Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ШИГЫРЬЛӘРЕ КӨЙГӘ ЯТЫП ТОРА...

Татарстан Гимны сүзләре авторы, фронтовик шагыйрь Рамазан  Муллагали улы Байтимеровның (1923–1989) тууына 100 ел. 

Татарстан Гимны сүзләре авторы, фронтовик шагыйрь Рамазан 
Муллагали улы Байтимеровның (1923–1989) тууына 100 ел. 
Бу исем ишетелүгә Татарстан радиосы коллективының үз эчендә генә 
якты хатирә итеп саклана һәм буыннан-буынга күчеп сөйләнә торган 
торган бер мәзәк хәл искә төшә. Элек бит радиода Сәнгать советы бар 
иде. Шушы советның таләпчән “җиз иләге” аша үтеп чыга алган җырлар 
гына эфирга бирелә иде. Бервакыт Рөстәм Яхин радиога Рамазан 
Байтимеров шигырьләренә язылган яңа җырлар алып килә башлый. Алар 
әлеге дә баягы сәнгать советында тикшерелә, кабул ителә. Мондый 
җырлар күбәеп киткәч, шушы советта әгъза булып утыручы бер зур 
шагыйрнең эче поша башлый һәм ул: “Ник язасың аның сүзләренә, 
беткәнмени башка шагыйрьләр?” – дип, композиторны котырта. Казаннан 
читтә яшәүче иҗатчыларга үгисетеп карау бар иде бит элек, бу шагыйрь дә 
шундыйрак фикер тарафдары булган, күрәсең. Шуннан композитор бөтен 
халык алдында аңа җайлап кына болай дип җавап бирә: “Сезнекеләргә дә 
язып карадым, фәлән ага, интегеп беттем, ә менә Рамазанның шигыре үзе 
җырлап, көйгә ятып тора”, - дигән...
Чыннан да, безнең радионың музыкаль архивында Рөстәм Яхин белән 
Рамазан Байтимеров язган дистәләгән җырлар саклана, һәм гаҗәбе тагын 
шул: алар әле бүген дә халык тарафыннан соралып, эфирда яңгырап тора. 
Шушы ике олуг шәхеснең иҗат җимеше булган “Туган ягым” җыры 1993 
елда, зур конкурс аша үтеп, республикабызның дәүләт Гимны итеп кабул 
ителде. 
Рамазан Байтимеровның шигырьләрендәге ритм һәм рифма 
төгәллеге, хис һәм фикер тирәнлеге башка композиторларның да 
игътибарын җәлеп иткән. Җәүдәт Фәйзи, Сара Садыйкова, Бату Мөлеков, 
Рәшит Абдуллин кебек күренекле аһәңсазлар тарафыннан иҗат ителгән 
җырлар безнең көннәрдә дә яшь буын башкаручыларның репертуарында 
урын ала, радио һәм телевидение эфирында яңгырый. 
Татарстан язучылар берлегенең рәсми сайтында бирелгән 
мәгълүматларга караганда, Рамазан Муллагали улы Байтимеров 1923 елның 
5 апрелендә Башкортстанның Авыргазы районы Исмәгыйль авылында 
туган. 1941 елның көзеннән сугышның соңгы көннәренә хәтле фронтта 
хәрәкәттәге армия сафларында була. Ике тапкыр контузия ала, яралана. 
Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнә. Туган ягына 
гомерлек инвалид булып кайта. Беренче шигырьләре район газетларында, 
Уфада чыга торган “Кызыл таң” газетасында дөнья күрә. Казан дәүләт 
университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. ”Чаян” 
журналы, республика радио-телевидение редакцияләрендә, мәктәптә 
укытучы булып эшли. 1958 елдан Лениногорск шәһәрендә яши һәм иҗат 
итә.
Рамазан Байтимеров бик күп шигырьләр, поэмалар авторы. 
Шагыйрьнең “Туган ягым”, “Канатларым”, “Мәңгелек яшьлек”, “Җырларым 
– солдатларым” дигән җыентыклары басылып чыккан.
Хәзер инде, әйдәгез, QR-код ярдәмендә сайтка керик. Биредә 
игътибарыгызга журналист Ирек Нигъмәти тарафыннан әзерләнгән 
“Җырга күчкән язмыш” дип исемләнгән радиотапшыру тәкъдим ителә. 
Анда язучы Рәмзия Габделхакова һәм шагыйрь Гәрәй Рәхимнең Рамазан 
Байтимеровның иҗатына һәм тормыш юлына кагылыш фикерләре, 
шагыйрьнең кызы Гөлшат Кушелькова-Байтимерованың әтисе турында 
язган истәлекләре урын алган. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев