Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Талмас канатлар куйды. 1 кисәк.

12 сентябрьдә танылган язучы һәм журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллинның тууына 90 ел тула.

12 сентябрьдә танылган язучы һәм журналист, Татарстанның

атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллинның тууына 90 ел тулды. Тарихка “җепшеклек еллары” дип кереп калган заманда шәхес буларак формалашып, шул чорның идеалларын әдәбиятка алып килгән әдипләр буынының күренекле бер вәкиле иде ул.

Хәниф аганың исемен ишетүгә малай чакта хәтергә уелып калган бер вакыйга күз алдында яңара. 1973 елда, аның “Канатлар талмасын” повесты басылып чыккач, авыл халкы “Казан утлары"н кулдан-кулга йөртеп укыган иде. Менә бер көнне безнең өйгә күрше-күлән җыелды. Бер-берсен бүлдерә- бүлдерә яңа әсәр тикшерәләр. Шул чакта күрше Шакир абыйның: “Ничек курыкмыйча язган бу моны, башына җитә күрмәсеннәр тагын егетнең”, - дип борчылып әйткәне истә калган. Әйе, ул заманда бу әсәр дөньяны шаулатты.

Татар әдәбиятында совет җәмгыятен эчтән таркатып килүче чирләрне авыл районы мисалында күрсәтеп бирә алган иң беренче кыю әсәр, мөган, шушы булгандыр. Әлбәттә, бүгенге катлаулы көнебез күзлегеннән караганда, анда күтәрелгән проблемалар, каһарманнарны тетрәткән борчу-хәсрәтләр тоныкланып калган кебек тоелырга мөмкин. Ләкин менә үз заманында язучы әсәрне палач балтасына башын куйган хәлдә иҗат иткән. Шакир абый монысын дөрес тоемлаган.

Хәниф ага озак еллар Сарман районы газетасында эшләде. Чын

мәгънәсендәге Хәниф Хәйруллин газетасы иде ул. Үз тирәсенә районның талантлы яшьләрен туплап, аларны олы әдәбит дөньясына алып керде. Әсәрләренең каһарманнары да башлыча Сарман кешеләре иде. Авыл тормышына багышланган мәкаләләрен, очеркларын халык көтеп алды. Без аның төбәк тарихына бәйле “Бакыр базының серләре”, “Алмаз ихтыяр”, ”Канлы еллар, авыр юллар”, “Хуҗида үскән батыр” исемле документаль  очеркларын, балалар өчен язылган «Тылсымлы таяк табышы» исемле маҗаралы повестен укып үстек. Шулай да ижатының иң югары офыгы, аны әдиплек биеклегенә күтәргән әсәрләре әлеге "Канатлар талмасын" һәм

"Картлык кемгә шатлык?" повестлары булды.

Сарман ягында Хәниф Хәйруллинның әдәби һәм публицистик мирасы кадерләп саклана. Район үзәгендәге гимназиядә аның музее эшли, яшь ижатчылар өчен язучы исемендәге премия булдырылган. Тик, кыганыч, киң катлау укучылар хәтерендә аның ижаты инде тоныклана бара. Республика матбугатына монда уйланырга урын бар. Беренчедән, Хәниф Хәйруллинның бүгенге көн укучысы да йотлыгып укырлык әсәрләре шактый. Икенчедән, аның затлы колоритлы каләме, язу стиле, тасвилау чаралары, сюжет кору һәм тел белән эш итү осталыгы каләм тибрәтүче яшьләр өчен менә дигән үрнәк, дәреслек була алыр иде.

Укучыларыбыз игътибарына әдипнең "Канатлар талмасын" повесты буенча эшләнгән радиоспектакль тәкъдим ителә. Иницинировка авторы – Әхтәм Зарипов, режиссерлары - Марсель Сәлимҗанов һәм Празат Исәнбәт.

Рольләрне башкаралар: Празат Исәнбәт (Илгиз), Шәүкәт Биктимеров (Рамай), Ренат Таҗетдинов (Рашат), Наил Дунаев (Яхъя), Фатыйх Колбарисов (Вәрәшев), Әнвәр Гобәйдуллин (каравылчы карт), Дания Нуруллина (Сания), Ирек Баһманов (редактор), Әхтәм Зарипов (кладощик), Гөлсем Исәнгулова (Вера), Рәсим Сәлахов (Һәнүз), Хәким Сәлимҗанов (Сафа), Барый Әшрәпов (колхозчы), Наил Әюпов (Урмакаев).

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев