"Безнең нәсел – көчле рухлылар токымыннан!.."

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле кайтавазлары әле хәзер дә бик күпләрнең хәтерендә набат булып кабат-кабат чыңлый. Инде ул канкойгыч, җан өшеткеч авыр чордан соң бик күп еллар үтсә дә, фронттагы сугышчыларның һәм тылдагы «шинельсез солдатлар»ның тиңдәшсез батырлыклары, фидакарьлекләре хәзер дә бихисап күңелләрне тетрәндерә, сокландыра, уйландыра... Бүген без әнә шундый каһарман шәхесләребезнең тагын берсе - гомерен зәңгәр күккә, авиациягә багышлаган, һәм, сугыш чорында гаҗәеп батырлыклар күрсәтеп тә, үтә тыйнак булып кала белгән «Актаныш гастеллочысы» Мирзахәниф Мирзашәриф улы Шәрипов турында сөйләргә телибез. ...Аның белән беренче мәртәбә мәркәзебезнең Хөсәен Ямашев проспектындагы мәһабәт йортларның берсендә очраштык. Мирзахәниф аганың кызы һәм кияве белән Вологда шәһәреннән Казандагы якын туганнарына – Ибраһимовларга – кунакка кайткан бик бәхетле чагына туры килдек без. Чал чәчле, бөркет борынлы, ачык йөзле, күзләрендә Яшәү Уты янып торган ап-ак күлмәкле бу мөхтәрәм зат тәүге күрүдә-күрешүдә үк әңгәмәдәшенең күңелен яулап алырга сәләтле икән. Үз-үзен матур тотышы, ягымлы карашы, җанга якын сүзләре белән тиз арада ул сиңа күптәнге танышыңдай-дустыңдай тоела башлый. Тагын шунысы гаҗәп: андый шәхесләр белән бер-береңне чын күңелдән хөрмәт итеп, гөрләшеп сөйләшеп утырганда яшь аерымлыклары да сизелми – тәмам онытыла. Биредә, мөгаен, әңгәмә өчен уртак теманың булуы да якынайтадыр йөрәкләрне. Ә без исә Мирзахәниф ага белән Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы хатирәләрне яңартабыз. Инде унынчы дистәсен ваклый башласа да, хәтере әйбәт аның. Заманында хәрби очкычта штурман булып хезмәт иткән әлеге хөрмәтле ветеранның искиткеч гадилеге, ихлас эчкерсезлеге, үзеннән бигрәк, сугышчан дуслары, якыннары турында мавыгып-горурланып сөйләве дә сокландырды безне. Чын каһарманнар шулай булырга тиештер дә! Ә инде «Каһарман» сүзенә яңадан әйләнеп кайтсак, безнең, авыз тутырып: «Мирзахәниф ага Шәрипов – каһарманнарның да каһарманы ул!» – дип әйтәсебез килә. Болай дияргә ныклы дәлилләребез дә бар. Мәрхәмәтсез сугышның беренче көненнән үк башлап, ил өстендә Җиңү таңы атканчыга кадәр утлы гарасат эчендә кайнаган, катлаулы хәрби операцияләрдә катнашкан, бихисап дошман очкычларын, җирдәге терәк ныгытмаларын, һәртөрле техникаларын, җанлы көчләрен юк итүдә үзеннән лаеклы өлеш керткән Мирзахәниф ага аяусыз Үлем белән күп мәртәбәләр күзгә-күз очрашкан. Әмма һәркайсында да җиңеп чыккан! Шундый көчле ихтыярлы бөркет Ир-Егет итеп аны данлыклы Актаныш төбәге, газизләрдән газиз ике әтисе һәм әнисе, үтә кырыс тормыш университетлары һәм сугыш чоры академиясе тәрбияләгән. Хәер, биредә барысын да үз тәртибе белән сөйләп үтик әле... ...Серле-сихри исемле Чалманарат авылында 1916 елның 10 ноябрендә өченче бала булып дөньяга килгән Мирзахәнифне дә, апасы Сәлимә белән абыйсы Мирзафатыйхны да Язмыш дигән «үги ана» әлләни иркәләми. Тырыш вә булдыклы әтиләрен – сәүдә эше белән яратып шөгыльләнүче Мирзашәриф агайны «раскулачивать» иткәч, сөекле әниләре – Яңа Кормаш авылы кызы Гөлчирә абыстай, кадерле балаларын саклап калу ниятеннән, Шәмсемөхәммәт Ибраһимов атлы кешегә кияүгә чыга. Озакламый яңа ояда бер-бер артлы тагын ике ир бала – Мирзамөхәммәт белән Мирзакотдус җиһанга аваз сала. Ата-аналарын сөендереп, ай үсәсен көн үсәләр елгыр-җитез малайлар! Мирзахәниф үзе дә энекәшләрен күз уңыннан ычкындырмый – яшьтән үк һәртөрле эшкә ныклап өйрәтә. Шуңа да абыйларын бик яраталар алар.

Еллар үтеп, Мирзашәриф агайдан калган ике катлы агач йортны мәктәп иткәч, Шәмсемөхәммәт агайны улы Мирзамөхәммәт укырга, язарга да өйрәтә. «Барысы да әкренләп көйләнеп килә, тормышларыбыз рәтләнә!» – дип сөенеп йөргәндә генә, каһәр төшкән сугыш зилзиләсе алар корган җылы ояны тузгыта. Мирзахәниф абыйның бертуган абыйсы Мирзафатыйх белән үги әтисе Шәмсемөхәммәт тә фашист илбасарларга каршы изге көрәштә яу кырында шәһит китәләр. Днепрны кичкәндә, бертуган энесе Мирзамөхәммәт тә, авыр яраланып, туган ягына ике аяксыз кайта... Дөресрәге, Баку госпиталеннән ике шәфкать туташы озатып куялар аны бирегә. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Сугышчан Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән көчле рухлы 18 яшьлек каһарман егет тыныч тормышта да сынып-сыгылып төшми. Сугышка кадәр үк оста биюче, җырчы, тальянчы булган Мирзамөхәммәтнең яшәүгә мәхәббәте шулкадәр көчле була ки, ул, һәртөрле авырлыкларны бер-бер артлы җиңеп, махсус урта һәм югары педагогик белем алып, үрнәк гаилә корып, яңа мәктәп салдырып һәм аның алыштыргысыз директоры булып, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнеп, күпләрне сокландырып – «Актаныш Маресьевы» булып яшәвен дәвам итә! «Актаныш Маресьевы» дигәннән, бу тәкъбир-бәяләмәне иң беренче булып танылган язучы-публицист, аларның якташы Ягъсуф Шәфыйков «Татарстан» журналының 2007 елгы 8-9 нчы саннарында дөнья күргән күләмле язмасында әйткән иде. Әдипнең «Актаныш маресьевы һәм аның унбер баласы» дигән шул кыйссасы бик күпләрдә зур кызыксыну уятты. Ни әйтсәң дә, протез аякларында элеккечә оста итеп биергә дә өйрәнгән Мирзамөхәммәт гомерлек яры – җан сөйгәне Мөсәвәрәсе (Себергә сөрелгән Нурлыгаян мөәзин кызы!) белән 11 балага – 6 малайга, 5 кызга илаһи Яшәү Уты бүләк итә! Мондый зур рухи Батырлыкны һәркем кыла алмый. Өстәвенә, гаиләләрендәге һәр балалары – Раил, Фаил, Илфак, Рәшит, Гөлсинә, Илһам, Илһамия, Мөдәррис, Гөлҗидә, Дилбәр, Зөлфия, Тормыш дигән көрәш мәйданында Ходай Тәгалә билгеләгән үз урыннарын, үз тиңнәрен табып, матур гына гомер кичерәләр. Нинди генә һөнәр ияләре үсеп чыкмаган әлеге көчле-тирән тамырлы гаилә бакчасыннан: абруйлы игътисадчылар, атказанган сәнгать эшлеклеләре (баш режиссёр вә язучы-җитәкче), танылган мәдәният хезмәткәрләре, халык мәхәббәтен казанган мөгаллимәләр... Үз эшләренең чын осталары булган тегүче белән сатучы, слесарь белән кочегар, фермер белән авыл җирле үзидарәсе сәркатибе дә бар алар арасында! Мирзахәниф ага да нык горурлана үзенең шундый туганнары белән. Тик, ни кызганыч, Мирзамөхәммәт белән Мөсәвәрә генә озын гомерле була алмадылар. Беренче энекәше Мирзамөхәммәт алтынчы дистәсен тутырыр алдыннан гына бакый дөньяга күчте. Аның сөекле хатыны да, батыр йөрәкле иренең вакытсыз вафатын бик авыр кичереп, якыннарына, балаларына назлап баккан, тормышны өзелеп сөйгән нурлы күзләрен 68 нче яшендә мәңгегә йомды. Икенче энекәше – Мирзакотдус исә илле яшендә үк вафат булды. Аларны соңгы юлга озатышырга Мирзахәниф үзе дә, ерак араларны якын итеп, туган ягына «очып» кайткан иде. Шулчакта аңа һәр ике оя балаларын да бертигез дәрәҗәдә, игезәкләрдәй якын күреп, кадерләп тәрбияләп үстергән әнисе Гөлчирә абыстай (ул 103 кә кадәр яшәде, изге җаннарның берсе иде – урыны оҗмахның иң түрендә булсын! Амин...) болай дигән иде: – Туганнарың фани дөнья белән иртәрәк хушлаштылар, Мирзахәниф балакаем! Сиңа хәзер алар өчен дә яшәргә кирәк – нәселебезнең йөзенә кызыллык китермичә... Моңарчы сынатмадың... Кайда гына булсаң да, кайда гына торсаң да... Рәхмәт сиңа, улым! Ана рәхмәтенә лаек булудан да зуррак бүләк бармы икән бу дөньяда? Юктыр, мөгаен. Һәрхәлдә, Мирзахәниф ага үзе шулай уйлый. Әйе, үз гомерендә күпне күрергә, күпне кичерергә туры килде аңа. Такталачык авылында башлангыч, Иске Кормашта җидееллык мәктәпләрдә укып, Минзәлә педагогия училищесында аң-белем эстәгән яшүсмер, көтмәгәндә-уйламаганда, очучы булырга карар кыла. Моның үзенә күрә бер сәбәбе дә бар. Минзәләдә укыган чорда очраклы рәвештә генә очкычын җиргә «кунаклаткан» очучы белән сөйләшеп-танышып китә Мирзахәниф. Килешле хәрби киемдәге шул ир-ат, җыйнак гәүдәле, җитез хәрәкәтле, җитди йөзле яшүсмернең очкыч белән ныклап кызыксынуын күреп, аңа аэроклубка яисә училищега укырга барырга киңәш бирә. Мирзахәнифнең: «Ничек итеп?» – дигән соравына каршы ул, хәрбиләрчә кыска итеп: «Военкомат аша!» – дип җавап бирә... Яшүсмернең иңнәренә тылсымлы канатлар куйган шул ике сүз аны тиз арада Минзәлә район хәрби комиссариатына китереп җиткерә. Биредә очучы булырга җыенган тагын 27 яшүсмер бар икән. Хәрби комиссариат юлламасы белән аларның барысын да Казанга – очучылар хәзерли торган махсус мәктәпкә җибәрәләр.

[caption id="attachment_28451" align="aligncenter" width="474"]Бер Ана балалары – фронтовиклар Мирзахәниф һәм Мирзамөхәммәт, энеләре Мирзакотдус, сугышта хәбәрсез югалган бертуган абыйлары Мирзафатыйхның кызлары Лиза белән Зифа. 1946 нчы елгы фото. Бер Ана балалары – фронтовиклар Мирзахәниф һәм Мирзамөхәммәт, энеләре Мирзакотдус, сугышта хәбәрсез югалган бертуган абыйлары Мирзафатыйхның кызлары Лиза белән Зифа. 1946 нчы елгы фото.[/caption]

Биредә исә үтә таләпчән комиссия һәркемне саулык-сәламәтлек, аң-белем ягыннан «җиз иләк» аша үткәрә икән. Нәтиҗәдә, 27 яшүсмернең нибары өчесенә әлеге мәктәпкә керү бәхете елмая. Мирзахәнифне исә: «Сәламәтлегең бик әйбәт булса да, буең бераз кечкенәлектән, быел укырга ала алмыйбыз – киләсе елга килерсең!» – дип, өенә кайтарып җибәрәләр... Әмма инде егетнең хәрби хезмәткә алыныр чагы да килеп җиткән була. Мирзахәниф бер ел дәвамында Белоруссия хәрби округында кавалерия полкында тырышып хезмәт итә. Шулай да «Очучы булырга!» дигән кайнар теләге һич кенә дә суынмый аның. Көннәрдән бер көнне Мирзахәниф, кавалерия полкының комиссары Соловей янына барып, күңелендәге серен ачып бирә. «Очучылар хәзерли торган хәрби училищега укырга китәргә телим!» – ди ул. Әмма комиссарның һәр яктан да үрнәк әлеге татар егетен һич кенә дә полктан җибәрәсе килми. Шуннан соң Мирзахәниф, зур тәвәккәллек күрсәтеп, СССРның Оборона халык комиссары К.Е Ворошиловка шәхси хат яза. Җавап сүзе озак көттерми. 1938 елның 16 августында плацта хәрби өйрәнүләр үткәргән чакта Мирзахәниф янына полк дежурные килеп, кичекмәстән комиссар Соловей янына барырга куша. Аңа Климент Ефремовичтан хат килгән икән. Ворошилов рядовой Шәриповны тиз арада Чиләбегә – хәрби очучылар, штурманнар әзерли торган училищега укырга җибәрергә боерган!

[caption id="attachment_28452" align="aligncenter" width="442"]Мирзахәниф ага туган ягына кунакка кайткач. 2008 ел, июнь. Мирзахәниф ага туган ягына кунакка кайткач. 2008 ел, июнь.[/caption]

Шулай итеп, Мирзахәнифнең теләге тормышка аша. Әмма училищеда уку өчен урта белемле булу шарт икән – Верховный Башкомандующий И.В.Сталинның катгый таләбе шундый! Шуңа күрә булачак очучы-штурманга экстерн тәртибендә тиешле имтиханнарны кичекмәстән тапшыру бурычы куела. Сәләтле-зиһенле егет аларны да тиз арада җиңеп чыга. Хәрби училищеда баштарак: «Укырга керергә соңга калдыгыз, комиссия членнары инде таралышты», – дисәләр дә, нарком Ворошиловның хатын күрсәткәч, фикерләре үзгәрә. Полковник Шушаро рядовой Шәриповка, укытучыларның өйләренә барып, өч көн эчендә барлык имтиханнарны да тапшырырга кирәклеген әйтә. Егет, егетлеген итеп, шулай эшли дә!

Шаһинур МОСТАФИН, эзтабар язучы, Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы


Мәкалә сайтта кыскартылып урнаштырылды. Тулаем "КУ" журналының 6нчы (июнь, 2017) санында укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: