Логотип Казан Утлары
Хәтер

Дөнья...

Кемдер дәшми шәһит китә, Туры калыр өчен. Кемдер яши, тугры сүзне Ярып салыр өчен. Кемдер яши, тыныч кына Гомер үтсен, диеп. Яки минем алда дөнья Тезен чүксен, диеп. Кемдер яши «сөям...» дигән Бердәнбере өчен. Һәм кемгәдер күкрәгеннән Ялкын өрер өчен... Шул кемнәрдер өчен бу җир Борчыла, сөенә: Бер карадан киенә ул, Бер актан киенә...
Фото: pixabay.com; автор: DanielReche

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев