Логотип Казан Утлары
Хәтер

***

...Татар торган йортта гомер бакый Балкып тора нурлы яктылык.

Үзгә бер нур – илһам нуры балкый

Татар гомер кичкән һәр өйдә.

Килеп чыккан татар бистәсенә

Кыен чакта Максим Горький да.

Ул үлемнән үзен саклап калган,

Нурын тоеп шушы бистәнең.

Гәрчә белгән үзе нинди җилнең

Татарларга таба искәнен.

Ул үлемнән үзен саклап калган

Татар җире, татар илендә.

Горький сүзе: «Минем татарларым!» –

Тарихларга кергән легенда.

Сагындыра бүген, сагындыра

Горькийга хас җанга якынлык...

...Татар торган йортта гомер бакый

Балкып тора нурлы яктылык.

 

Фото: personalguide.ru

Теги: шигъри хәтер

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев