ТАТАРЧАДА – РУХЫМ, РУСЧАДА – ШИГЪРИ ЭСТЕТИКАМ...
Сәнгать белгече, шагыйрә, тәрҗемәче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Розалина Гомәр кызы Шаһиеваның тууына 80 ел.
Сәнгать белгече, шагыйрә, тәрҗемәче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Розалина Гомәр кызы Шаһиеваның тууына 80 ел.
Татар энциклопедиясе мәгълүматларына караганда, ул 1945 елның 28 июлендә Яшел Үзән районының Бишнә авылында туган. 1968 елда Казан университетын тәмамлап, Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда фәнни хезмәткәр, аннары, 1990-1991 елларда шунда ук Татарстан сәнгате бүлеге мөдире булып эшли. 1991 елдан – «Казан» милли мәдәният үзәгендә сәнгать бүлеге мөдире, директор урынбасары, бер үк вакытта (2008–2010) «Хәзинә» галереясы мөдире дә.
Иҗатына килгәндә, ул татар сәнгате коллекциясе (1920 елларга караган шәмаилләр, графика) туплый. Музей экспозицияләре авторы, Милли мәдәният музее, Б.Урманче музее концепцияләренең автордашы.
Хезмәтләре (альбомнар, күргәзмә каталоглары, мәкаләләр) татар халкының гамәли-бизәлеш сәнгатенә,
Б.Урманче, Ф.Таһиров, Т.Хаҗиәхмәтов, И.Зарипов, В.Попов, В.Скобеев, Ш.Нигъмәтуллин, Ә.Ильясова, Р.Кәримуллин, Р.Килдебәков һ.б. рәссамнарның иҗатына, татар китабы сәнгатенә багышлана.
Казанда Солтангалиев мәйданында куелган «Ефәк юлы», «Казанның барлыкка килүе», «Чыңгызхан турында риваять» театральләштерелгән тамаша-мистерия куелышларының сценарийларын яза.
Мәктәп елларында ук шигъри иҗатка тартылса да, Р.Шаһиева шактый соңарып, өлгереп җиткәч кенә, шагыйрә буларак танылу алды. Әдәби каләменең үзенчәлеге тагын шунда: ул татар телендә дә, рус телендә дә бердәй камил иҗат итте. Үзе бу хакта: «Татарчада – рухым, русчада – шигъри эстетикам», – дияргә ярата иде. Аның шигырьләре хискә бай, драматик рухлы. Аларда еш кына борынгы төрки поэтик жанрлар хәзерге шигырь формалары белән үрелеп бара. Р.Шаһиева – «Кара мәрҗәннәр» (1997), «Ниса» (2003), «Шигърият – тереклек суы» (2011) һ.б. шигырь җыентыклары авторы. Ул шулай ук К.Насыйри, Дәрдемәнд, Ф.Хөсни, С.Хәким, Р.Фәйзуллин кебек күп кенә татар шагыйрьләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итте.
Р.Шаһиева 2024 елның 13 май көнендә Казанда вафат булды. Тагын берничә көннән Татарстан радиосы дулкыннарында аның якты рухына багышланган тапшыру яңгырады. Сез аны QR-код ярдәмендә сайтыбызга кереп тыңлый аласыз. Тапшыруда хезмәттәшебез Дания Гайнетдинованың Розалина Шаһиева белән 2015 елда яздырылган әңгәмәсе урын алган. Хәзер инде аларның икесе дә бакыйлыкта. Сез биредә шулай ук Р.Шаһиеваның кайбер шигырьләрен үз укуында ишетерсез.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев