ЮКСЫНДЫРЫП ИСКӘ ТӨШӘ...
Язучы Хәйдәр Гайнетдиновның тууына 70 ел.
Язучы Хәйдәр Гайнетдиновның (1952-2000) тууына 70 ел тулды. Бу
исемне ишетүгә, олпат гәүдәле, көләч йөзле сүрәте килеп баса, ул әйткән
төртмәле сүзләр искә төшә, җырлап торган чаклары хәтердә яңара. Әйе,
гаҗәеп матур җырлый иде ул, әмма беркайчан да табигатьтән бирелгән
моңлы тавышы белән дә, бөек җырчы Илһам Шакировның якын кардәше
булуы белән дә беркайчан масаймады, гомумән, аның концертларда, халык
алдында чыгыш ясаганы булмады кебек. Дуслары даирәсендә генә, анда да
әле, күңелнең моң көткән халәтендә генә җырлый торган иде ул.
...Тагын әле Хәйдәр Гайнетдиновның затлы каләм белән язылган
хикәяләре искә төшә. Язганының үтә камиллегенә омтылганга күрә, үз-үзенә
чамадан тыш таләпчән булуына күрә аның күңелендә йөргән күп кенә
әсәрләре кәгазъгә төшеп өлгермәгәндер сыман тоела. Шулай да Хәйдәр
үзеннән соң гаҗәеп бай, һәм килер буыннарга бик тә кирәкле әдәби һәм
журнлистлык мирасы калдырды.
Татарстан язучылар берлеге сайтында аның иҗат һәм тормыш юлы
турында мондый мәгълүмат бирелә.
Хәйдәр Гайфетдин улы Гайнетдинов (Хәйдәр) 1952 елның 27
ноябрендә Татарстанның Зәй районы Дүрт Мунча авылында хезмәткәр
гаиләсендә туа. 1970 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ел колхозда
эшли, аннары, Казан университетның татар филологиясе бүлегендә югары
белем ала. 1976-1987 елларда «Ялкын» журналында өлкән редактор, бүлек
редакторы, җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1989 елда Мәскәүдә
Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый. 1989–
1991 елларда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасының бүлек
мөдире, 1991 елдан «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар
компаниясендә (ДТРК) өлкән редактор, алып баручы булып эшли.
Х. Гайнетдинов – әдәбиятка җитмешенче еллар башында килгән буын
татар шагыйрьләреннән берсе. Шигъри әсәрләре белән ул республика
көндәлек матбугатында 1974 елдан бирле катнаша, 1982 елда Татарстан
китап нәшриятында лирик шигырьләре һәм бер поэмасы («Иске кара урман»)
тупланган «Ут теле» исемле тәүге җыентыгы дөнья күрә. Авторның поэтик
иҗаты үзенең күтәренке, оптимистик рухы, тормышта кешелеклелек,
матурлык, шатлык тантанасын сурәтләве, ил-халыкның һәртөрле бәла-
казаларны җиңеп якты киләчәккә таба горур атлап баруын раславы белән
игътибарны җәлеп итә.
Ул укучыларга хикәя, очерклары һәм газета-журналларда басылган
әдәби тәрҗемәләре белән дә билгеле.
2000 елның 23 июлендә вафат була, туган авылы зиратына җирләнә.
Татарстан телевидениесендә эшләгән елларда Хәйдәр Гайнетдинов
“Җомга көн кич белән” исемле гаять популяр әдәби тапшыру белән
беррәттән, Казан мәчетләренең тарихы белән таныштыручы тапшырулар
циклы да оештырды. Халыкның иманга кайткан, дини гыйлемгә, тарихи
мәгълүматка сусаган вакытында, 1990 еллар, башында Ходай үзе кушкан эш
булгандыр, һәм Хәйдәр абый Аның шушы әмерне үзенә бер вазифа дип кабул
иткәндер кебек тоела. Бу дөньяда кылган игелекле гамәлләре әҗер-савап
булып язылса иде.
Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган язмада Хәйдәр Гайнетдиновның
“Ай күңелдә кала” дигән хикәясе урын алган. Сез аны Айдар Хафизов
укуында ишетерсез. 1989 елгы язма.
Фото: архивтан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев