Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Түбәтәйле әдип

Күренекле шагыйрь, утлар-сулар кичкән фронтовик, күп санлы  җырлар авторы Мәхмүт Хөсәеннең тууына 100 ел тулды.


Күренекле шагыйрь, утлар-сулар кичкән фронтовик, күп санлы 
җырлар авторы Мәхмүт Хөсәеннең тууына 100 ел тулды. Шул уңайдан без 
журнал укучылар игътибарына гаҗәеп кызыклы һәм күңелгә сафлык бирә 
торган бер тарихи аудиоязма тәкъдим итәргә булдык. Аңа кадәр 
шагыйрьнең тормыш юлына кагылышлы мәгълүмат алыйк.
Мәхмүт Хөсәен (Мәхмүт Хафиз улы Хөсәенов) 1923 елның 15 
апрелендә хәзерге Казакъстан республикасының Көнбатыш Казакъстан 
өлкәсе Җаңакала районы Урда авылында туган. 1941 елда Кызылъяр 
шәһәрендә татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, пионервожатый, 
газета хезмәткәре, культмассовик булып эшли. Бөек Ватан 
сугышы башлангач, Мәхмүт Хөсәен үзе теләп, армия сафларына 
баса. Фронтның алгы сызыгында сугыша, канлы бәрелешләрдә катнаша, 
берничә тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен «Кызыл Байрак», 
«Кызыл Йолдыз» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1945 
елда Ленинградта Югары Артиллерия мәктәбендә укый, аннары 1947 
елның июненә кадәр Ленинградта һәм Казанда командир булып хезмәт 
итә.
1947–1952 елларда Мәхмүт Хөсәен Казан дәүләт университетының 
татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, озак еллар Татарстан китап 
нәшриятында башта редактор, аннары матур әдәбият редакциясе мөдире 
булып эшли. 1976 елдан – язучы-профессионал, әдәби иҗат эше белән 
генә шөгыльләнә. 
Мәхмүт Хөсәеннең безнең рухиятыбызда җырчы-шагыйрь буларак та  
үз урыны бар.  Аның шигырьләренә татар, башкорт һәм казакъ 
композиторлары, яшь һәм үзешчән музыкантлар тарафыннан ике 150 дән 
артык җыр язылган. Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре украин, үзбәк, 
литва, таҗик, кыргыз, удмурт, мари, чуваш, каракалпак һәм монгол 
телләрендә басылып чыккан. Рус һәм казакъ телләрендә исә аның өч 
мөстәкыйль җыентыгы бар.  Мәхмүт Хөсәеннең үзе исән чагында ук 
кырыкка якын китабы дөнья күрде. 
Өлкәнрәк тыңлаучыларыбыз хәтерлидер, Мәхмүт Хөсәен 
сәхнәләрдән чыгыш ясарга ярата иде. Халыкның Горький паркына аның 
шигырь сөйләгәнен тыңларга йөргән чаклары бар иде. Бәлки шуңадыр, 
аерым әдәби даирәләр тарафыннан аны кечерәйтебрәк крсәтү, эстрада 
шагыйре итеп кенә бәяләү галәмәте сизелде. Ләкин күңел биреп укып 
карасаң, Мәхмүт Хөсәен зур һәм тирән иҗат иясе икәнлеге аңлашыла. Бу 
– халыкчан шигърият. 
Совет елларында Казанда татар зыялылары арасында милли киемнән 
ваз кичмәгән ике генә шәхес бар иде кебек. Аларның берсе – ак калфаклы 
сандугачыбыз Сара Садыйкова булса, икенчесе – Мәхмүт Хөсәен. Аның 
бизәкле түбәтәе беркайчан да башыннан төшмәде, шул рәвешчә ул үз 
халкына ахыргача тугрылыклы булуын ачыктан-ачык күрсәтә белде. Бу ул 
заманнарда үзенә күрә бер батырлык иде. 
QR-код ярдәмендә сайтыбызга керүгә, Мәхмүт Хөсәеннең атаклы 
музыкантларыбызга һәм композиторларыбызга багышланган 
шиыгрьләреннән төзелгән радиокомпозиция ачылып китәчәк.  Мәхмүт 
Хөсәен укуындагы шигырьләр 1980 еллар ахырында язып алынган. 
Программа дәвамында сез шулай ук Салих Сәйдәшев, Заһидулла Яруллин, 
Сара Садыйкова, Исмәгыйль Һилалов һәм Рөстәм Яхин әсәрләрен 
республикабызның танылган музыкантлары һәм авторларның үз 
башкаруында ишетерсез. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев