Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Язучы, шагыйрә, журналист Дания Гайнетдиновага 70 яшь

Шагыйрә Дания Гайнетдиновага 70 яшь.

БАЛАЛАРНЫҢ ЯКЫН ДУСТЫ

Танылган язучы, журналист һәм рәссам, Татарстанның атказанган

сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинова үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Ул 1952 елның 2 гыйнварында Теләче районының Олы Тиләҗи авылында

дөньяга килгән. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын

тәмамлаганнан соң хезмәт юлын 1975 елда Татарстан китап нәшриятында

редактор булып эшләүдән башлый. Шул елларда республика матбугатенда

беренче иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре, нәсерләре, рецензияләре басыла.

1984 елда Д. Гайнетдинова Татарстан язучылар берлеге каршындагы Әдәби

фонд оешмасына эшкә күчә. Күренекле әдипләр белән аралашу, иҗат

остаханәләре эшендә катнашу яшь каләмнең әдәби осталыгын һәм иҗат

активлыгын үстерүгә уңай йогынты ясый.

Шулай да аның иҗат юлының иң зур өлеше Татарстан радиосы белән

бәйләнгән. 1991 елда ул балалар һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар

редакциясенә өлкән мөхәррир булып килә һәм бик тиздән язмышына язылган

бер эш булуын аңлап ала. Шул вакыттан бирле Дания ханым “Гөлбакча”,

“Көмеш кыңгырау”, “Сердәшханә”, “Язучылар – балаларга”, “Табигать

дуслары” тапшыруларының алыштыргысыз авторы һәм мөхәррире. Ул

биредә радиодраматург буларак та ачылды, аның тарафыннан татар һәм чит

ил авторларының әсәрләре буенча дистәләгән радиоспектакльләр эшләнде.

1995 елда балалар өчен иң яхшы радиопостановкаларга Россия күләмендә

оештырылган конкурста җиңеп чыкты. Авторның “Яңа ел төнендә”,

“Тылсым дөньясы”, “Әкият иленә сәяхәт” кебек, эчтәлекләре белән

мавыктыргыч та, маҗаралы да, тәрбияви дә радиоспеектакльләре Татарстан

радиосы фондында саклана.

Радио эшләгән елларында Дания Гайнетдинова халык яратып кабул

иткән җырлар авторы буларак та танылды. Хезмәттәшебезнең һәм 

каләмдәшебезнең юбилеен котлап, журнал укучылар ингътибарына аның

шигырьләреннән һәм аларга иҗат ителгән җырлардан төзелгән

радиокомпозиция тәкъдим итәбез. Ходай биргән гомернең һәр мизгеленнән

тәм табып, саулыкта-сәламәтлектә иҗат итәргә язсын Сезгә, Дания ханым!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев