Логотип Казан Утлары
Хәтер

Ак бүре (баллада)

...Килде Явыз Иван да, Сүнде илдә иман да – Коелды кан, коелды. Соңгы бүре, ак бүре, Күзең кайчан йомылды?!

Урмандамы, кырдамы,

Шигырьдәме, җырдамы –

Кырдык кына бүрене.

...Соңгы бүре, ак бүре,

Үлеме син, тереме?

Төркиләрнең юлдашы,

Байрагында кояшы –

Бүре башы, син кайда?

Гасырлар чоңгылында

Югалдыңмы Кытайда?

Таркатып ыруыңны,

Туздырып җир-суыңны,

Монгол явы кудымы?

Муеныңа Чыңгызхан

Чылбыр бәйләп куйдымы?

Мондый җәза-хурлыкка,

Кара төндәй коллыкка

Елый-елый түздеңме?

Әллә зынҗыр-богауны

Чәйнәп кенә өздеңме?

Тагын яулар калыкты,

Алар сиңа каныкты,

Буйсынмас рухың күреп,

Соңгы бүре, ак бүре,

Каршыма кил йөгереп.

Афәттән йолып алыйм,

Иркәләп, сыйлап калыйм...

Юк, тарих кире какты.

...Таркалып төште беркөн

Төркиләр каһанаты.

...Килде Явыз Иван да,

Сүнде илдә иман да –

Коелды кан, коелды.

Соңгы бүре, ак бүре,

Күзең кайчан йомылды?!

Йөрәктә әрни яра:

Таркалу һаман бара.

...Әгәр дә булсаң тере,

Үз илеңә кайт кире,

Соңгы бүре, ак бүре!

 

 

"КУ" 02, 2019

Фото: pixabay.com

Теги: шигърият шигъри хәтер

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев