Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Рухына, йәгез, бер дога...

Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең (1928–2002) тууына 95  ел

Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең (1928–2002) тууына 95 
ел тулу Татарстан радиосында олы бер вакыйга буларак кабул ителде. Бу 
аңлашыла да, чөнки үзенең иҗаты белән татар әдәбиятында тулы бер дәверне 
хасил иткән әдип безнең өчен аеруча кадерле. Ул радионы халыкка үз сүзен-
фикерен җиткерү өчене үтемле бер корал итеп файдалана белде, безнең 
коллектив белән иҗади хезмәттәшлектә яшәде. 
Язучының юбилее уңаеннан аның иҗатына һәм тормыш юлына 
багышланган яңа тапшырулар белән беррәттән, радио фондында сакланган 
язмаларга мөрәҗәгать ителде. Аларны анализлап баксак, Аяз Гыйләҗев 
биредә иң әүвәл драматург буларак ачыла. Бу табигый, радио хезмәткәрләре 
аның төрле театрларда уйналган сәхнә әсәрләренә күбрәк игътибар иткәннәр, 
аларны яздырып алырга тырышканнар – радионың хасияте шундый. 
Нәтиҗәдә дистәләгән спектакльләрнең язмалары тупланган: 
«Көзге ачы җилләрдә» - Г.Камал исемендәге  ТДАТ спектакле, 1971 
елда сәхнәдән яздырып алынган;
«Кызлар хатлары» повесте буенча радиотамаша. Камал театры 
артислары башкара. 1976 ел. Инсценировка авторы – Рим Кәримов;
 «Китмәгез, тургайлар» - Г.Камал исемендәне  ТДАТ спектакле, 1980 
елда яздырылган. Сәхнә режиссёры – Марсель Сәлимҗанов, радиорежиссёр

 – 
Госман Әхмәтҗанов, композитор – Алмаз Монасыйпов;
«Көйсезләнгән сәфәр» – Г.Камал исеменлдәге ТДАТ спектакленең 
радиоварианты. Сәхнәгә куючы режиссёр – Дамир Сираҗиев. 1986 ел. 
«Өч аршин җир» – Г.Камал исемендәге ТДАТ спектакле;  
«Көлсәң көл, көлмәсәң ела». К.Тинчурин исемендәге ТДДһКТ 
спектакле;
«Әткәй җырлый да, җылый да...» (1992 ел) һәм «Кар астында кайнар 
чишмә» – Әлмәт ТДДТ спектакльләре;
«Баласын җуйган болан эзеннән» – Минзәлә ТДДТ спектакле 
магнитофон тасмасына 1998 елда яздырып алынган. 
Шулай ук әдипнең проза әсәрләреннән өзекләр архив киштәләрендә 
шактый урын алыр тора. Алар арасыннан «Җомга көн кич белән» (Илдус 
Әхмәтҗанов укый) һәм «Йәгез, бер дога» (Фоат Галимуллинның кереш сүзе. 
Ирек Баһманов укый) әсәрләреннән өзекләр безнең көннәрдә дә эфирда актив 
кулланыла. 
2018 еллда Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан КФУда 
үткәрелгән фәнни-гамәли конференциянең һәм шул ук елда үткәрелгән 
әдәби-музыкаль кичәнең язмаларын исә әдипнең иҗатына багышланган тулы 
бер дәреслек дип бәяләп булыр иде. 
Ә инде журнал укучылар игътибарына без уникаль бер язма тәкъдим 
итәргә булдык. Бу – 1986 елда Аяз Гыйләҗевкә 60 яшь тулу уңаеннан 
әзерләнгән тапшыру. Әдип белән әңгәмәне радионың яшь мөхәррире Зиннур 
Хөснияр алып барган. Тапшыруның икенче өлешендә  әдәбият тәнкыйтьчесе 
Салих Маннаповның Аяз Гыйләҗев иҗатына багышланган мәкаләсе Инсаф 
Абдулла укуында бирелә. Язучы биредә шул елларның иң актуаль 
мәсьәләләренә кагыла һәм, гаҗәп, аның күп кенә фикерләре нәкъ безнең 
көннәргә атап әйтелгән кебек тоела. Әйдәгез Аяз аганы тыңлыйк, рухына бер 
дога булып барсын!


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев