырланмаган әле безнең җыр», «Бик еракта идек без», «Яшьлегемә кире кайтыр идем»...

Ә аннары бөтенебез алдында ул Рәхиләсенең иңнәренә бүләккә алып килгән ак шәлен салды.

Теге фотога караганда да матур, нәфис – карап туймаслык икән Рәхилә. Ярата белгән, гомер буе мәхәббәтен саклап, аңа тугры хатын-кыз – ничек матур булмасын! Иңнәрендәге Илһам абый салган шәле аның нурлы йөзен тагы да яктырта, нурландыра сыман.

Әнә бит: кара-каршы утырганнар да чәй эчәләр. Сөйләшәләр дә сөйләшәләр: бер-беренә әйтер күпме сүз җыйналган! Нинди дикъкать белән тыңлыйлар алар бер-берсен! Тыштан сабыр булып калу, үз-үзеңне кулга ала белү, бу – бик зур көч, зирәклек сорый лабаса... Аларга карап, безнең күңелләр шундый тулды ки, нидер үзгәртәсе, гомер агышын кирегә борып, язмыш ялгышларын төзәтеп, яшьлекләренә кире кайтарасы, бәхетле итәсе иде үзләрен.

Минем үкереп-үкереп елыйсым да килде. Аларны селкетәсе, кузгатасы, уятасы килде. Әмма алар тыныч, гүя җаннары гына сөйләшә. Ходай Тәгалә биргән язмышлары белән ризалашканнар да шушы очрашу мизгелләренә, еллар сынавы үткән хисләренә рәхмәт укыйлар сыман тоелды.

Биш көн дәвамында алар гел икәү булдылар. Әйтерсең лә мәхәббәт утравында икесе генә. Иңнәрендәге ак шәлен – Илһамы бүләген – Рәхилә биш көн буена бер дә салмады...

...Хельсинкидан кайтканнан бирле мин еш кына уйлап куям: Илһам абыйның бәхете турында ул уй. Аның бәхете дә, тәхете дә – җыры, дигәннәрен ишеткәнем бар. Чыннан да, меңләгән кешенең мәхәббәтенә каршы җыры аша бәхет мизгелләре иңдерә алган, ярата белгән һәм яратылган кеше – бәхетсез була алмый.

Шулай да... Филармониядәге очрашуга ул алып килгән фотолар арасында
теге – «минем Рәхиләм» дигәне юк иде. Илһам абый аны югалтудан, аннан аерылудан курыккандыр, күрәсең...

 

"КУ" 3 (март), 2019

Фото: kazan.kp.ru

Теги: хәтер илһам шакиров публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев