Муса Җәлил турында истәлекләр

БАР ҖЫРЫМНЫ ИЛГӘ БАГЫШЛАДЫМ...

Татар халкының каһарман улы Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу

уңаеннан Татарстан радиосы үзенең эфирында “Җәлил атналыгы” игълан итте. Дөрес, аның әсәрләре һәм шагыйрьгә багышланган тапшырулар болай да әледән-әле таңылаучыларыбыз хозурына чыга тора. Шулай булырга тиеш тә, чөнки, беренчедән, Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең тиңсез батырлыгын хәтердә яңартып тору үзебез өчен – яшьләребез күңелендә милли горурлык хисләрен куәтләндерү өчен кирәк булса, икенчедән, халкыбызның гайярь бер кавем булуын башка халыкларга да искәртеп торырга тиешбездер.

Эфирда Җәлил атналыгын игълан итү исә безгә менә шушы эшне

тагын да җанландырырга мөмкинлек бирде. Шагыйрьгә багышланган яңа тапшырулар белән беррәттән 70 елга якын вакыт эчендә тупланган фонд язмалары хәрәкәткә килде. Бездә Җәлилгә бәйле аудиомирас шактый ук саллы урын алып тора. Болар – нәфис сүз осталары башкаруындагы шигырьләр, аларга иң затлы композиторлар иҗат иткән җырлар, “Алтынчәч” операсының сәхнәдән язып алынган концерт варианты; шагыйрьнең юбилей кичәләреннән, аңа багышланган төрле чаралардан, җәлилчеләрне искә алу митингларыннан репортажлар; Җәлилнең һәм аның көрәштәшләенең образларын гүдәләндергән әсәрләр; күренекле шәхесләребезнең алар турында

язып калдырган истәлекләре һ. б.

Шагыйрьнең юбилее көннәрендә без, мәслән, Нәкый Исәнбәтнең “Муса Җәлил”, Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” спектакльләренең радиовариантларын эфирда яңгыраттык. Нәҗип Җиһановның “Җәлил” операсыннан фрагментлар, “Хат ташучы” поэмасы буенча эшләнгән радиокомпозиция бирелде. Мирсәет Яруллин көйгә салган “Сандугач һәм чишмә” балладасының (Рәисә Билалова, Фагилә Тимерова, Консерватория хоры, ТДО һәм БТның симфоник оркестры, Айрат Арсланов язмасы) инде 

күптәннән эфирга чыкканы юк иде. Тыңлаучыларыбыз аны да яратып кабул итте.

“Казан утлары” журналы белән бергәлектә әзерләнә торган

сәхифәбезнең бу чыгарылышында исә без әлеге атналык вакытында яңгыраган берничә язманы урнаштырырга булдык. Аларның беренчесендә сез мәшһүр җырчыбыз Усман Әлмиевның тавышын ишетерсез. Ул 1935 елда Мәскәү консерваториясе каршында ачылган татар опера студиясендә укый һәм менә шул вакытларда Муса Җәлил белән аралаша. Казанга кайткач,

Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил лебреттосына язган “Алтынчәч” операсын куярга әзерлек башланып китә. Шагыйрь җырчыга Урмай партиясен башкаруга кагылышлы киңәшләрен бирә. Язмада менә шушы хәлләр бәян ителә.

Аннары сез Муса Җәлилнең исемен аклауга биниһая зур өлеш керткән язучы Гази Кашаф истәлекләрен тыңларсыз. Ул биредә шагыйрьнең төрмәдәге камерадашы, “Моабит дәфтәрләре”нең бер өлешен саклап калган һәм Совет илчелегенә тапшырган игелекле Бельгия кешесе Андре Тимерманс белән Мәскәүдә очрашуы турында сөйли.

Язманың өченче өлешендә исә сез Муса Җәлил шигырьләрен Габдулла Шамуков, Ринат Таҗетдинов, Фатих Колбарисов, Айрат Арсланов, Рәшидә Җиһаншина, Гәүһәр Камалова һәм Шәхсәнәм Әсфәндиярова язмасында ишетерсез.

Каһарман милләттәшләребезнең рухын йөрәкләрдә саклыйк, хөрмәтле укучылар!

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: