Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Йолдыз Шәрәпова– әдәби иҗатын балалар дөньясына багышлаган каләм иясе.

Балалар шагыйрәсе, журналист Йолдыз Шәрәпова- балалар дөньясын нечкә тоемлаучы язучы.

Балалар шагыйрәсе, журналист Йолдыз Шәрәпова 1962 елның 10

апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы

гаиләсендә туа. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлап, укуын Казан

дәүләт университетының филология факультетында дәвам иттерә. 1984 елда

бер ел «Ялкын» журналында, аннары бер ел Биектау район газетасында

корректор булып эшли. 1986 елдан ул – «Яшь ленинчы» (хәзерге

«Сабантуй») газетасы хезмәткәре, соңгы елларда редакциянең әдәбият

бүлеген җитәкли. Хәзерге вакытта “Шәһри Казан” газетасында хезмәт куя.

Йолдыз Шәрәпова– әдәби иҗатын балалар дөньясына багышлаган

каләм иясе. 1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри

җыентыгы дөнья күрә һәм укучылар арасында үткәрелгән «Ел китабы – 94»

бәйгесендә икенче урынны яулый. Шул вакыттан башлап берничә буын

балаларыбыз аның әсәрләре йогынтысында тәрбияләнә. Шагыйрә 2002 елда

республика журналистларының «Журналистикада абруйлы исем»

номинациясендә «Бәллүр каләм» бүләгенә лаек була, 2004 елда аңа Татарстан

Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе бирелә. Күп кенә

шигырьләре мәктәп дәреслекләренә, хрестоматияләргә кертелә, балалар

язучыларының күмәк җыентыкларында урын ала.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев