Бәхетле мизгелләрнең килүен тизләтербез...

Бу мәхәббәт тарихы һәм иҗади бергәлек татар әдәбияты тарихында аерым бер күркәм урынны алып тора. Үзенең искиткеч бай иҗади мирасы белән дә, фаҗигале язмыш сәхифәләре белән дә.

Бөтен күңеле белән яңа совет илен төзүгә ышанган, иҗади дәрт белән янган икәүнең гомере кырыс сынаулар аша узмаса, бәлки, аларга системаның асылда нинди икәнен ваемлау тойгысы иңмәс тә иде. Ә бит бу язмышлар – илдәге шундый аяныч язмышларның икесе генә...

Хатларын кайта-кайта укысаң, шуны аңлыйсың: кисәтү аларда. Һәм үзәк өзгеч мәхәббәт, хөрмәт белән тулы юлларда ышану да: ярату барыбер явызлыкны җиңәчәк...

Кави Нәҗминең хатыны Сәрвәр Әдһәмованы Себергә Красноярск тимер юлындагы Суслово станциясе янында урнашкан концлагерьга илтеп урнаштыралар. Бу – 6 пункттан гыйбарәт Сиблагның иң эре бүлекләреннән берсе була. Ул Красноярск тимер юлы линиясе буенча Мариинскидан – 22 чакрымда, Суслово станциясеннән 8 чакрымда урнашкан була.

Сәрвәрнең лагерьдан язган 53 хатын тетрәнмичә укып булмый. Ул лагерьда иренең дә хатларын саклап кала ала һәм аларны, иреккә чыккач, үзе белән Казанга алып кайта. Бу хатлар озак еллар буена уллары Тансыкта саклана.

2004 елда киленнәре Сания ханым тырышлыгы белән әлеге хатлар «Cильнее смерти...» дигән китап булып басылып чыга. Төзүчеләре буларак, Тансык Нәҗметдинов һәм Сания Әхтәмова күрсәтелгән.

10 апрель, 1939 ел, Суслово станциясе. Сәрвәр Әдһәмованың Кави Нәҗмигә язган хатыннан:

«Ун ел ун ай түгел. Азагына барып җитмәвең дә бик мөмкин...

...Хәзер көннәр бигрәк матур, фиалкалар, умырзаялар чәчәк ата, тиздән утчәчәкләр дә атачаклар...

...Төрле урыннарда эшлибез – урман кисәбез, чучка асларын һәм силос чокырларын тазартабыз...

...Бу хатны мин үзебез яшәгән землянка тышында, аның саламнан төзелгән диварына таянып язам. Миннән сигез-тугыз метр гына арырак безне уратып алган чәнечкеле тимерчыбык. Ә аның теге ягында... ямь-яшел кырлар башлана, шунда кошлар сайрыйлар...»

21 май, 1939 ел, Суслово станциясе. Сәрвәр Әдһәмованың Кави Нәҗмигә язган хатыннан:

«Cездән килгән хатларны укып ләззәтләнәм, уйланам...

...Авырмаган чагымда мин төшенкелеккә бирешмим. Тик бу ике елның сынаулары, кичерешләре эзсез үтмәделәр һәм үзләренең тамгаларын калдырып киттеләр...»

Телеграмма (рус телендә юлланган). «Ст. Суслово. Новосибирская область. п/я 247 «б» Адгамовой С.С.

Сегодня освобождён полным оправданием, ходатайствую в немедленном твоём освобождении. Береги здоровье. Подробности почтой. Горячо целую, твой Кави. 31. XII.1939 г.»

Кави Нәҗминең шуннан соң салган хатында мондый юллар бар:

«Минем теләкләремә һәм өметләремә каршы, кәефләремне бозып, миңа өйгә синнән алда котылып кайтырга туры килде.

Кысып кочаклап, үбеп, Кавиең».

2 гыйнвар, 1940 ел, Суслово станциясе. Сәрвәр Әдһәмованың Кави Нәҗмигә язган хатыннан:

«Кичә синнән телеграмма алган минутлардан алып, минем йөрәгем тулы тойгылар, шуларны сөйләргә сүзләр табып булмый. Болар бар да шатлыктан һәм шатлыктан, кадерлем минем!..

...Иген тазарта торган веялканы әйләндерә башлаган чакта миңа бик авыр була. Әйләндерергә кирәк! Менә әйләндерә башлыйсың, башта бар да әйбәт кенә бара кебек. Үзең белән бергә әйләндергән иптәшеңә авырлык китермәскә тырышып әйләндерәсең. Инде синең өлешеңә иген тутырылган соңгы тартмалар эләгә, ә көч бетеп бара. Һава җитми, тын алу авырлаша, вакыт туктап калган кебек тоела...»

9 гыйнвар, 1940 ел, Казан каласы. Кави Нәҗминең Сәрвәр Әдһәмовага язган хатыннан: «...сине тизрәк күрәсем килә. Синең язган хатларыңны бергә җыеп кат-кат укып чыгам, һәм син күз алдыма килеп басасың...

...Син ешрак яз! Мин дә язармын. Һәм без шулай итеп безнең азат, бәхетле мизгелләребезнең килүен тизләтербез.

Күп тапкырлар үбеп, синең Кавиең».

11 гыйнвар, 1940 ел, Суслово станциясе. Сәрвәр Әдһәмованың Кави Нәҗмигә язган хатыннан: «...син усал ялган, яла ягулар нәтиҗәсендә бик озак тоткынлыкта җәфаланып, әкияттәге батыр кебек, үзеңне богаулаган чылбырларны өзгәләп ыргытып, якты көнгә чыктың, үзеңнең саф, намуслы икәнеңне барлык пычраклардан арындырдың...»

12 гыйнвар, 1940 ел, Казан каласы. Кави Нәҗминең Сәрвәр Әдһәмовага язган хатыннан: «Сәрвәрем! Бердәнберем минем! Балалар белән бергә аларның каникулларын үткәрдем. Иртәгә III чирекләрен башлыйлар. Мин дә алар белән бергә үземнең яраткан иҗат эшен башлыйм. Шулкадәр сагындым эшемне – яңа әсәрләр башлыйм инде...»

17 гыйнвар, 1940 ел, Суслово станциясе. Сәрвәр Әдһәмованың Кави Нәҗмигә язган хатыннан:

«...мин өйдә чакта Тансык (улым!), минем агара башлаган чәчләремне кечкенә кулларына алып, миннән сорый: «Әти аркасында агардымы, әнием, чәчләрең?» Синең «карчыгың», кадерлем минем, карт бер чын карчыкка әйләнеп бетеп бара инде.

...Киләчәктә без бәхетле булып яшәрбез! Шулай бит?! Күп тапкырлар үбеп, Сәрвәр».

2 февраль, 1940 ел, Казан каласы. Кави Нәҗминең Сәрвәр Әдһәмовага язган хатыннан:

«Хәзер яңа көч һәм дәрт белән яңа әсәрләр язарга тотынам.

Тапсак, сиңа, тәмәке, май, шикәр, конфетлар һәм тагын кирәк-ярак әйберләр җыеп, өстәмә посылка салырбыз.

Балалар яхшы укыйлар. 30 гыйнварда мине иреккә чыгарганнарына ай тулды. Кунаклар җыйдык. Бар да үзебезнекеләр: Саҗидә, кодалар, Мәрьям апа гаиләсе һәм Хәдичә. Барысыннан да сиңа күп сәлам.

Күп тапкырлар үбеп, синең Кавиең».

7 февраль, 1940 ел, Суслово станциясе. Сәрвәр Әдһәмованың Кави Нәҗмигә язган хатыннан:

«Монда яши-яши, кайчакта пычрак тәнгә генә түгел, җанга да ябышкан кебек тоела.

Пычрак, вәхши тойгы. Куып җибәрәсе килә. Төрле-төрле типларны күрергә туры килде. Горькийның «На дне» пьесасындагыларны күреп кенә түгел, шулар арасында, алар белән аралашып та яшәргә туры килде...

Синең шатлыгың!»

19 февраль, 1940 ел, Суслово станциясе. Сәрвәр Әдһәмованың Кави Нәҗмигә язган хатыннан:

«Көне буе кар көрәдек. Язгы кояш җылыта, яктырта. Эшләве күңелле! Телогрейканы салып очырасы килә! Кайтуга синнән хат бар – кәефләр күтәрелеп китә!..»

26 апрель, 1940 ел, Суслово станциясе. Сәрвәр Әдһәмованың Кави Нәҗмигә язган хатыннан:

«Хәзер хатлар салуны бездән генә түгел, сездән килгәннәрен дә кыстылар. Айга бер генә хат бирәләр. Посылка алмау да хат килмәгән кебек авыр түгел. Хат көтү үзе күңелне юата торган иде. Хәзер ул хат килү өмете дә сүнде. Землянкага, үлек чыккан өйгә кайтасы килмәгән кебек, керәсе килми. Ярый әле эш бар, шул азрак юата. Тәүлегенә унөч-ундүрт сәгать эшлибез.

Көннәр матур түгел: җил, салкын, яз булганга охшамаган да. Барыгызны да үбәм. Синең шатлыгың».

14 сентябрь, 1940 ел, Суслово станциясе. Сәрвәр Әдһәмованың Кави Нәҗмигә язган хатыннан:

«...Кадерлем минем! Кайвакытта минем өстемдәге кием генә түгел (ә ул кием этләр талаган кебек, күп урыннардан иске, пычрак мамыгы күренеп, чыгып тора, ул киемнәрне миңа кадәр кемнәр генә кимәгәндер, телогрейканың урыны әллә кайчан чүплектә булырга тиеш, төсе дә, формасы да югалган, башта әллә нинди малахай, аякта чабаталар, алар инде нинди генә пычракларны измәгәннәр, нинди генә яңгырларда чыланмаганнар), җан да тоташ пычракка, нәҗескә буялган кебек тоела. Син, рухыңны югалтма, дип язасың, пессимизмга бирелмә, дисең. Бу пессимизм түгел, аның нәрсә икәнен шайтан да белмидер, тик мин үземнең элекке нужасыз, кара уйсыз булган тормышым булганга ышанмыйм инде, миңа тагын бәхетле тормыш булмас, ахрысы, һәм минем түземлегем бетеп килә...»

18 октябрь, 1940 ел, Суслово станциясе. Сәрвәр Әдһәмованың Кави Нәҗмигә язган хатыннан:

«...Кадерлем минем! Шатлыктан башым эшләүдән туктады... 16 октябрьдә иртәнге унда иреккә чыгам... Документлар әзер, тик китеп булмый – акчалары юк. Алмыйча ташлап китәргә уйлаган идем, акча алмыйча җибәрмиләр...

Нәрсә генә булса да, очрашуга күп калмады. Күп-күп итеп үбеп, Сәрвәр».

Омскидан Сәрвәрнең Казанга юллаган телеграммасы (рус телендә). «Казань, Международная, 19.

Кави Наджми. 27.Х. Еду семьдесят первым. Сарвар».

Легендага әверелгән мәхәббәт тарихы каян башлана соң? Сәрвәр Әдһәмова белән Кави Нәҗми 1920 нче елларда Казандагы әдәби кичәләрнең берсендә танышалар.

Ул еллардагы күпләр кебек, алар яңа киләчәк төзүгә ышаналар, гаилә тормышында да бер-берсенең иреген кысрыкламаска карар кылып, язылышуны кирәк тапмыйлар. 1927 елда уллары Тансык туа.

Тормышлары тыйнак, күркәм, өйләре тулы китап була. Сәрвәр Әдһәмова беренче булып, татар теленә Катаев, Горький, Толстой, Пушкин, Дефо, Свифтны тәрҗемә итә. Кави Нәҗминең дә иҗаты гөрләп бара.

1930 елда гаилә Международная (хәзерге Кави Нәҗми) урамында 19 нчы номерлы йортка яңа фатир алып күченә. Күп тә үтми, әлеге фатир иҗат кайнап торган урынга, үзенә күрә бер әдәби клубка әверелә. Монда күпсанлы татар язучылары, сәнгать әһелләре килеп йөри. Бу, әлбәттә, кемнәрдәдер көнчелек хисләре дә уятмый калмый...

1937 елда Кави Нәҗмине кулга алалар, ярты елдан – Сәрвәрне дә. Сәрвәр Әдһәмованы, суд карары чыгарып, Сиблагка этап белән озаталар. Әти-әнисеннән мәхрүм калган уллары Тансыкны Ирбит колониясенә җибәрәләр, әмма ул качып, Казанга кайта, чарлакларга яшеренеп яшәп йөри. Тансыкның кайтуын белеп алып, органнарга барып әйтүчеләр дә табыла. Баланы Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмованың туганнары Хатирә апа саклап кала. Ул тикшерүчеләргә янап, Тансыкны үз канаты астына ала.

Тансыкка мәктәп турында онытырга туры килә: халык дошманы баласы, аңа бар җирдә дә юллар ябык. Җәйләрен ул Ленин бакчасында кешеләрнең аяк киемнәрен чистарта, кышларын цирк артистларының балаларын карый...

Кави Нәҗмине Черек күлдәге ялгыз камерага биклиләр. Өч ай буе тилмертеп сорау алалар: резин таяклар белән кыйныйлар, наган сабы белән тешләрен төяләр, тәүлекләр буе йоклатмый-ашатмый сорау алалар. Ул карцерлардан да уза, бил тиңентен суда да тоталар, «шкаф»ка да ябалар. Сәрвәр белән Тансыкны китереп, күз алдында атабыз, дип яныйлар... Ахыр чиктә, Кави Нәҗми алар мәҗбүр иткән кәгазьләргә имзасын сала...

Кави Нәҗмине 1940 елга керер алдыннан – Яңа ел төненә каршы чыгаралар. Ул шунда ук Сәрвәрне азат итәр өчен йөри башлый. Әмма тиз генә барып чыкмый, Сәрвәр исеменә яңа донос килеп төшә. Сиблагта ул 1940 елның октябренә кадәр була.

Хатларында Сәрвәр Әдһәмова 40 градуслы зәмһәрир салкыннар, ачтан тилмерүе, авыруы турында да яза... Әмма Кавига юллаган хатларының күбесендә рух күтәренкелеген сакларга тырыша. Ул хатлар, коточкыч шартларда булуга карамастан... әдәбият турында сөйләшүләр белән өретелгән. Икесе дә иҗатка сусауларын кат-кат кабатлый, планнары белән уртаклаша.

Алар бер-берсенә «сүнмәс йолдызым», «шатлыгым минем» дип эндәшүдән туктамый. 1940 елның августында, иреккә чыгу мөмкинлеге киселеп, юл ябылгач, Сәрвәр иренә кайтуын көтмәскә кушып яза: «Театрга, кинога йөр, тулы канлы тормыш белән яшә...» Шул ук хатында хатын-кызлар мәсьәләсендә дә аңа тулы ирек бирүен белдерә, үз ихтыярыңда, мин рәнҗемим, ди. Кави Нәҗми аңа җавап хатында йөрәгендә бары тик аңа гына урын барлыгын әйтеп яза, ул изге урынга башка берәүнең дә дәгъва кыла алмавын белдерә: «Cин – минем тормышым, иҗатымның мәгънәсе, бу җирдә яшәвемнең нигезе». Һәм күрешмичә яшәгән көннәрен исәпләп чыгара: 40 ай!

Ай ярымнан Кави белән Тасик (Тансыкның өйдәге исеме), Хатирә апа Сәрвәрне вокзалда каршы ала. Сәрвәр Әдһәмова лагерьдан бик эштән чыгып, таушалып, аяклары бүрәнәдәй шешенеп кайта. Әмма озакламый хәл җыя, мантып китә. Тормыш кабат җайга салына. Йортлары әдәбият һәм иҗат кайнап торган үзәккә әверелә.

1951 елда Кави Нәҗми «Язгы җилләр» романы өчен СССРның Сталин исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Аның өстеннән тагын донос языла... Ул 1957 елда, 55 яшендә вафат була. Сәрвәр Әдһәмова якты дөньядан 1978 елда китеп бара.

Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмованың оныгы Фәридә Тансык кызының шундый сүзләре бар: «Хәзерге буын аларның кайсы хаклы, кайсы юк икәненә суд ясарга тиеш түгел, дип уйлыйм. Ачыктан-ачык хыянәткә, сатуга, явызлыкка, җинаятькә генә бәя биреп була, ә кешенең җанында ниләр булуына, намусына юктыр... Мин гаиләбездә бер генә мәртәбә дә совет режимына карата әйтелгән яман сүзне, хөкемне ишетмәдем. Әбием бик сабыр иде, ул һәр туган көннең кадерен белеп яшәде, ризыкның тәмен белеп. Сиблаг аны бик кырыс һәм гади шартларга да разый булырга өйрәткән иде: өстәл һәм урындык, карават булса, шул җитә...»

Луиза Янсуар белән Айдар Әхмәдиев әзерләде

"КУ" 5, 2020

Фото: архив; Кави Нәҗми, Сәрвәр Әдһәмова уллары һәм килене белән, 1952 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: