Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ШИГЫРЬ УЛ – ТЕРЕ ҖАН ИЯСЕ

Шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминованың (1924–2009) тууына –100 ел

Шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминованың (1924–2009) тууына –100 ел.

Татарстан язучылар берлегенең рәсми сайтына мөрәҗәгать итик:

           «Энҗе Мөэминова озын иҗат гомерендә олылар өчен дә, балалар өчен дә бердәй актив язган мул җимешле шагыйрьләр җөмләсеннән. Аның «Ефәк яулыгым» исемле беренче шигырь китабы 1961 елда басылып чыга. Шуннан соң «Әниләргә һәм нәниләргә» (1964), «Шигырьләр» (1966), «Синең өчен язам» (1968), «Үрдәгем үпкәләде» (1969), «Бүләгем» (1970) һ.б. китаплары дөнья күрә. Эчтәлек ягыннан аның шигырьләрендә һәм поэмаларында хезмәт кешесенең самими уй-хисләре, хыял-омтылышлары сурәтләнә, тормыш-яшәешнең мөһим шартларыннан булган гаилә кору, бала тәрбияләү, табигатьне саклау, әйләнә-тирәңдәге кешеләргә игелек кылу кебек әхлакый проблемалар үзәккә алына.

           Шагыйрәнең юбилее уңаннан Татарстан радиосында берничә тапшыру әзерләнә. Шөкер, бу җәһәттән материал кытлыгы юк, чөнки архивыбызда Э.Мөэминовага кагылышлы кырыкка якын язма саклана. Болар – аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар, әсәрләреннән төзелгән радиокомпозицияләр һәм шагыйрәнең үз тавышы кергән тапшырулар.

         Журнал укучылар игътибарына без әнә шундый язмаларның берсен тәкъдим итәбез. 2008 елда, шагыйрәнең вафатына нибары бер ел вакыт калып килгәндә, язучы һәм журналист Дания Гайнетдинова каләмдәше белән әңгәмә үткәргән иде. Биредә Энҗе апабызның күңел хасияте, дөньяга карашы бөтен тулылыгы белән ачылып җитә кебек. Әйтик, «Сез бөтен гомерегез буе балаларга математика фәнен укыткансыз, математиканың серле дөньясында яшәгәнсез, шул ук вакытта шагыйрә булып танылдыгыз. Сез бу, беренче карашка, бөтенләй капма-каршы тоелган ике дөньяны ничек саклап килә алдыгыз?» дигән сорауга ул болай дип җавап бирә:

         –  Әйе, минем 33 ел гомерем укытучылык эше белән үтте. Шигърият белән дә шөгыльләнәм. Үлгәнче шулай булачак инде ул, чөнки шигърияттән пенсиягә китеп булмый. Математика белән поэзиянең капма-каршылыгына килгәндә, ул беренче карашка гына шулай тоела. Алар бер-берсе белән аерылгысыз бәйләнештә, бер-берсен тулыландырып торалар. Математика логик фикер йөртүне таләп итә, математик мәсьәләне чишү өчен билгеле бер закончалыкка нигезләнеп, башыннан ахырына кадәр, җавапка килеп чыкканчы конкрет фикер йөртергә кирәк. Поэзиядә дә шулай ук. Һәр шигырь – билгеле бер фикер җебен хискә төреп аңлату бит ул. Логик фикер җебе булмаган шалтыравык сүз тезмәләре чын шигырь була алмый. Шигырь ул – тере җан иясе кебек, ул туа, яши үлә, шуңа күрә һәр шигырьнең язылу тарихы, үз биографиясе дә була... 

         Аннары сүз аерым шигырьләрнең аларга иҗат ителгән җырларның язылу тарихы, биографиясе турында дәвам итә. Инде QR-код ярдәмендә шушы тапшыруны ачык һәм әлеге кызыклы әңгәмәне тыңлап, яраткан шагыйрәбезнең газиз тавышын ишетик.

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев