Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Янды бер шәм таңнарда...

Рөстәм Акъегетнең (Фәйзуллин) тууына 70 яшь тулды.

Шушы елның 5 мартында безнең хезмәттәшебез, затлы каләмле

шагыйрь һәм журналист Рөстәм Акъегетнең (Фәйзуллин) тууына 70 яшь тулды. Шушы юбилеен каршыларга нибары ярты ел вакыт калып килгәндә, узган елның җәендә, туганнары, дус-ишләре белән бәхилләшергә дә өлгермичә, бакыйлыкка китеп барды.

“Янды бер шәм таңнарда...” Бу – Рөстәм Акъегетнең соңгы китабының исеме. Шушы сүзгә никадәр мәгънә сыйган. Күз алдына китерик. Ул шәм халыкның күген җаһилият караңгылыгы каплаган озын шыксыз төннәрдә кешеләрнең күңеленә якты бирергә, өмет бирергә талпынып янгандыр. Шул шәмнең яктысы берзаман күктә кояш булып кабынгандыр. Караңгылыкны куып, офыктан яктылык ташкыны агыла башлагандыр. Ә безнең шәм, кара төндә үзен-үзе аямыйча көн яктысын саклап калган шәм, кайчан да бер таң

атсын искәртеп янган шәм, үзе дәшеп китергән таң шәфәгындә - җиңү тантанасы мизгелләрендә соңгы тамчысына кадәр якты биреп калырга ашыга.

Менә бу шигьри образда, без, әлбәттә инде, шагыйрьнең үзен күрәбез, туган телне, милләтне ничек тә саклап калырга тырышып, эчтән янып, эчтән көеп яшәгән тулы бер буын зыялыларының сурәтен күрәбез. Рөстәм Фәйзуллинга 60 яшъ тулган көннәрдә, моннан 10 ел элек була инде бу, мин аны котлап, тост әйткән идем:

Ике игезәк исем күк –

Радио һәм... Акъегет

Бәйләгән аларны тәкъдир

Инә белән җеп кебек.

Микрофон һәм каләм белән

Ут-ядрәләр атты ул,

Әйтеп булмаган сүзне дә

Әйтү җаен тапты ул.

Хакимнәр барлык кавемне

Салганда бер калыпка

“Телнең күрке – сүз” булуын

Аңдатты бар халыкка.

Тузганактай тузгыганны

Бергә җыю кирәктә

“Кардәшлеккә чикләр юк!” – дип,

Эндәште ул милләткә.

Янды бер шәм төннәр буе,

Янды бер шәм таңнарда.

Якты бирде юл югалтып,

Кара төндә калганга...

Тик бу шәм янмый заяга,

Бу яну китмәс бушка.

Таңга чыккан шәм яктысы

Әверелер кояшка.

Акъегет һәм Радио –

Ике игезәк исем...

Рөстәм – Радио өчен туган,

Радио – Рөстәм өчен!

Әлбәттә, бу такмак, әтйкәнемчә, Рөстәм Акъегетнең юбилей

мәҗлесендәге бәйрәм рухында, бераз гына салып һәм шаянлык салып язылган иде. Шулай да бу юлларда каһарманның бөтен барлыгы аз-азлап булса да күрсәтелгән дип уйлыйм.

Аның яшүсмер чаклары илдә “җепшеклек еллары” дип тарихка кергән бер заманга туры килә. Абыйсы – булачак зур шагыйрь Равил Фәйзуллинның егет вакытлары, студент чаклары. Әти-әниләре Әминә апа белән Габдрахман аганың Әмәт тавы итәгендә урнашкан курчак кебек өйләре вакыты-вакыты белән иҗади яшьләрнең әдәби кичәләрен хәтерләтә. Монда хикмәт, монда

хөррият, монда шигърият! Яшьләр ярыша-ярыша яңа шигырьләрен укыйлар, яңа җырлар туа, бәхәс куба, очкыннар чәчри... Дөнья тарихында үз эзен салган, мең еллык әдәбияты булган халыкның мескен хәлгә төшүе, татар мәктәпләренең ябылуы, татар теленең кысылуы... Боларның барысына карата ризасызлык бәреп чыга шушы мәйданда. Болар гади генә егетләр түгел, рухлары белән чын революционерлар, дөньян төбе тамырыннан әйләндереп капларлык энергия чыганаклары!..

Менә шундый шартларда үсә, формалаша Рөстәм исемле әлеге малай. Һәм әнә шул чактан ук аның садә күңелендә туган телне яклау, милләтне уяту максаты формалаша. Шуңа күрә дә ул 1974 елда Казан университетын тәмамлауга ук Татарстан радиосына, аның әдәбият-сәнгать редакциясенә эшкә килә. Тагын бер елдан – 1975 тә максатына бару юлында зур бер адым ясый. Фикердәше Рим Кәримов белән бергәләп “Тел күрке – сүз” тапшыруын башлап җибәрә. Укучыларга аңлатып тору артык булыр, ул елларда бу үзе

зур батырлык. Бөтен дөньясы “Татар телен бетерәбез!” дип кычкырган бер вакытта бит бу! Аңа каршы килүчеләр дә булмый калмагандыр, аяк чалучылар да табылгандыр, ләкин Рөстәм җитәкчеләр белән сөйләшә белә иде, аңлаша белә иде, үзенең какшамас фикерен дәлилләп, ышандыра белә иде. Татарстан дәүләт телеканалының әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясе баш мөхәрире булып күчкәч, “Кардәшлеккә чикләр юк” дигән тапшырулары белән бөтен дөньяга сибелеп яшәгән милләттәшләребезне шушы редакция тирәсенә туплауга кереште Рөстәм. Телевидениедә берничә ел гына эшләде ул, әмма аз гына вакыт эчендә тапшыруларга яңа сулыш биреп өлгерде.

1990 елда ул туган йорты кебек якын күргән Татарстан радиосына

әйләнеп кайтты. Дөньяның кинәт үзгәргән, Татарстанның союздаш

республика статусы алу өчен көрәш алып барган вакытлар иде. Безнең радио шушы көрәшнең алгы сафында булды. Һәм аның сиздерми генә төптән эш алып бара торган иделогы, “күләгәдәге штаб начальнигы”, әлбәттә, Рөстәм Фәйзуллин иде. Аның радиода куйган хезмәтен җенлекләп саный китсәк, бик озакка сузылыр. Кыскартам. Ул әзерләгән тапшырулар, радиоспектакльләр,

радиопостановкалар хәзер инде алтын фондыбызның зур бер өлешен тәшкил итә. Яңа гасырга кергәч, радоның форматы үзгәргән бер вакытта электән сакланып килгән радиоспектакльләргә заманча сулыш өреп, халыкка җиткерү өчен биниһая зур көч куйды Р. Фәйзуллин. Шуның өстенә, җанын-тәнен аямыйча, дип әйтсәк дөрес булыр, узган гасыр башларында, әле тавыш яздыру җиһазлары яңа гына барлыкка килгән заманнарда яшәгән күренекле шәхесләрнең тавышларын эзләү белән шөгыльләнде. Халык арасында, төрле оешмаларда могҗиза белән сакланып калган граммофон тәлинкәләреннән, теткәләнеп беткән магнитофон тасмаларыннан дистәләгән уникаль язмалар күчереп алды. Кыскасы, безнең милләт бүгенге таркаулык һәм битарафлык чорын исән-аман үтеп, кайчан да булса бер иркен сулыш алуга ирешсә, Рөстәм Фәйзуллин куйган фидакарь хезмәтнең кадерен аңлаячак әле.

... Менә шушы олпат шәхес узган ел арабыздан китеп барды. Көтмәгәндәрәк булды бу хәл, шуңа да безнең коллективта әле дә күз яшенең кипкәне юк. 19 нчы июльдә вафат булды, 20 сендә туган авылы - Балык бистәсе районынынң Юлсубино – Балтач авылы зиратында әти-әнисе Әминә апа һәм Габдрахман абый янәшәсендә җир куенына иңдерелде. Ярата иде ул кендек каны тамган шушы газиз җирен, гомере буе сагынып яшәде, Балтач авылының һәр гаиләсе, һәр кешесе турында озаклап-озаклап, хөрмәт белән сөйли иде. Һәм менә туган туфрак үз баласын мәрхәмәтле куенына алды.

Рөстәм Фәйзуллин, әйткәнемчә, бай аудиомирас калдырып китте. Ләкин кырык елдан артык гомер эчендә әзерләнгән әнә шул язмалар арасыннан аның үз тавышын сакланганнары бик аз. Юк дәрәҗәсендә аз. Сәер хәл, әмма дөресе шулай. Кирәгеннән артык тыйнак иде шул Рөстәм. Эфирга чыгарга атлыгып тормады. Ул язган текстларны күбрәк дикторлар яисә махсус чакырылган артистлар укый иде. Шулай да, бәхетебезгә, кайбер интевьюларда әңгәмәдәшенә бирелгән кыска гына сорауларда аның үз тавышы да ишетелеп ала. Журналның бу санында игътибарыгызга тәкъдим ителә торган тапшыру – әнә шундый сирәк очрый торган язмаларның берсе. Рөстәм Фәйзуллин аны вафатына нибары ике ай калып килгәндә, 2020 елның 20 июнендә, күренекле галимебез Әбрар Кәримуллинның тууына 90 ел тулуга багышлап әзерләгән иде. Тапшыруның башында Равил Рахмани галимнең тормыш юлы һәм гыйльми эшчәнлегенең әһәмияте турында сөйли, аннары Илдус Әхмәтҗан Әбрар аганың “Татар түрә булса...” дигән мәкаләсеннән өзекләр укый, соңыннан Рөстәм Фәйзуллинның Әбрар Кәримуллин белән 1995 елда язып алынган күләмле әңгәмәсе бирелә. Тыңлыйк әле шушы тапшыруны, дуслар, аның каһарманының да, авторының да якты рухларын искә алып тыңлыйк.

Нәсим Акмал

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев