Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Клара Булатова үзенең гомер юлында 85 нче язын каршы алды.

18 март көнне танылган шагыйрә, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Клара Булатова үзенең гомер юлында 85 нче язын каршы алачак.

СӨБХАНАЛЛАҺЫ, ДИЕП КОТЛЫЙБЫЗ!

18 март көнне танылган шагыйрә, Татарстанның Габдулла Тукай

исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Клара Булатова үзенең гомер юлында 85 нче язын каршы алды. Клара апабыз әле бүген дә кулында каләмен нык тота, илһамланып иҗат итә. Ихласыбыздан яратып һәм сокланып «Сөбханаллаһы!» дибез. Һәм без аның матур юбилеен котлап, Татарстан радиосы белән берлектә үзенчәлекле бүләк әзерләдек. Бу - Клара Булатованың иҗатына багышланган тапшыру.

Аның авторы - радио журналисты, Клара апаның каләмдәше һәм якын дусты Дания Гайнетдинова. Биредә шагыйрәнең зур иҗат белән үрелеп барган тормыш юлы бәян ителә, Татарстанның халык артисты Тәлгать Хаматшин укуында «Сәяхәтнамәләр» һәм «Келәү» дигән китапларына кергән шигырьләре яңгырый. Клара Булатованың үзе белән журналистлар Д. Гайнетдинова һәм Г. Кәримова үткәргән әңгәмәләр дә тыңлаучыларыбызда кызыксыну уятыр, дип ышанабыз. Шулай ук өлкән әдипләр Нәкый Исәнбәтнең, Гамил Афзалның, әдәбият тәнкыйтьчесе Равил Лотфуллинның Клара Булатова иҗатына кагылышлы фикерләрен һәм шагыйрәнең шигырьләренә язылган жырлар ишетерсез.

Хөрмәтле әдибәбез Клара Гариф кызы шушы бүләкне озак еллар дәвамында мәктәпләрдә үзе белем һәм тәрбия биргән күп санлы укучыларының һәм аны иҗатын сөючеләрнең олы рәхмәте дип кабул итсә иде.

Нәсим АКМАЛ

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев