РУХЫ БЕЛӘН УЛ КӨРӘШЧЕ ИДЕ

Шагыйрь, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Әмир Гобәй улы Мәхмүдовның (1947–2018)тууына 75 ел.

Әдипнең гомер һәм иҗат юлына багышланган белешмәлекләрдә бәян ителгәнчә, ул 1947 елның 28 июнендә Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәшит авылында дөньяга килә, урта мәктәпне тәмамлагач, Бөре дәүләт педагогия институтының рус филологиясе бүлегендә югары белем ала. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, 1970-1973 елларда Мәскәүдә Н. К. Крупская исемендәге педагогия институты каршындагы аспирантурада укый һәм, М. Җәлил иҗатының идея-эстетик үзенчәлекләре турында фәнни хезмәт язып, диссертация яклый.

1974-1981 елларда Ә. Мәхмүдов СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1981 елның көзеннән ул-Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты.

Ә. Мәхмүдовның беренче шигырьләре 1963 елда район газетасында басылып чыга. Шуннан бирле шигъри әсәрләре беләң Башкортстан һәм Татарстанның республика матбугатында, соңга таба русча тәрҗемәдә үзәктәге газета-журналларда даими катнашып килә.

1972 елдан башлап Ә. Мәхмүдов әдәби тәнкыйть, әдәбият белеме өлкәсендә дә актив эшли. Аның М. Җәлил, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Г. Камал, К. Насыйри кебек классик язучылар иҗатына багышланган аерым мәкаләләре, ана теленнән тыш, СССР һәм чит ил халыклары телләрендә дә басылып чыга. Авторның 1980 елда русча дөнья күргән «Эстетический идеал в творчестве Мусы Джалиля» («Муса Җәлил иҗатында эстетик идеал») исемле китабы исә шагыйрьнең эстетик карашларын махсус алып өйрәнгән-анализланган беренче хезмәт буларак кызыклы. «Матурлык тантанасы» (1983), «Мәңгелек моң» (1987) шигырь китаплары авторы.

Әмир Мәхмүдов халык хәтеренә туган телебезне саклау, милли аңыбызны уяту өчен янып йөргән җәмәгать эшлеклесе буларак та кереп калды.
Аның «Суверенитет» газетасында баш мөхәррир (1991–1995), бер үк вакытта Татарстанның «Суверенитет» комитеты координацион советы рәисе булып эшләгән елларында үз-үзен аямыйча башкарган фидакарь хезмәтен рәхмәт белән искә алырга тиешбез. Әмир Мәхмүдов киләчәккә зур өметләр баглап яшәде, шул өметләрнең җимерелү ачысы аның бәгърен теткәләде. Бу дөньядан иртрәк китеп баруына, мөгаен, менә шул сәбәпче булгандыр. Аның әле янып эшли, янып яза торган чаклары иде...

Журнал укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган аудиоязмада сез Әмир Мәхмүдовның тавышын ишетерсез. Эдуард Мостафинның тууына 70 ел тулуга багышланган әлеге тапшыруда ул шагыйрь иҗатының үзенчәлекләрен, аның әдәбиятта тоткан урынын ачып бирә. Әдипнең якты рухын искә алып тыңлыйк.

ФОТО: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: