50 ЕЛ УЗГАЧ

Журналыбызның 50 еллык юбилее уңае белән бу язманың басылуына да нәкъ 50 ел икән. «Ун елга якын эшлекле мөнәсәбәттә торам» дип тә әйткәнмен бит әле. Димәк, бүгенгедән караганда, бергә-бергә 60 еллап гомер кичерелгән. Үзе бер озын гомер!

Бу вакыт аралыгында дәрьяларда күпме сулар акты да, җир йөзендә ниләр генә булып бетмәде! Шушы дәвердә, ким дигәндә, ике буын алышынды; ил-мәмләкәтләрдә йөзләрчә патша-ханнар, президентлар хакимлек итеп китеп бардылар... Үзгәрәк булса да, рухи дөньяда да шундый ук үзгәреш-яңарышлар. Һәр чорның үз идеологиясе, үз социаль катламнары, үз хаким итү ысуллары. Үзебезнең ил-җирлекне генә алыйк. Өлкән буын хәтерли булыр: бишьеллыклар, шәхес культы чоры, «җепшеклек» еллары, торгынлык дәвере, үзгәртеп кору җилләре, демократик хәрәкәтләр, халыкларда милли үзаң уяну, СССР таркалу, дефолт галәмәтләре, халыкара ызгышлар, шовинизм чаткылары... Озак еллар буе, «шөкер, без сугыш күрмәгән буын» дип, эчке сөенү белән юанып йөрсәк тә, аның өшеткеч сулышы, барыбер, безне дә эләктереп алды (күрәсең, сугыш ул – кешелек яшәешенең бер формасыдыр инде...) Кемгә дә булса – күршеме, илдәш-җирдәшме – кайгы-хәсрәт килсә, ул иҗат кешесе, бу очракта язучы йөрәге аша үтә. Явызлык-яманлык белән көрәшү, гаделлеккә  омтылу – ул язучының миссиясе, аның вөҗдан, намус эше.

«Казан утлары»ның 100 еллыгы уңае белән махсус китап-альбом әзерләгәндә, журнал архивын барлап, бер гасыр эчендә чыккан саннарны актарып-өйрәнеп утырганда килгән уйлар бу. Чыннан да, безнең язучыларыбызның күбесе халык тормышы белән яшәгән фидакяр затлар икән. Үз иман-идеаллары өчен көрәш юлында аларның байтагы корбан да булган. Журналда чыккан әсәрләрнең күбесе шуны раслый.

Фәкать үзебезнеке дип әйтерлек матди-милли байлыгыбыз юк диярлек. Әмма без зур рухи байлыкка ия. Ул – бөек мирас. Сүз уңаеннан, шунысын да әйтеп үтим: моннан 50 еллар элек күңелдә йөрткән хыял-теләкне дә тормышка ашырдык, ниһаять, журнал архивы булдырылды; журналның 100 елда чыккан саннарының иң зур өлеше редакциядә бар хәзер.) 

«Казан утлары» мирасы исә – безнең рухи хәзинәбезнең төп өлешләренең берсе. Горурлык хисе уята торган мирас. Мондый хисне моннан 15 еллар элек, журналның 1000 саны чыгу уңае белән «Сүнмәс утлар балкышы» дигән уникаль китап әзерләгәндә дә тойган идем. Хәзер дә шундый хисләр кичерәм.

Алда әйтелгәнчә, 60 елларга сузылган әдәби гомерем турыдан-туры «Казан утлары» белән бәйләнгән (көнем «Казан утлары» дип язылган чынаяктан иртәнге чәй эчү белән башлана). Яшьлек елларымнан башлап, картлык көннәремә кадәр дип тә әйтеп буладыр. 60 еллар уртасында (студент елларында, армиягә хәтле һәм кайткач) редакциядә 2 еллап эшләп алган идем. Соңрак, 1989 елдан 2014 елга кадәр, ягъни 25 елга якын баш мөхәррир йөген тартырга туры килде. Хәзер дә, редакциядә эшләмәсәм дә, бүгенге эш вазифам буенча да, редколлегия әгъзасы буларак та, гомумән, күңел кушуы буенча да көн саен диярлек редакциягә кереп чыгам. Шулай итеп, «Казан утлары» яшәү мәгънәмнең төп бер өлеше булып чыкты. Язмышка рәхмәт! Аның 100 еллык юбилей бәйрәмендә якын хезмәттәшләр белән бер сафта булу үзе бер бәхет бит!
Май, 2022 ел

 

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: