Логотип Казан Утлары
Хәтер

ӘДӘБИ МӘККӘБЕЗ ЯШӘСЕН!

Ә без, Татарстан язучылары һәм башка өлкәләрдән күтәрелә торган әдипләр, журналны сәнгатьнең югары законнарына таянып иҗат ителгән әсәрләребез белән югары кимәлдә тотарга, aңa һәр яктан булышырга сүз бирсәк икән.

Татар әдипләренең кыйбласы, Мәккәсе булган «Казан утлары» журналына җитмеш яшь тулды. Ул элек СССР дип аталган илдә нәшер ителә башлаган журналлар арасында иң беренче сафта тора. Россиянең дә, башка республикаларның да журналлары арасында «Казан утлары» белән ярыша ала торган ике генә басма бар. Аларның берсе «Октябрь», икенчесе – «Сибирские огни». «Казан утлары»н мин унике яшемнән укый башладым, инде менә илле биш ел буена кулымнан төшермим. Беренче мәртәбә мин аны Көтек авылында әдәбият яратучы бер абзыйдан алып укыган идем, шунда ук мин аңа таң калдым. Үсмер чагымда, кайчан да булса мин анда әсәрләремне бастырырмын, аннан да бигрәк, ун ел буена шушы журнал редакциясендә эшләрмен, әдәби хезмәткәрдән алып баш мөхәррир дәрәҗәсенә хәтле күтәрелермен дип, башыма да китерми идем. Язмыш исә, рәхмәт яугыры, бу бәхетне һәм гаять зур җаваплылыкны насыйп итте. 

Шунлыктандыр, «Казан утлары»ның яшәве, эчтәлегенең елдан-ел баюы, татар әдәбиятының күпчелек очракта иң яхшы үрнәкләрен дөньяга чыгарып, халыкның рухын күтәрүе, эстетик зәвыгын тәрбияләве мине чиксез шатландыра.

Әйе, шатландыра һәм... соңгы вакытта куркуга салган хәл дә бар. Нигә? Ни өчен куркуга төшәм? Без бик авыр, бик болгавыр заманда яшибез. Гәзитләрдә һәм радиотелевидениедә көннән-көн куркынычрак хәбәрләр, йөрәккә шом сала, җанны өшетә торган хәбәрләр әйтеп торалар. Икмәккә бәя күтәрелүгә дә, кием-салым кыйммәтләнүгә дә – әгәр алар вакытлыча булса – түзәргә мөмкин әле. Ә менә кәгазь бәһасе күккә сикерүдә, алай гына да түгел, кәгазь кытлыгы килүгә түзәргә мөмкин түгел. Кәгазь кытлыгы котылгысыз рәвештә гәзит-журналларның ябылуына китерәчәк! Беренче чиратта – Рәсәйнең элекке колонияләрендә, ягъни бездә. 

Бу инде милли аңны, милли рухны сытуга бәрабәр! Рәсәй «демократ»ларыннан бүген барысын да көтәргә була. Элекке автономияләргә бәйсезлек бирмәс өчен, аларның мәдәниятен үстермәс өчен, «демократ»ларның кыланмышлары чиктән ашты.

«Казан утлары»ның җитмеш еллыгына карата уй-фикерләремне яза башлаган көнне мин Александр Сергеевич Пушкинның һәлакәтен күрсәтүгә бәйле нәфис фильм карадым. Патша чиновникларының бөек Пушкинга булган мөнәсәбәтләреннән, аны күралмауларыннан тәннәр чымырдады. 

«Әдәби талант – ул хакимлек, ул власть», – ди Пушкинның якын дусты шагыйрь Василий Андреевич Жуковский.

Моны ул бөек шагыйрь белән саубуллашырга килгән «кара» халыкны Пушкин яшәгән йорт яныннан куып җибәрергә кушкан баринга әйтә.

«Әдәби талант – власть». Ә властьны безгә, әдипләргә, бирергә теләүче бармы? Yз теләкләре белән әдипләргә властьны кем бирсен?!

«Безнең юл» журналын ачкан чакта Галимҗан Ибраһимов аның озын гомерле булуын, татар әдәбиятының көзгесе булуын теләгән. Аңардан соң инде ничәмә буын мөхәррир безнең бу рушан көзгебезне тутыктырмас өчен күпме көч сарыф иткән!

Җитмеш елда «Казан утлары»ның 835 саны басылды, ул хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да чыгудан туктамады. 835 сан җитмеш елда татар халкының мәдәни үсеш тарихын чагылдырган 835 том. 15 меңнән артык әсәр. Алар арасында – 300 повесть һәм роман, меңләгән хикәя һәм шигырь, тәнкыйть мәкаләләре, культурабыз үсешенә багланышлы проблемалы хезмәтләр, халыкның йөрәк тибешен чагылдырган сәнгатьчә очерклар һәм кайнар публицистика!

Кинәт, көтмәгәндә, журналыбыз чыгудан туктаса? Кәгазь кытлыгын сылтау итеп! Моңа юл куярга ярамый! Без Татарстан хөкүмәтенең капкасын гел кагып, әдәби Мәккәбезгә куркыныч янаганын аның исенә төшереп торырга тиешбез.

Югыйсә бит әнә Татарстан китап нәшрияты ябылу алдында. Кәгазь булмау аркасында, быел 170 китапның, инде типографиягә бирелгән китапларның басылмавы мәгълүм булды. 

Татарстан Министрлар Кабинетының «Казан утлары» журналын үз канаты астына алуы күңелдә өметләр уята. Хөкүмәтнең журналны оештыручылардан берсе булуы – журналның туктамаячагына гарантия.

Ә без, Татарстан язучылары һәм башка өлкәләрдән күтәрелә торган әдипләр, журналны сәнгатьнең югары законнарына таянып иҗат ителгән әсәрләребез белән югары кимәлдә тотарга, aңa һәр яктан булышырга сүз бирсәк икән.

Теләгебез бер генә – котлы булсын «Казан утлары»ның бәйрәме! Бу бәйрәм кадерле журналыбызга озын гомер алып килсен! Амин.

1992, №5

 

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay
 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев