Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Сания Әхмәтҗанова популяр җыр текстлары авторы буларак та халыкта танылу алды.

Сания Әхмәтҗанованы котлыйбыз!

 

Сания Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча

районы Курса Почмак авылында колхозчылар гаиләсендә туган.

Сигезьеллык мәктәпне, аннары Арча педагогия училищесын тәмамлый,

Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә югары белем ала.

Хезмәт юлын Казанда башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый.

Балалар бакчасында тәрбияче, соңрак татар теле һәм әдәбияты укытучысы

булып эшли. 2000 елда журналистикага күчә.

Беренче шигырьләре һәм яшь хәбәрче язмалары – мәктәптә укыганда

“Яшь ленинчы” (хәзер “Сабантуй”) газетасында басыла. Педучилищеда

белем алган елларында шигырьләре һәм булачак укытучылар тормышыннан

язмалары белән район газетасында даими катнаша.

Шагыйрәнең “Оч иреккә, җырым” (2002), “Пар алма”(2008), “Гәрәбә”

(2012), “Язмышлар такыясы” (2019) кебек җыентыклары әдәбият сөючеләр

тарафыннан яратып кабул ителде.

Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен Сания

Әхмәтҗановага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы

исем (2012) бирелде, ул Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар

берлегенең ҺадиТакташ исемендәге Премиясенә ия булды (2016).

Сания Әхмәтҗанова популяр җыр текстлары авторы буларак та

халыкта танылу алды. QR-код ярдәмендә шундый җырларның берсен

тәкъдим итәбез – “Пар алма”. Зөфәр Хәйретдинов музыкасы. Җырны Зөфәр

Хәйретдинов һәм Алсу Хисамиева башкара.

 

Язманы әзерләгәндә Татарстан язучылар берлеге рәсми сайты

мәгълүматлары файдаланылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев