Логотип Казан Утлары
Хәтер

Балачакта

Яз килгәч тә, тауга чыга идек, Ерганаклар ерып йөрергә. Ераккарак качып китә идек, Чакырсалар өйгә керергә.

Яз килгәч тә, тауга чыга идек,
Ерганаклар ерып йөрергә.
Ераккарак качып китә идек,
Чакырсалар өйгә керергә.
Ашау-эчү онытыла иде –
Тик ерылсын тауда кар суы.
Тик күренсен дәртле Кандыз буйлап
Бәрелә-ватыла бозлар агуы.
Ашыгып аккан ерганаклар кебек
Узган икән шулчак гомер дә.
Артта калды инде балачагым,
Тирән эзләр сызып күңелдә.
Уйланамын хәзер:
Бу гомерем
Ерганактай юлдан агамы?
Узган юлларымда, күзгә күренеп,
Чаткы кадәр якты каламы?
Кырлар буйлап агып,
Ерганаклар
Сугаралар иген басуын.
Ниләр бирә илгә минем болай
Гомер юлым буйлап баруым?!

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигыр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев