Бер премия бирү тарихы

Аяз белән Ибраһим ага Салахов (1911–1963) арасында йөргән хатларны (350 бит) ике көн башымны күтәрмичә укып чыктым да тәэсирләремне теркәргә керештем.

Каторжан белән зек арасында зур аерма бар икән. Аяз үзен «З/К № 1 – Г- 732» ле каторжан дип атый. «Зек» сүзенең мәгънәсен төрле сүзлекләрдән эзләдем, тапмадым. Ә каторжанның атамасы «каторга»дан алынган. «Тоткыннарны каты режим шартларында авыр физик эшләрдә эшләтү белән бәйле аерым бер җәза төре һәм шундый мәҗбүри эшләрнеңурыны(патша Россиясендә һ.б. эксплуататор дәүләтләрдә)» диелгән(СССРда диелмәгән. –Н.Г.)татар теленең аңлатмалы сүзлегендә. Аяз Ибраһим агага үзенең каторжан булуын искәртә. Ибраһим ага үзен «зек» дип атый. Аяз аңа «Тайгак кичү» әсәре белән танышкач, «Сезнең тоткынлык шартлары безнекеннән нык үзгә булган икән», – дип яза.

Аяз үзе – сөргендә булып, аның җәзаларын татып кайткан кеше. Кайткач, үзенең хәле авыр булса да, совет хөкүмәте тарафыннан эзәрлекләнгән затларның язмышы белән кызыксынды. Сөргендә булып кайтканы өчен укуын дәвам итәргә рөхсәт юк, эшкә алмыйлар да алмыйлар, әсәрләрен бастыру турында сүз дә була алмый. Шул хәлендә дә аның Мин Шабай (1913–1963) дигән язучы өчен борчылып йөргәне хәтеремдә. Аяз 1973 елда Мин Шабайның «Якты өметләр» дип аталган повесть, хикәяләрҗыентыгынүзенеңкерешсүзе беләнТатарстан китапнәшриятында чыгарту артыннан йөргәне истә калган.

Ә Ибраһим ага Салахов белән Аязның ныклы аралашуы 1980нче елларның урталарыннан гына башланды. Ибраһим ага Казакъстанда яшәп иҗат итте. Беренче очрашулары Переделкино иҗат йортында булды бугай. Ибраһим ага Казакъстан Язучылар берлегенең әдәби фонды аша иҗат йортларына юллама ала иде ул вакытта. Менә шунда очрашканда, Аяз аның иҗат лабораториясенең ниндирәк дәрәҗәдә булуы белән кызыксынды. Беренче хат ирем тарафыннан 1983 елның 8 сентябрендә язылган. Аяз анда «Имәннәр тамырҗәйгәндә» әсәренә карата фикерләренҗиткергән. Ибраһим ага ул романын 1965 елда өч кисәктән торган тарихи роман-эпопея итеп язарга керешкән булган. Роман бик озак, күп көч түгеп, тарихи документларны, архив чыганакларын җентекләп өйрәнеп языла. Аралаша башлаганда ук, Ибраһим ага Аязга шул роман язмышының авыр хәлдә булуын җиткерә. Әсәрне ул 1965–1979 елларда язган. Ә аңа кадәр үк иҗат ителгән «Тайгак кичү» романын телгә дә алмый. Чөнки 1980 елларда да әле сәяси тоткынлыкта булган кешеләрнең истәлекләрен бастыруны күз алдына да китереп булмый. Ибраһим ага «Тайгак кичү«не машинкада өч данәдә бастырып, төрле урыннарга яшереп саклау хәстәрен күрә. Әлегә бары тик «Имәннәр тамыр җәйгәндә» әсәре турында гына сүз бара. Бу әсәргә мөнәсәбәтле үз фикерләремне дә теркәп китим әле. Иҗат йортында сөйләшүләрдән соң, Аяз Ибраһим агага ярдәм итү максатыннан аның кулъязмаларыбелән кызыксынды. Ибраһимаганың почеркыавыр укыла. Җитмәсә, әле гарәп язуында, әле латинчада, әле кириллицада. Менә табышмак?! Ибраһим ага ул язмаларны Рушания исемле бик итагатьле, ярдәмчел машинисткага да биргән. Рушания да ярдәм итәргә алынган. Әсәрнең битләре буталып беткән. Менә шуларны туплап, эзгә салып, аңлашылмаган җирләрен хатлар аша сораштырып, Аяз «Имәннәр тамыр җәйгәндә»не эшләргә алынды. Аның карт «зек»ка ярдәм итәргә теләге нык булган, романны ничек кенә булса да, тәртипкә салырга мәҗбүр итте. Мең бит тирәсе торган бу әсәрне Аяз 455 биткә калдырып, ниһаять, 1985 елдатәмамлады.

Аяз 1985 елның 12 мартында Ибраһим Салаховка хат яза. Анда аңа «Казан утлары»ның ул вакыттагы баш редакторы Ренат Хариска романга булган кешелекле игътибары өчен рәхмәт әйтеп, хат язарга куша. «Ул үзен бумәсьәләдә бик игътибарлы итеп күрсәтте. Рәхмәт аңа!» – дип яза Аяз.

1985 елның 18 декабрендә язылган гыйбрәтле хатыннан да өзек китерәсем килде. «Хөрмәтле вә гыйззәтле Ибраһим хәзрәтләре! Мең сәлам! Якынлашып килгән Яңа ел котлы булсын! Яңа ел яңа бәрәкәтле көннәр китерсен, илдә башланган үзгәрешләр тукталмасын, власть яратучы картлар, әрсез урталар, оятсыз яшьләр чәчрәп егылып төшсеннәр, илгә хаклык өстенлеге, якты офыклар, муллык-чынлык кайтсын!.. Амин! (СССР язучыларының давыллы VIII съезды турында сүз бара. – Н.Г.)

Җидесендә Мәскәүгә китәр алдыннан хатыңны алган идем. Сәфәр мәгънәле булды. Арзанлы кибәк очыручыларның заманы үтә кебек!.. Руслар һаман да көчле булып кала алды: В.Белов, В.Распутиннар үз җирләрен, үз халкын, үз иманнарын хаклап, чыгыш ясадылар, делегатлар аларны алкышлап озатты.Иң зур,иң төпле сүзне Евгений Евтушенко әйтә алды. Делегатлар аңа тантаналы алкыш белән җавап бирделәр, тулы теләктәшлек белдерделәр. Мәгәр съезд шактый кешеләрне сискәндергәндер дип уйлыйм...

15 июньдә кайттык. Кичә нәшриятка махсус барып, синең романның хәлен энәсеннән җебенә кадәр белештем. Кулъязма 27 июньдә производствога төшеп киткән, хәзер наборда... Әлегә хәлләр менә шулай. Саубул, Ибраһим ага, гаиләңә сәлам. Ихлас сәлам белән, Аяз.»

Ә инде 1986 елның16 гыйнварында язган хатында: «Вәгъдәләшкән буенча сиңа икешәр данә журнал һәм син сораган башка вак-төякләрне салам. Кабул кылып ал. Китапның хәлен хәбәр иткән идем, хатны алгансыңдыр. Хат яз. Ихлас хөрмәт белән, Аяз», – дигән сүзләр бар.

«7май, 1986 ел. ХөрмәтлеИбраһимага! Мәзәккешеикәнсез сез, әй!.. Китапчыкты, Сезнең кулга барып керде, күрдегез... Һәм ни миңа, ни редакторга хәбәр-хәтер, рәхмәт әйтүюк!КичәЯхъяшаккатыптора: «Чыктымыул китап, әллә юкмы?» – дип кадапалды... Сез хәзер: «Булды бу, китабым чыкты, Казанның да, нәшриятның да, миңа булышкан кешеләрнең дә хаҗәте калмады, чәнчелеп китсеннәр!» – дип, мыек астыннан көлеп йөргәнгә охшап калдыгыз. Нигә алай? Китап ошамадымыәллә?.. Минем сезне бик күп мәшәкатьләрдән коткарып калуым килешмәдеме?..Сезгә ышануы бик кыен икән!Миңа берни кирәкми, ә редакторга һәм нәшрият директорына хат язарга иде.Сезнең мунчалага әйләнеп, саргаеп беткән мең битлек макулатурадан йөз чөермичә кулъязманы кабул итеп алдылар, сабырлык белән тыңладылар, китап итеп чыгардылар. Ике айдан артык вакыт узды бит инде. Хатны язмый тордым, сездән хәбәр килерме дип көттем. Аптырап, Аяз.»

Аязның мондый усал хаты Ибраһим аганың кәефен боза, билгеле. Ул да Аязны артык ашыктыруда гаепләп, ачуланып хат яза. Аяз хатыннан: «11 июль 1986 ел. Хөрмәтле Ибраһим ага! Әгәрминһәрвак-төякөченкиләчәктәкөябашласам,юк,Ибраһим ага, мин мондагы әтрәк-әләмнәр, буш куыклар белән көрәшә-көрәшә кискенлеккә дә, усаллыкка да өйрәнгән кеше, мин икеләнү дигән нәрсәне белмим, ялагайлануны кабул итмим, икейөзлелекне тирәмә якын да китермим. Шулай яшәдем, шулай яшәрмен дә... Ихтирам белән, Аяз.»

«26 ноябрь, 1986 ел. «К.У.» ларының 11нче саны чыкты. Романның башындагы «Әшһәде әннә...» дип башланып киткән җирен төшереп калдырганнар.Куркаклар! Үзенә бер колорит биреп тора иде ул! Мәгәр без милли характерны бирергә теләсәк, үткән заманга багышланган әсәрләрдә Коръән, диннән башка беркая да бара алмыйбыз лабаса! Марксизмны белмәгән, белә дә алмаган татар халкы нигәдер ышанган ич! Халыкның нәрсәгә инануын белмәгән килеш аның җанына ничек үтеп кермәк кирәк?! Мин дингә ышанамда, ләкинзаман аңа киртә куйган. Әтиеммулла улыиде, әнием– Коръән хафиз кызы, икесе дә заманча дәрәҗәдә атеистлар булдылар, безгә дә шул тәрбияне бирделәр...

7 декабрьдә РСФСР язучыларының съездына кузгалабыз. Бездән тулы беротряд – утызга якын кеше: делегат һәм кунаклар. Отряд бара – корал гына иске, күгәргән сөңгеләр, атмый торган мылтыклар. Отрядка өч хатын-кыз да тыкканнар. Татар язучылары әдәбиятның какшаган бинасын хатын-кыз белән терәтеп куярга ният тота башлады... Нишлисең – йомшаклар заманасы...

Ихлас күңелдән саулык-сәламәтлек теләп калам. Аяз.»

«22 гыйнвар, 1987 ел.

Кадерле Ибраһим ага!

Утыз җидедә егылганнардан бары тик син исән калдың. Син күргәнне хәзер беркем дә бөтен тулылыгы белән бирә алмас, син татыганны әдәбиятта беркетеп куясы иде бит! Беләм, синең улелларга багышланган хикәяләрең барын ишеткән идем, ни хәлдә икән алар? Кайда? Кем кулында? Син аларга нинди киләчәк көтәсең?..Ихлас сүз, ихлас фикерләр хәзер кирәк булыр... Мәгәр, заман, чор, дөреслек таләпләре күпләрне үзгәрергә мәҗбүр итәчәк әле дип өметләнәм! Мәскәү журналларында редакторларны алыштырып бетерделәр. Мин Залыгинның, Баклановның газеталардагы чыгышларын укыдым, алар җитди үзгәрешләр вәгъдә итәләр, бездә дә булачак ич ул үзгәрешләр. Булачак!.. Ихлас хөрмәт белән, Аяз.»

«8 октябрь, 1987 ел. Пицунда.

Ренат, хәерле көн! (Ренат Хариска хат – Н.Г.)

Кешеләрбез күргән елларның ниндиаяусыз,файдасыз, шомлыһәмкуркыныч булганын белергә тиешләр. Нигә алар аны Рыбаковны, Приставкинны, К.Симоновны укып кына, «Тәүбә» яки башка фильмнарныкарапкына белергә тиешләр?.. Татарларныкырмаганмы Сталин? М.Галәүне, К.Тинчуринны, Г.Ибраһимовны һ.б. һ.б. ларны үтермәгәнме? Без бу хакта һаман авыз йомып, берни булмагандай, дивана кыяфәтендә яшәргә тиешме?.. Ибраһим ага Салаховның кулъязмаларын эзләп алырга кирәк, алар Казанда бар, бер нөсхәсен Туфан кулында дип ишеттем... Әгәр теле, язылыш рәвеше бүгенге көн югарылыгында булмаса,мин Ибраһим агага ярдәм итәргә әзер. Бер тиен акчасы кирәкми, бары тик ул әйбер дөнья күрсен иде. Иртәгәгә калдыру –җинаять! Хөрмәт белән, Аяз». Бу турыда тагын Аяз Ибраһим агага Пицундадан хәбәр хаты яза.

«9 ноябрь, 1987 ел. Пицундадан Ренат Харис исеменә хат язып, ашыгыч рәвештә синең кулъязманы эзләп табуын һәм һич кичекмәстән журналга кертеп җибәрүен үтенгән идем. О, дөнья чыннан да үзгәргәндер, хактыр бу, Р.Харис җитдилек күрсәткән, синең кулъязманы эзләп алган, укып чыккан, журналга планлаштырган әсәрләрне алдагы айларга күчереп, синең кулъязманы «К.У.» журналының 4нче санына бастыруны планлаштырган. («Тайгак кичү» романы турында сүз бара – Н.Г.) ...Котлыймһәм сөенәм! Исән яшәгез, бәлки, сезнең гомернең таҗы булырлык китап менә хәзер дөнья күрәдер.

Хаксызга җәзаланган чордашларыгыз арасыннан исән калган бердәнбер язучы буларак, сез вөҗданыгыз, намусыгыз кушканны башкарып чыккансыз, бернинди данга, матди байлыкка өметләнмичә, еллар буе күз нурыгызны ак кәгазь өстенә түккәнсез... (Яклаучылар белән рәттән бу әсәргә аяк чалучылар да атлыгып торыр. Бу хәбәрне әлегә беркем дә белмәсен.) Килештекме?

Исән-сау яшә. Гаиләңә сәлам. Аяз.»

«9 гыйнвар, 1988 ел.

Кадерле Ибраһим ага!

Котлауларың килде. Рәхмәт! 60 яшькә Лауреат булып барам. Партиясез, элекке каторжан, «З/К № 1 – Г- 732», җаваплы урында утырмаган язучыпровинциядә Казанда чыккан китабы өчен премия алды. («При свете зарниц» китабы турында сүз бара – Н.Г.) Дөнья аз булса да үзгәрә дигәнне аңлатмыймыни бу?! Язмаларың журналда искиткеч нәрсә булачак! Китап итеп чыгару турында да сүз кузгатып йөрим. Яшә!

Әле Рафаэль Мостафин бер исемлек бирде. Мәскәүдән «Дружба народов»тан Сталин режимы чорында газапланган язучыларның исемлеген сораганнар икән. Ул үзе белгәннәрне теркәгән, мин Мәхмүт Бөдәйли һәм чордашым Адлер Тимергалин исемнәрен өстәдем. Исемлекне сиңа җибәрергә сөйләштек. Берсенең дә исеме онытылмасын иде! Озак тотма! Синең хәтерең шәплеген беләм, ул чорлар онытыла торган түгел. Мин, мәсәлән, этап, лагерь, төрмә юлларын бергә үткән меңнәрчә исем-фамилияләрне хәтерлим. Сагынып, Аяз.»

(Ул исемлек шушы язмаларда теркәлгән. Исемлектәге 20 шәхес атып үтерелгәннәрдән, ә 13е – «исән» кайтып иҗатларын дәвам иттерүчеләр – Н.Г.)

«18 гыйнвар, 1988 ел. Казан.

Хәерле көн, Ибраһим ага!

Аллаһы боерса, әсәрең укылачак. Мин аерыла алмыйча, бер тында укып чыктым. Татар укучысының күзен татарча басылган җитди әсәрләр дә ачарга тиеш!

Синең каторга юлың бөтенләй үзгә булган. Без бүтәнчә яшәдек, бүтәнчәрәк... Сау булып тор, Ибраһим ага. Яратып, ихтирам белән, Аяз.»

«28 август 1988 ел. Переделкино.

Кадерле Ибраһим ага!

«Тайгак кичү» журналда басылды. Кулъязмаң китап булып та чыгып өлгерәдер инде. Мин бәләкәй генә кереш сүз дә яздым. Гәрчә мондый әсәргә өстәп, сүз әйтү дә кыен. Әсәр – Җан авазы. Мин аны шулай дип атадым да.

Ихлас сагынып, сәламнәремне юллыйм. Аяз.»

«19 февраль, 1989 ел. Казан.

Кадерле Ибраһим агай!

Күптән түгел союзда идарә утырышына җыелдык. Быел Тукай бүләгенә тәкъдим ителәчәк кандидатлар каралды. Секцияләр үз утырышларында карап, идарә карамагына 9 кандидат тәкъдим иткәннәр икән. Фәрваз Миңнуллин сезнең исемне һәм романны бик нык яклады.

«Китап булыпчыгыпҗитмәгән!» диючеләр дә булды. Инде киләсе елга өметләник.

Хуш булып тор, Ибраһим агай!

Гаиләңә сәлам! Тирән ихтирам белән, Аяз.»

«2 апрель, 1989 ел. Переделкино.

24 мартта язган хатыңны алдым, ихлас рәхмәт! «Мин һәрвакыт уйлыйм, мөгаен, Хак Тәгалә сине минем белән очраштыргандыр. Изге эшләр өчен...» дигәнсең. Зур сүз әйткәнсең, олы сүз. Синең кебек якты шәхес авызыннан мондый зур бәяне ишетү, үзең әйткәндәй, мөкәфәт. Янәшә яшәргә, уй-фикер алмашып гомер итәргә язсын. Яктылыгыңны саклап озак яшә, бирешмә!

Сау бул, чирләмә, хат яз, дөньяң тыныч һәм ипле булсын, тирән ихтирам белән, яратып, Аяз.»

Аяз Ибраһим аганы «Илче» кыяфәтендә күреп, тасвирлап калдырырга тели.

(Дәвамы бар)

"КУ" 04,2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: