Логотип Казан Утлары
Хәтер

Гомеремнең чишмә башы - Шөгырем

Данлыклы Шөгер. Безнең өчен аннан да якынрак, аннан да кадерлерәк җир юк. Ул — туган җир, безне тудырган һәм дөньяга чыгарган җир. Аның моңнары, аның сагышлары, кичерешләре һәммәбезнең күңеленә сеңгәндер. Туган илгә, халкыбызга, телебезгә мөнәсәбәтләр шунда яралган. Милли рухның нигезе шунда салынган.

Хәтерлим, бабабыз Шәйхетдин шушы җирнең никадәр шифалы икәнлеге турында сөйли иде. Имештер, монда яшәгән кешеләрнең озын гомерле булуы шушы җирнең изгелегеннән. Мондагы кешеләр чиргә бирешмиләр. Аларга җир үзе дәва һәм шифа биреп тора. Шушыларны сөйли-сөйли, бакчабыз кырыенда челтерәп аккан инешебезгә терәлеп үскән калын әрекмәннәрнең тамырларын иске чалгыдан ясаган үткен пычагы белән чистартыр, аны инеш суында чайкап алыр иде дә, мә әле, улым, ашап җибәр, моннан да файдалы ризык юк, дип кулыбызга тоттырыр иде. Шуннан соң инешебезнең никадәр суы Шушма елгасы аша Кама вә Иделгә, шушы дәрьялар аша Каспийга аккандыр. Инде шул бабабызның дөнья куйганына да шактый вакыт үтте. Атасы Таһертдин һәм без белгән җиде бабабыз белән бер зиратка җирләнде.

Шөгер — ул батырлар җире. Моннан Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган җиде каһарман чыккан. Ул халкыбызга күп галимнәр, язучылар, шагыйрьләр үстереп биргән җир. Татар нефтенә юл ачкан җир дә — Шөгер.

Аңа багышланып китаплар языла, җырлар туа. Аңа дан җырлау дәвам итә. Шулай булырга тиеш тә. Чөнки тирән тамырлы, мәңгелек җир ул — безнең Шөгер.

Әйе, Шөгер безнең күңелебез түрендә. Тик шулай да, әгәр дә Әлмәт турында фикеремне белдермәсәм, дөрес булмас иде. Безне дөньяга китереп, үстергән, аякка бастырып, тормышка юл ачкан әниебез Әминә Габдулкаюм кызына карата гаделсезлек булыр иде бу. Ул — изге ил аналарының безнең өчен иң якыны. Телебезне дә ул ачты, туган халкыбызга карата мәхәббәт хисләрен дә ул уятты. Мәктәпкәчә үк укырга да ул өйрәтте, яшәү тәртипләрен дә аның аша белдек. Яхшылыкның яманлыктан өстен булырга тиешлеген дә безгә ул сеңдерде. Ул — безнең беренче укытучыбыз.

Әни Әлмәттә туып үскән. Атасы, безнең бабабыз Габделкаюм, хатыны үлгәч, 65 яшендә икенче мәртәбә күрше Түбән Мактама авылы кешесе Хәмидулла кызы Бибигайшәгә өйләнә. Алар икесе биш бала үстерәләр. Әниебез дөньяга килгәндә, аңа 83 яшь була. Ике елдан соң әниебезнең сеңлесе Галимә апабыз дөньяга килгән. Бабай балаларын аякка бастырып, аталык вазифаларын тулысы белән үтәгәннән соң, йөз яшен тутырып, дөнья куя.

Анабыз әтиебез Таһиров Риза Шәйхетдин улы белән Шөгердә кавыша. Аны Бөгелмә шәһәрендәге ике баскычлы педагогик юнәлештәге мәктәпне тәмамлаганнан соң, яңа оешкан Шөгер районына укытучы итеп җибәрәләр. Аңа Бөгелмәдә Һади Атласи, Фазыл Туйкин кебек галим-педагоглар ныклы белем биргәннәр. Ул Шөгерне чын күңеле белән ярата, шушында ныгый, тәҗрибәле педагог булып өлгерә. Мондагы укытучыларын, аларның изгелекләрен гомере буе онытмый яшәде.

Әниебез үзенең гомерлек дусты, Бөгелмәдәге сабакташы Саҗидә апа белән булган бер вакыйганы кат-кат сөйли иде. Аның турында язып чыкканы да булды.

Бервакыт мәктәпнең икенче катыннан аска төшеп барганда, Саҗидә апага Һади Атласи очрый һәм аңардан: «Саҗидә, син намаз укыйсыңмы?» — дип сорый. Җавабын да көтеп тормастан тиз-тиз генә «укы, укы», дигән сүзләрен әйтеп, үз юлы белән китеп бара. Язмыш Саҗидә апаны да Шөгергә китерә. Алар икесе дә остазларының васыятен онытмадылар, гомерләре буе динебезгә, милләтебезгә турылыклы булып яшәделәр.

Ул елларны гореф-гадәтләрне саклау авыр булса да, халык татарча яшәвен туктатмады. Шөгернең мәчете беркайчан да ябылмады. Дөрес, анда йөрү, бигрәк тә яшьләр өчен мөмкин түгел иде. Шунлыктан интеллигенция вәкилләре, укытучылар намазларын кача-поса гына укыдылар. Балаларга кайбер догаларны әбиләре өйрәтә иде. Безгә догаларны әниебезнең әнисе (без аны барыбыз да әнкәй дип йөртә идек) өйрәтә иде. «Бисмилла» әйтеп ашагыз, ашап туйгач, дога кылыгыз, дип әйтә торган иде мәрхүмә.

Әни әтиебез Риза Шәйхетдин улы белән гаилә корып җибәрәләр, гөрләтеп яши башлыйлар. Безне, Дамир абыебызны, мине һәм энебез Энгелне, дөньяга китерәләр. Әтиебез авылда колхоз оештыручы да, авыл советы рәисе булып та эшли. Гомумән, ул бик актив кеше була. Җыелышларда ул сөйләгәнне таң калып тыңлый торган булалар. Ул — романтик рухлы, җыр-моңга гашыйк кеше. Үзе дә матур итеп җырлый торган булган.

Әниебез Казан педагогия институтында читтән торып укуын дәвам иттерә. Бер елны аның сессиядән кайтуына әтиебез йорт өлгертеп куя.

Ләкин шушы рәвештәге матур тормышка 1941 елның 22 июнендә башланган сугыш кискен үзгәреш кертә. Авылыбызның затлы ирләрен сугыш кырлары йота тора. Яшәүне төп дәвам иттерүчеләр булып хатын кызлар һәм өлгерер-өлгермәс үсмерләр кала. Бу язмыш безне дә читләтеп үтмәде.

1941 елны әти фронтка китә. Аны, гомумән, күпләгән авылдашларыбызны озаткан көн бүгенгедәй күз алдымда.

Әти абыебыз Дамирны, мине җитәкләп кибеткә алып керә һәм безгә мандолина сатып алып бирә: «Мин кайтканчы уйнарга өйрәнеп куегыз»! Без аның бу васыятен үтәдек. Абыебыз да, шушы көнне өйдә бабасы янында калган бер яшьлек Энгел дә үсеп җиткәч, мандолинада уйнарга өйрәндек.

Менә китүчеләр, аларны Келәүле стансасына кадәр озата баручылар кибет каршындагы олауларга төяләләр. Әниебез дә әтине озата бара. Арбалар кузгала. Без елыйбыз. Әтиебезнең бертуган абыйсы Кыям абзый безне юата: «Еламагыз, балалар, еламагыз», — ди, ләкин үзенең дә күзеннән яшь ага. Озакламастан үзе дә китте һәм шул китүеннән әйләнеп кайтмады.

Булачак хәләл җефетем Люциянең атасы Мөгыйн Шакирҗан улы Шәрипов Шөгер районы барлыкка килгәч, аның «Тоташ колхоз» исемле газетасының редакторы була. 1941 елны сугыш афәте башлангач, фронтка китә. Анда ул политработник булып, капитан дәрәҗәсенә ирешә. Воронеж тирәсендәге канлы сугышларның берсендә, дошманга каршы атакага күтәрелеп, «ур-ра, фашистларга үлем», дип кычкырып, сугышчыларга дәрт һәм дәрман биреп барганда, фашист пулясы аның гомерен өзә. Шулай да атака уңышлы була, дошман җиңелә һәм чигенергә мәҗбүр була. Мөгыйн Шакирҗан улы Шәрипов шушы батырлыгы өчен югары дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә.

Мин Шөгер дим, аның тауларын, урманнарын мактыйм. Ләкин Шөгер ул бер авыл гына түгел. Сүз Шөгер яклары, аның тирә-ягындагы кайчандыр төгәл бер районны тәшкил иткән авыллар турында бара. Шушы районга кергән Түбән Чыршылы авылы да күңелемә ныклап урнашкан. Революциягә кадәр бу авылда тирә-якта дан тоткан мәдрәсә эшләп килгән. Анда күпмедер вакыт Ризаэтдин Фәхретдинов та эшләгән.

Сугыш башлангач, әниебезне ул вакыттагы Шөгер районының иң зур авылларыннан булган Түбән Чыршылы авылына мәктәп директоры итеп билгелиләр. Без сугыш елларын шунда үткәрдек. Мәктәптә — 500дән артык бала. Барысының да диярлек әтиләре һәм туганнары фронтта. Ятимлек, ачлы-туклы тормыш...

Әнине партия оешмасы секретаре итеп тә сайлыйлар. Аңа халык арасында агитация эшләрен оештыру да йөкләнә. Укытучыларның барысы да аның тирәсендә. Барысы да — агитаторлар. Алай гына түгел, үзешчән сәнгатьтә дә шулар ук. Клубтамы, колхоз кырларындамы — халык булган һәммә җирдә алар. Концертлар оештыралар, фронттагы һәм илдәге хәлләр белән таныштыралар. Халыкка яшәү көче биреп торалар. Укытучылар үз көчләре белән «Ак калфак», «Наёмщик», «Талир тәңкә» кебек пьесаларны куялар. Ирләр рольләрен дә хатын-кызлар башкара.

Укытучылар печән өстендә дә, уракта да колхозчылар белән. Ял вакытларында фронттан килгән хатларны уку, кемнеңдер төшләрен юрау... Җыр да була. Елаулар да өзелми.

Без — шул укытучыларның балалары да, сәхнәгә менеп җырлый һәм декламацияләр сөйли идек.

Чыршылының да табигате матур. Шөгердәге кебек таулар. Ике Чыршылыны, Түбәнен һәм Югарысын, Куак суы бүлеп тора. Бу авыллар бер булып яши иде.

Мин шушы авылда мәктәпкәчә үк хәреф танырга, укырга өйрәндем. Беренче класста да шушы авылда укыдым. Мине укыткан Мөнәвәрә апа Чапаеваны, Зифа апа Гыйлаҗеваны һаман да оныта алмыйм. Мөнәвәрә апа инде гүр иясе, урыны җәннәттә булсын. Зифа апа әле исән. Ел саен Чыршылыда очрашып, хәтер яңартабыз.

Әтиебез турында да сөйләп китү урынлы булыр. Ул һөнәре буенча укытучы булмаса да, тормышта һәрвакыт укытучы булып яшәгән. Шөгердәге беренче колхоз да, авыл советы да — аның тынгысыз хезмәте нәтиҗәләре. Аның җыелышлардагы чыгышларын таң калып тыңлый торган булалар. Ә бит ул вакыттагы сүзең үтемле, һәммә кешене ышандырырдай булмаса, уңышсызлыкка очравыңны көт тә тор, чөнки кискен борылыш еллары бу. Заман җитәкчеләреннән укытучы-педагог, психолог булу да таләп ителгән.

Әти чын педагогларга хас хисле, күңеле җыр-моң белән сугарылган кеше булган. Аның дары исе сеңгән хатларыннан да сафлык, табигатькә соклану хисләре бөркеп тора. Фронттан, ике сугыш арасында язган хатыннан өзек китерми булдыра алмыйм.

«Әминә, менә бүген 9 май. Күрсәң иде мондагы урманның, кырларның матурлыгын! Урман тулы төрле чәчәкләр, ямь-яшел чирәм. Иртән сызылып таң атканда, күкеләр кычкыра, сандугачлар сайрый. Кызарып кояш чыга, урмандагы чәчәкләрне коча. Әкрен искән җил туган илебез ягына саф һава алып китә. Җылы җилләр чәчәк исләрен тарата. Кичләрен күлдәге бакалар да үзләренә хас моң белән кычкыра. Барлык кошлар төнге ялга кадәр ашыга-ашыга үзләренең моңнарын суза.

Шул вакытта күңелдә кузгалган ике төрле ашыгыч уй шундый матурлыктан файдаланырга ирек бирми: берсе, безгә һәркөнне кайгы-хәсрәт китерүче немец-дошманны гадәттәгечә үтереп тора алмыйм (озакламый безгә аларның ояларын туздырырга приказ килеп җитәр), икенчедән, сезнең белән бергә булмау. Юкса кайгысыз булганда, тирә-якта урман-яланнар күп, һава яхшы, су керә торган җирләр бар.

Элеккегечә җиләккә бардым. Андый җиләкне күргәнем юк иде. Монда җир җиләге юк икән, гел каен җиләге, кызыл япма япкан кебек, бер кеше дә җыймаган. Башта таптамыйча-нитмичә сокланып карап тордым. Мин әйтәм, хәзер шушы урынга Әминә белән балаларны китереп куясы иде дә, сөйләшә-сөйләшә, җиләк җыясы иде, дим...

Ярый, Әминә, 30-35 көннән бәрәңгегез өлгереп, әкренләп ашый башларсыз. Бәрәңге ашый башладык дигән хәбәрегезне ишетсәм, җаным беркадәр тынычланыр иде. Кәҗәгез торамы, балаларга әзрәк сөт бирә аламы? Әминә, көзгә дошманнарны тар-мар иткәч, кайта башларбыз. Тизрәк күрешүне теләп, сагынып, сәлам белән,

Риза. 9 май, 1944 ел».

Бу аның соңгы хаты. 1944 елның 26 ноябрендә Латвиядә фашистларга каршы барган каты сугышларда рота командиры Риза Таһиров һәлак була.

Безгә аның Ауцк өязенең Звани хуторында җирләнгәнлеге турында хәбәр килде.

1967 елның август аенда, аның каберен эзләп, Ауцк шәһәренә юл тоттым. Автобустагы латышлар үз милләтләреннән булмаган кешенең илләрендә ни эшләп йөрүе белән кызыксыналар. Мин аларга сәфәремнең максатын сөйләп бирдем. Алар миңа теләктәшлек белдерделәр, автобустан төшкәндә, җылы саубуллаштылар, уңышлар теләделәр.

Тик менә Ауцкта бу шәһәрнең беркайчан да өяз үзәге булмаганлыгы ачыкланды.

Анда миңа Ригага барып, республика хәрби комиссариатыннан тиешле мәгълүмат алырга киңәш иттеләр. Кайсы полковникка мөрәҗәгать итәргә икәнлеген дә әйттеләр.

Шуннан соң мин Ригага бара торган автобуска кердем. Күрәм, анда минем теге юлдашларым. Алар юлым уңмаганга бик нык борчылдылар.

Автобусыбыз Ригага чаба. Кинәт күкне кучкыл болытлар каплап, яңгыр коя башлады. Алда берни күренми, автобусыбыз туктады. Мин борчылам: эш вакыты беткәнче военкоматка барып җитә алырмынмы икән? Минем бит кайту өчен кичке поездга алынган билетым кесәмдә. Аңа кадәр эшләремне башкарып өлгерергә кирәк. Миннән дә ныграк юлдашларым борчыла. Аларның берсе шофёр янына килде дә хәлне аңлатты, бернигә дә карамастан, юлны дәвам иттерүен сорады. Моңа башка пассажирлар да дәррәү кушылды. Автобусыбыз яңгыр киртәсен ерып, юлын дәвам итә. Ә көн ахырына якынлаша. Мин ул военкоматны кайчан һәм ничек табармын икән? Монда да юлдашларым ярдәмгә килде. Алар шофёрдан мине военкоматка кадәр илтүне сорадылар. Ул аларның сүзен тыңлап, автобусны военкоматның ишеге төбенә кадәр китереп куйды. Минем шушы латыш дусларның изге гамәлен һич тә онытасым юк.

Сәгать кичке алты. Военкоматка кереп барам. Каршыма өйләренә кайтырга чыккан офицерлар очрый. Мин аларның һәрберсен диярлек туктатып, аның миңа исеме мәгълүм кеше түгелме икәнлеген сорашам. Шуларның берсе нәкъ менә кирәк кеше булып чыкты. Гафу үтенеп, йомышымны аңлаттым. Шуннан соң ул хәлемне аңлап, мине тиз генә үз бүлмәсенә алып керде. Тиешле документларны бик тиз тапты. Әтиебезнең җәсәде Салдус шәһәрендәге туганнар каберлегенә күчереп җирләнгәнлеге ачыкланды.

Берничә елдан соң мин шул калага барып, туганнар каберендә җирләнгәннәрнең исемлегеннән әтиебезнең исем-фамилиясен таптым.

1987 елны без энем Энгел белән әниебезне шунда алып бардык. Әни Коръән сүрәләре укыды. Әтиебез белән кавышты да, хушлашты да. Кабер туфрагын Казанга алып кайтты һәм шуңа гөл утыртып үстерде.

Инде янә Шөгер хатирәләрен дәвам иттерәм.

Сугыштан соң без янә анда кайттык. Шушма буенда, инешебез кырыенда. Иске Шөгер мәктәбендә безне Асия апа Гыйльметдинова укытты. Аның дәресләрен, бигрәк тә җиңел ысул белән тапкырлау таблицасын өйрәтүен һаман да оныта алмыйм. Алай гына да түгел, үзем дә шактый кешене, шул исәптән улларыбызны да, шул ысулга өйрәттем. Әйе, Асия апа безне күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңардан матур язарга гына өйрәнә алмадым һәм гомерем буе интектем. Язуымны башкалар түгел, кайвакыт үзем дә танымыйм. Шунлыктан машинканы, аннан соң компьютерны үзләштерергә туры килде.

Әйткәнемчә, безнең беренче укытучыбыз — әниебез. Аны укучылар да, укытучылар да, гади халык та бик тә ярата иде. Аның эшләгән елларын һаман да сагынып сөйләүчеләр бар әле.

Тормыш юлы җиңелләрдән булмаса да, аның язмышы бәхетле. Чөнки башына төшкән авырлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне, берсеннән-берсе зур югалтуларны батырларча җиңә белгән зат иде ул. Ата-анасыннан васыять итеп алган «сабыр төбе — сары алтын» дигән сүзләр аның яшәү кагыйдәсе булды. Аны безгә дә васыятъ итеп калдырды...

 

Индус ТАҺИРОВ,

ТР Фәннәр академиясе академигы,

тарих фәннәре докторы, профессор


Мәкалә "КУ" журналының 7нче (июль, 2015) санында басылды. Сайтта кыскартылып урнаштырылды. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев