Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ОНЫКЛАРЫМ БЕЛӘН БЕРГӘ ЯЗАМ

Шагыйрә, балаларның яраткан язучысы, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, галимә һәм педагог Бикә Рәхимованың тууына 85 ел тулды.

Шагыйрә, балаларның яраткан язучысы, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, галимә һәм педагог Бикә Рәхимованың тууына 85 ел тулды.

         «Татар энциклопедиясе»ндә әдибә турында менә мондый төп мәгълүматлар бирелгән: Бикә Рәхимова (Фәйзуллина Миңнебикә Рәхмәтулла кызы) 1939 елның 10 апрелендә, Әлки районы Чуаш Кичүе авылында дөньяга килә. 1963 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. 1973 елдан Казан мәктәпләрендә татар теле укыта. 1980–1994 елларда Татарстан китап нәшриятында әдәби басмалар мөхәррире.

 «Сәрвиназ» (1986 ел), «Ачыл, күңел!» (1989 ел), «Иделләр казанында» (1999 ел), «Мәрхәмәт» (2005 ел), балалар өчен «Кырмыскалар өендә» (1991 ел), «Урман радиосы» (1995 ел), «Җайдак малай» (2007 ел) шигырь җыентыклары, «Бакый сагыш» (2009 ел) публицистика китабы авторы Б.Рәхимованың иҗаты фәлсәфи мотивларга, халыкның яшәеше турында лирик уйлануларга бай.

2011 елның 9 мартында Казанда вафат була, туган авылында җирләнә.

         Татарстан радиосы ел саен апрельдә – шигърият аенда Бикә Рәхимованың туган көнен билгеләп үтә. Быел да аның тууына 85 ел тулу уңаеннан әдәби тапшырулар циклы әзерләнде. Әйтик, шагыйрәнең китабы исеме белән аталган «Ачыл, күңел» дигән әдәби-музыкаль композициядә шигырьләре һәм аларга язылган җырлар урын алды. Язучының «Әткәй миче» хикәясе Луара Шакирҗан укуында эфирга чыга.

         Журнал укучылар игътибарына без Бикә Рәхимованың үз тавышы кергән бер язма тәкъдим итәбез. 2010 ел ахырларына радионың балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөхәррире Дания Гайнетдинова шагыйрәне «Язучылар – балаларга» дигән тапшыруга чакыра.  Аңлашыладыр ки, ул биредә балалар язучысы буларак катнаша, балалар өчен язылган шигырьләрен укый, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырый. Әдибә биредә балалар әдәбиятына кагылышлы фикерләре белән дә уртаклаша. Бу өлкәдәге катлаулы мәсьәләләрне гади генә, җайлы гына итеп аңлата да бирә. Мисалга әңгәмәдән менә бу сүзләрен китерик:

         «Мин соңгы 2-3 елда үземнең оныкларны багарга булышам бит. Алар миңа шигырь язарга да ярдәм итә. Аларның хәтта аерым юллары шигырьгә кереп китә, үзләреннән-үзләре шигырь сөйлиләр кебек. Мин оныкларым Чулпан һәм Ильяс белән бергә иҗат итәм...»

         Фото: архив.

 

                                                        

        

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев