Логотип Казан Утлары
Хәтер

Башкае киселгән нәселем Агачы...

Башкае киселгән нәселем Агачы Тамырдан таралып, дөньяга җәелгән. Яшәргә! Яшәргә! Азатлык алмыйча, Кузгалып китү юк быелгы җәемнән.

(Азатлык мәйданы)

Башкае киселгән нәселем Агачы

Тамырдан таралып, дөньяга җәелгән.
Яшәргә! Яшәргә! Азатлык алмыйча,
Кузгалып китү юк быелгы җәемнән.
Җәелгән җиремә – үлемсез Агачым,
Иелмәс иңнәре биеккә үрелгән.
Яшәргә! Яшәргә! Яшәүләр кешегә
Мең кабат газаплы булса да үлемнән.
Коллыкны яндырып каныбыз дөрләсен,
Дөрләсен, сүнмәсен – ант итик, Ватанчы:
Йә бозлы йортыма азатлык яуларбыз,
Йә янып бетәрбез, кол булып калганчы!
Илемә багышлап үземне, сүземне,
Ачлыкта утырам шул газиз нигездә.
Яшәүне сөям мин!..
Сөягем белән, Ил.
Иреккә илтүче юлларны тигезлә!

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев