Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ТАТАР МОҢЫН ЯШӘТЕРЛЕК ЯШЬЛӘР КИЛӘ...

Татарстанның халык артисты Венера Хәсән кызы Гәрәеваның тууына 80 ел.

Бөтен гомемерен халык җырларының сафлыгын саклау, аларга безнең

заманның рухын, эчтәлеген салып, шул энҗе-мәрҗәннәргә тиң хәзинәне

халыкның үзенә кайтарып бирү өчен җан атып яшәгән, туган тел өчен үз

көрәшен алып барган данлыклы музыкант, озак еллар дәвамында Татар

дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры булып эшләгән җитәкче,

Татарстанның халык артисты Венера Хәсән кызы Гәрәеваның тууына 80 ел.

Ул 1943 елның 25 июнендә Арча районының Өчиле авылында

туа. Үсеп буйга җиткәч, халкыбызның җыр-моңнарына гашыйк булып үскән

кыз Алабуга культура-агарту училищесына укырга керә. Җыр һәм бию

ансамбле җитәкчесе Җәүдәт Айдаров аның матур тавышын ишетеп, аны

җитәкләп диярлек үз янына эшкә алып китә. 1961 елда була бу хәл. Һәм менә

шл көннәрдән алып, гомеренең соңгы чигенә чаклы Венера ханымның иҗат

юлы шушы коллектив белән аерылгысыз булып бәйләнгән.

Юбилее уңаеннан без журнал укучылар игътибарына 2017 елның 7

декабрендә эфирга чыккан бер тапшыруны тәкъдим итәргә булдык. Ул Җыр

һәм бию ансамбле оешуга 80 ел тулу уңаеннан әзерләнгән иде һәм анда

Венера Гәрәева шушы иҗат коллективының үткәненә, бүгенге көненә,

киләчәгенә бәйле уйлары, хатирәләре белән уртаклаша. Әйтик, үзеннән соң

хор белән җитәкчелекне дәвам иттерүче Нияз Гәрәевның эшчәнлегенә ул

болай дип бәя бирә:

“Мин аны улым белән бер күрәм. Ул безгә кадәр булган һәм без дәвам

иткән традицияләрне кабул итеп алды. Димәк, “алтын фондыбыз” сакланып

калачак, дигән сүз. Төрле хәлләр булды, җитәкчеләр алышынган вакытта

ансамбльдән “шоу” ясарга теләүчеләр дә булды. Ходай безне саклады шул бу

нәрсәдән, аларга бер-ике айдан китәргә туры килде. Бу бер мәзәк тарих

булып кереп калды.

Хәзерге вакытта хорның, оркестрның яңгырашы да, биюләрнең

куелышы да ерактан, тамырлардан килгән традицияләргә нигезләнеп, милли

йөзләрен югалтмадылар. Безнең озак яшәвебездән дә киләдер инде бу.

Оркестр җитәкчесе Рәшит Мостафин да, хормейстер Раилә Гарипова да, мин

үзем дә ансамбльгә 1960 нчы елларда ук килгән кешеләр бит. Мин әле

пенсиягә киткәндә дә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов та,

Нияз Гәрәев та шушы юлдан тайпылмаска сүз бирделәр.

Ходай бирсен, ансамбльнең 100 еллыгын да үткәрергә язсын. Мин әле

шуңа сөенәм, телебез авыр хәлдә калган, моңны саклак бик авырлашкан

ушыш вакытта никадәр конкурслар үткәрелә: “Татар моңы”, “Татар җыры”,

“Ваһапов конкурсы”... Бу конкурслар яшәгән вакытта татар моңы яшәр, дип

уйлыйм. Чөнки яшь буынна яңадан өйрәтергә кирәк. Моң ул генетика белән,

нәселдән килә торгандыр. Әгәр татарның нәселе исән икән, менә бу

конкурслар яши икән, аларда катнашкан яшьләр безнең җырларның рухын

аңларлар, заманнар үтәр, ә җырлар нәкъ элеккечә моң белән яңгырар дип

ышанам мин. Татар милләте – моңа лаеклы милләт, чөнки ул бөек милләт.

Аның нинди зәвыклы сәнгате бар, нинди затлы әдәбияты бар. Минем иң

курыкканым шул: әгәр дә гасырлар дәвамында язылган әсәрләрне укырга,

җырларны җырларга кеше калмаса, сөйләргә кеше булмаса, мин аны

дөньякүләм зур бер хәсрәт дип кабул итәр идем. Хәзер безнең иң зур бурыч –

телне саклау. Ансамбль дә, башка иҗат коллективлары да, бердәм булып,

менә шушы максатка хезмәт итәргә тиештер. Ниязга рәхмәт. Ул шушы

бурычка бик нык игътибар итә, аның өчен җырның һәр сүзе, һәр иҗеге

кадерле. Мин бик сөенәм, хәзерге вакытта безне алыштырырга менә шундый

бөек, көчле яшьләр килә...

Әңгәмәне музыка белгече Гөлназ

Гыйльми алып бара.

Фото: архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев