Логотип Казан Утлары
Хәтер

Без узган юллар

Мин гомерем буе республика матбугатында эшләдем. 90 яшемне тутырганда күргән-белгәннәрне, баштан кичергәннәрне искә төшереп, үзем белән таныштырыйм әле.

1941 елның июнь ае ахырындарак Чистай медицина рабфагын тәмамлап, туган-үскән авылым Мөслимгә кайттым. Ватан сугышы башланган вакыт, аның беренче көннәре иде.

Район газетасы редакциясенең барлык хезмәткәрләре дә мобилизацияләнгән, мөхәррир берүзе калган. Бер көнне күршебез Габдулла абый Шәймөхәммәтов (ул райкомда эшли иде, сугышка соңрак китте) урамда мине туктатып, редакциягә эшкә чакырды. Мин Медицина институтына укырга барырга җыенам дип уй-фикеремне аңлаткач, «Сугыш беткәч укырсың, Гитлерны тиз дөмектерәбез аны», — дип, үгетләвен дәвам итте. Ә икенче көнне мөхәррир Һади абый Кадыйров белән өйгә килеп керделәр. Сүз эш турында барды. Гәпләшә торгач, аңлаштык, килештек. Мөхәррир минем өчен тыныч иде, чөнки аяк сәламәт булмау аркасында (алтынчы сыйныфта укыган чагында бер фаҗигадән соң шулай калды: мәктәп залында узган җыелыштан соң балалар дәррәү кузгалып, авыр имән эскәмия белән минем өскә, нәкъ аякларга аудылар) мин хәрби хезмәттән азат идем. Әдәби хезмәткәр вазифасы өстенә миңа бер үк вакытта үзеннән-үзе күп эш йөкләнде, хәтта хисапчы хезмәте дә. Мөслим районының «Күмәк хуҗалык» газетасында эшләвем шулай башланды. Үзем дә абайламастан нык җигелдем. Мөхәррир райком вәкиле сыйфатында еш кына, системалы рәвештә диярлек, атны җигә дә (редакциянең үз аты бар иде) колхозларга чыгып китә. Берүзем калам. Телефонга ябышам, авылларга, колхоз идарәләренә, оешма һәм предприятиеләргә шалтыратам, сораштырып хәбәрләр җыя башлыйм, хат белән килгәннәре дә була, мөхәррир үзе дә барган җиреннән буш кул белән кайтмый. Шулай иттереп газетаның чираттагы саны барлыкка килә. Эш шул агым белән дәвам итә. Җиңел түгел иде. Типографиягә бәйләнгән мәшәкатьләр дә аз булмый.

Хәреф җыючылар яңа, өйрәнчегрәк, газетаны җыйнау озакка сузыла, еш кына төн уртасына хәтле, аннары «американка» машинасында басу башлана, кул белән әйләндереп эшлиләр. Таңнар ата. Иртәнгә өлгерергә кирәк. Газетаны халык көтә. Сугыш башлангач, радионы өзделәр, газета бердәнбер хәбәр чыганагы иде. Сугышның барышы, фронттагы хәлләр турындагы хәбәрләрне Казан тапшыруында радиоалгычтан ала идек.

Ул чорда газетаның төп темасы һәркайдагыча, әлбәттә, авыл эшчәннәренең хезмәтен яктырту иде. «Ашлык — фронтка!», «Һәр бөртек — дошманга атылган пуля» кебек өндәмәләр яки фронтка хатлар, фронтовикларның хатлары кебек язмалар, сугыш кырыннан хәбәрләр газета битләреннән төшеп тормады. Сугыш башлангач бөтен эш туктап калыр кебек иде. Әмма авыл сынатмады. Карты-яше, бала-чагага кадәр, бигрәк тә хатын-кызлар, җиңүне якынайту хакына фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп, эшкә тотынды. Моның мисалларын «Күмәк хуҗалык»ның шул чордагы саннарында күп күрергә мөмкин.

Сер түгел, сугыш чорында авылның мөшкел хәлдә калган чаклары да булды. Яз җиткәндә атлар, сыерлар еш кына күтәрмә хәлендә калалар иде, ашатырга юк яки җитми. Идарә вазифасында утыручылар мәҗбүридән мәҗбүри өй саен йөреп яңа уңышка кадәр әҗәткә ашлык җыялар, терлекләргә ашату өчен, әлбәттә, ризалык белән абзар, лапас, хәтта өй түбәләрен япкан саламны алып китәләр иде. Көз көне ашлыкны кырып-себереп диярлек дәүләт амбарларына илтәләр, ә язын чәчәргә бөртек җитмәгәндә чаналарда һәм уфалла арбаларында шул ук амбарлардан ташыйлар иде. Булды мондый хәлләр, барысын да хатын-кыз башкарды. Үзем шаһит.

Сентябрь аенда мөхәррир дә сугышка китеп барды. Ул вазифаны бераз вакыт, лаеклы кешесе табылганчы (ул коммунист булырга тиеш, ә мин әле комсомол яшендә, ягъни ярамыйм) мин башкардым. Мөхәррир дә булды, ә эш барыбер элеккечә дәвам итә, ул күбесенчә партия райкомы фәрманы белән авылларда, колхозларда йөри. Газета эше гадәттәгечә минем өстә. Газета чыгарырга мин әнә шулай өйрәндем. Чын күңелемнән яратып эшләдем. Шул вакытта язганнардан бер-ике очракны искә төшерик әле.

[caption id="attachment_26084" align="aligncenter" width="310"]Screenshot_1 Мөдәррис Мостафин[/caption]

1942 елның җәе. Кызу урак өсте. Эшнең барышы белән танышу өчен «Электро» колхозына (Вәрәшбаш авылы) килдем. Колхоз хисапчысы Тимерхан Борһанов белән кырга чыктык. Күз күреме җитмәслек басу урак уручы хатыннар белән тулы. Кояш кыздырып торган эссе һавада башларын да күтәрми эшлиләр җанкайларым. Икенче көнне телефон аша белештем, Сара Ханова дигән ханым 80 сутый (бер гектарга якын) урган, бу — дүрт-биш көнлек норма дигән сүз! Моны бүгенге кеше аңлый алмый, әлбәттә. Чөнки кул урагы белән уру, урылганны көлтәгә бәйләп бару, чабагач белән ашлык суктыру күптән бетте инде.

Шул ук 42нче елның кышы. Җәен-көзен эшне тәмамлап өлгерә алмаганлыктан, кайбер хуҗалыкларда көлтәгә бәйләнгән иген кырда, кар астында калды. Фрунзе исемендәге колхозда да (Салавыз Мухан авылы) шулай булды. Бер көнне колхоз рәисе (сугышта яраланып, кулы гарипләнеп кайткан Габдулла) идарә хезмәткәрләрен, укытучыларны, өлкәнрәк яшьтәге укучыларны туплап, кар астында калган көлтәләрне җыйнап чүмәләгә өю өчен төнге смена оештырды. Рәис чанасына утырып кырга мин дә бардым. Тулы ай кар күмгән кырны бик яхшы яктырта иде. Көлтәләр күмелгән урыннар калкыбрак тора, сәнәк, такта көрәк белән шул урынны актаралар да, бозланган көлтәләрне чанага өяләр, бер урынга ташып, чүмәләгә утырталар. Йөгерешә-йөгерешә эшлиләр. Карап торуы бер тамаша кебек, әмма кешеләрнең сокланыч фидакарьлеге иде бу.

Һич уйламаганда, көтмәгәндә кереп чумган бу эшем миңа чын мәктәп булды, канатландырды, өмет уятты, матбугат минем гомерлек һөнәремә әйләнде.

1943 елда көзгә табарак «Кызыл Татарстан» газетасының Әлмәт зонасындагы үз хәбәрчесе булып эшли башладым. Аннан язган беренче мәкаләмне әле дә хәтерлим. Кышкы чор булса да һәркайда ашлык сугу, җилгәрү, дәүләткә озату бара иде. Хәер, бара дию бик үк дөрес түгел, күп кенә урында сугылган ашлык ындыр табагында яки берәр амбарда, лапаста ята иде. Чөнки авылда эшләргә кеше җитми. Мин авылларда йөреп, тикшереп, өйрәнеп, хәлне аңлатып, бик тырышып мәкалә яздым. Һәм ул тиз арада газетада басылып чыкты. Мәкаләдәге фактлар, мисаллар мин язганча булса да, эчтәлеге нык үзгәртелгән — явызландырылган, исемен дә «Саботажниклар» дип куйганнар. Мин аптырап, куркып, район җитәкчеләре алдында гаепле кеше кебегрәк оялып йөрдем. Шул тирәдәрәк районга партия өлкә комитетының ул вакыттагы икенче секретаре Зиннәт Ибәтович Муратов килде. Ашлык суктыру һәм дәүләткә тапшыруның торышы, бу эштәге кимчелекләр турында киңәшмә үткәрде, хуҗалык һәм кайбер район җитәкчеләрен аякка бастырып, каты сүзләр белән сүгеп, кисәтте. Киңәшмә авыр хисләр калдырса да, тынычланып куйдым, димәк, дөрес «язганмын». Бу миңа тагын бер сабак, олы юлга кергәндә чирканчык алу булды.

1944 елны партия өлкә комитеты мине Лаеш районына җибәрде, берьюлы ике газета мөхәррире итеп. Русчасы 1930 елдан бирле чыга икән, ә шул ук «Большевик юлы» исемендә татарчасын оештырып чыгара башларга кирәк. Миңа, әлбәттә, бик җиңел булмады. Лаеш нигездә рус районы, татар газетасын чыгару өчен хәтта хәреф җыючы да табып булмады. Рус газетасында секретарь-әдәби хезмәткәр бар иде, татарчасында — юк, районда кулай кеше, теләүче табылмады. Хәреф җыярга рус газетасында (типографиядә) эшләүче, арада тәҗрибәлерәк Марина Морулева алынды. Җитез, яхшы хәтерле, оста эшче булып чыкты ул. Мине коткарды, мин язып бирәм, ул җыя, төзәтәсен төзәтә һәм барысын да тиз башкара иде. Гомумән, коллектив та тырыш иде. Җиңү көнен дә Лаешта каршыладым. Ул вакыттагы шатлыкны, күңелдәге хисне аңлатып бетерүе кыен.

Менә шундый хәлдә ике елга якын эшләдем. Аннан мине өлкә комитеты КПСС Үзәк комитеты каршындагы партия мәктәбенә укырга җибәрде. Журналистика бүлегендә укыдым. Аны тәмамлап кайткач, бик нык таләп итеп, районнарның берсенә райком секретаре булып барырга кыстадылар. Мин кат-кат, «матбугатта эшләргә телим» дип, үз сүземне тәкрарладым. Бик нык ачуландылар. Бәхәс шуның белән бетте: «Кызыл Татарстан»ның Минзәлә зонасындагы үз хәбәрчесе вазифасында Минзәләгә җибәрделәр.

1949 елның сентябрь аенда сугыш башлангач туктатылган комсомол-яшьләр газетасын «Яшь Сталинчы» исеме белән яңадан чыгара башлау турында карар игълан ителде. Бу — республика өчен күренекле вакыйга иде. Мине шунда чакырдылар. Хезмәт юлымның башындарак комсомолның Мөслим район комитеты секретаре булып та эшләгән идем, шуны да искә алыптыр инде, Казанга чакырдылар. Биредә мин башта авыл яшьләре бүлеген җитәкләдем, аннары пропаганда бүлеген дә тапшырдылар. Бу вакытта редакциядә күп кенә фронтовик язучы-шагыйрьләр эшләде: Гали Хуҗи (мөхәррир), Гамир Насыйри, Сәхаб Урайский, Шәрәф Мөдәррис. Штатта булмаса да Мәхмүт Хөсәен газета эшендә актив катнаша иде. Салих Сәйдәшев редакциядә, Гали Хуҗи янында еш була иде. Алар дуслыгының истәлеге булып «Халисә» дигән җыр калды. Бу көй бүгенге көндә дә җырлана. Газета битләрендә комсомол-яшьләр тормышыннан тыш культура-әдәбият, җир йөзендә сугыш булдырмау, тынычлыкны яклау темаларына зур урын бирелә иде.

Тагын районга киттем. Бу юлы Баулыга. Нефть чыга торган төбәктә эшләп карыйсы килде. Мине «Байрак» газетасының мөхәррире итеп билгеләделәр. Район газеталарының дүрт битле булып чыга башлаган чагы иде. Иҗат өчен мәйдан зур. Редакция коллективы район тормышын һәрьяклап киң яктыртырга тырышты. «Байрак» газетасы республикада яхшылар сафына басты. Миңа райкомның беренче секретареның газетага мөнәсәбәте ошамады. Аныңча райком вәкиле сыйфатында колхозларда булу кирәгрәк эш. Дөрес, бу — шул заманның чире иде. Мин районнан китү әмәлен эзли башладым. Җае чыкты, мәсьәлә тавыш-тынсыз гына хәл ителде.

Казанга кайткач, яңадан «Яшь Сталинчы»га урнаштым. Бу юлы җаваплы секретарь булып, һәм бер елга якын мөхәррир вазифасын башкардым. Соңгысы «вакытлыча» исеме белән. Комсомол Үзәк комитетында мине олы кешегә санаганнар, яшьрәк кадр табарга кушканнар. Илдә шундый шаукым да булып алды: җитәкчелектәге кадрларны тоташ яшьләргә алыштыру башланды. Шулай булса да мин хәйран озак вакытлыча мөхәррир булып утырдым.

1952 елны көзгә табарак Үзәк комитет карары белән Татарстан крайга әйләндерелде һәм өч өлкә игълан ителде. Берсе — Чистай төбәгендә. Һәркайсының үзенең газетасы булырга тиеш. Мин ул елны экстерн тәртибендә педагогия институтының тарих факультетын тәмамлаган һәм алга таба уку нияте белән аспирантурага керү имтиханын тапшырган идем. Уйларым чәлпәрәмә килде. Партия өлкә комитетына чакырып алдылар да Чистайда оештырылачак «Сталин байрагы» газетасына мөхәррир булып барырга тәкъдим иттеләр. Мин ризалык бирмәдем, каршы торып карадым. Өлкә комитетының икенче секретаре Салих Гыйлемхан улы Батыев берничә бүлек мөдирен тиз генә кабинетына чакырып алды да мәсьәләне аңлатып: «Безнең тәкъдимгә каршы килә, тыңламый, йә, нишләтәбез, мин партиядән чыгарырга тәкъдим итәм», — дип белдерде. Минем әле мондый уеннарны аңларлык тәҗрибәм юк иде, куркып, каушап калдым, партиядән чыгарылу да хурлык бит, риза булдым.

[caption id="attachment_26085" align="aligncenter" width="615"]Screenshot_2 Редакция коллегиясе. Сулдан уңга: Шәех Зәбиров, Гарәф Шәрәфетдинов, Алмаз Әхмәтов, Мөдәррис Мостафин (бүлек мөдирләре), Зәйни Төхфәтуллин (җаваплы секретарь), Шәмси Хамматов (редактор), Рафак Тимергалин (редактор урынбасары), Флорид Әгъэәмов (редактор урынбасары, культура бүлеге мөдире), Зариф Габитов, Заһит Хөснетдинов, Заһидулла Шәфигуллин (бүлек мөдирләре). 1968 ел.[/caption]

Чистайга хатыным Мәдинә Мөхәммәдьярова белән бергә киттек. Ул бу вакытта «Кызыл Татарстан»да корректор иде, ә Чистайда тәрҗемәче булып эшләде. Күренекле язучыбыз Нурихан Фәттахның университет тәмамлаган чагы иде бугай, ул да тәрҗемәче сыйфатында Чистайга килде. «Сталин байрагы» нигездә рус газетасыннан алынган язмалардан торырга тиеш иде. Шулай эшләнде дә.


"КУ" журналының 6нчы (июнь, 2014) санында басылды. Сайтта кыскартылып бирелде.

Төп фото:1zoom.ru
Калган фотолар "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев