КӨЛДЕРЕП УЙГА САЛДЫ
Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның (Гамил Гыймазетдин улы Афзаловның) тууына – 105 ел (1921–2003).
Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның (Гамил Гыймазетдин улы Афзаловның) тууына – 105 ел (1921–2003).
Ул Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә туа. Күмәкләштерү чорында аларның гаиләсе Магнитогорск төзелешенә җибәрелә. Шәһәрнең 35 нче номерлы җидееллык татар мәктәбендә укыган елларында әдәбият белән кызыксына башлый, Г.Тукай, Һ.Такташ шигырьләре тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә. 1937 елда Баку шәһәрендә нәшер ителә торган «Баку эшчесе» газетасында аның «Магнитогорск» дигән беренче шигыре басылып чыга.
Шул ук елда Гамил Афзал Троицк шәһәрендәге татар педагогия техникумына укырга керә. Ләкин беренче курсны тәмамлагач, каты авырып китеп, укуын ташларга мәҗбүр була. Шактый озак вакыт хастаханәдә дәваланып ята, терелеп чыккач, эшкә урнаша. 1940–1949 елларда Магнитогорск Металлургия комбинатында кара эшче, слесарь, сцепщик-такелажчы, строгальщик булып эшли. Кыен-авыр еллар булуына карамастан, шигырьләр язуын дәвам иттерә, эшче яшьләрдән драма түгәрәге төзеп, шәһәр клубларында, җәйге эстрада сәхнәләрендә, мәдәният сарайларында спектакльләр, концертлар куеп йөри, әдәбият-сәнгать кичәләре оештыра.
1949 елда, янә сәламәтлеге начараю сәбәпле, Г.Афзал эшеннән китә, берничә ел тулай торакта комендант, тегү цехы мөдире булып эшли, аннары, аягын паралич сугып, тагы хастаханәгә эләгә. II группа инвалид булып Башкортстан якларына – апасы белән җизнәсе янына кайтып сыена. Биредә Калтасы районы Шәрип һәм Заболотский авылларында яшәгән еллар (1954–1964) Г.Афзалның сәламәтлегенә дә иҗатына да шифалы тәэсир ясый. Шушы бәрәкәтле мохиттә шагыйрь, үз сүзләре белән әйткәндә, «төннәр буе кич утырып, чумып-йөзеп», шигырь язарга тотына. Озакламый Г.Афзалның балаларга атап язган бер шәлкем шигырьләре республика конкурсында бүләккә лаек була, ә 1957 елда балалар өчен «Кар сулары» һәм 1958 елда зурлар өчен «Вөҗдан сүзе» исемле беренче китаплары басылып чыга. Халыкчан юмор белән сугарылган, эчтәлеге белән гаҗәеп заманча һәм үзенчәлекле яңгыраган бу шигырьләр укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан татар поэзиясендә бер яңалык булып кабул ителә. Шуннан соң шагыйрьнең бер-бер артлы шигырь җыентыклары басыла башлый, ул тиз арада халык арасында зур популярлык казанып өлгерә. Шулай ук ул юмористик һәм сатирик рухта язылган хикәяләре белән дә таныла.
1965 елда Г.Афзал Әлмәт шәһәренә күчеп килә. 1957–2000 еллар арасында аның өч дистәдән артык китабы дөнья күрә. 1977 елда «Айлы кичләр» шигъри җыентыгы һәм «Борылам да карыйм…» циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәт уңышлары өчен «Почет Билгесе» ордены белән (1981) бүләкләнә, 1992 елда исә аңа «Татарстанның халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә. Ул шулай ук Әлмәт Язучылар оешмасының Р.Төхфәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы «Аргамак» журналының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, 1985 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
QR-код ярдәмендә журналның сайтына кереп, Гамил Афзал шигырьләрен күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арсланов язмасында тыңлагыз.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев