Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ХУШЛАШМЫЙ ДА КИТЕП БАРДЫ...

Җырлары белән халык күңелендә иң нечкә, садә хисләрне кузгата алган лирик шагыйрь Фәннур Сафинның тууына 75 ел.

Җырлары белән халык күңелендә иң нечкә, садә хисләрне кузгата алган

лирик шагыйрь Фәннур Сафинның (1948-1992) тууына 75 ел. Шул уңайдан

Татарстан радиосы шагыйрьнең шигырьләреннән һәм аларга язылган

җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция әзерләде.

Татарстан язучылар берлегенең рәсми сайтыннан:

“Фәннур Шәйхенур улы Сафин 1948 елның 27 июнендә Минзәлә

районы Күзкәй авылында туа. 1966 елда урта мәктәпне тәмамлагач, ул

комсомол путевкасы белән Түбән Кама төзелешенә килә. 1969–1974 елларда

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны

тәмамлаганнан соң, бераз вакыт Казан телестудиясендә – мөхәррир, аннары

озак еллар «Татарстан яшьләре» газетасы, «Ялкын», «Казан утлары»

журналлары редакцияләрендә – әдәби хезмәткәр, Татарстан Язучылар

берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре, «Мәгариф»

китап нәшриятында мөхәррир вазифаларын башкара.

Фәннур Сафин мәктәптә укыганда ук беренче шигъри тәҗрибәләре

белән «Ялкын» журналы һәм «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»)

газеталарында күренә башлый. Студент елларында иҗат иткән шигырьләре

исә «Беренче карлыгачлар» (1970), «Юл башы» (1972) исемле күмәк

җыентыкларда дөнья күрә.

Шагыйрьнең беренче мөстәкыйль китабы – «Кеше юлга чыкса» (1976)

исемле җыентыгы «Җитмешенче еллар Корчагиннары» дигән Бөтенсоюз

конкурсында, җиңү яулый...”

Фәннур Сафинның лирик шигырьләренә күп кенә композиторларыбыз

да игътибар итә, узган гасырның 70-80 елларында халык күңеленә мәңгегә 

кереп калырлык җырлар дөньяга килә. Хәзерге вакытта Татарстан радиосы

фондында аның шигырьләренә язылган җырларның илледән артык язмасы

саклана. Рөстәм Яхин, Зиннур Гыйбадуллин, Фәрит Хатыйпов, Рәшит

Гобәйдуллин, Бату Мөлеков, Риф Гатауллин, Тәлгать Бадыйгин, Илгиз

Закиров , Әнвәр Шаһиморатов кебек күп кенә затлы сазларыбыз

тарафыннан иҗат ителгән әлеге җырларны иң популяр җырчылар сәхнәгә

алып чыккан, радио, телевидение эфирыннан яңгыраткан: Илһам Шакиров,

Хәйдәр Бигичев, Римма Ибраһимова, Зиннур Нурмөхәммәтов, Хәмдүнә

Тимергалиева, Рәбига Сибгатуллина, Зилә Сөнгатуллина, Мирсәет

Сөнгатуллин, Клара Хәйретдинова... Шунсы куанычлы, әлеге онытылмас

җырлар яшь буын башкаручыларның репертуарында да урын ала. Әйтик,

дөньякүләм танылган сандугачыбыз Альбина Шаһиморатова, зәвыклы

җырчыларыбыз Бәширә Насыйрова, Рафаэль Якупов, Алинә һәм Азат

Кәримовлар, Эльза Заяри һәм Артур Исламов һ.б. заманча аһәңнәр белән

баетып, аларга яңа сулыш бирделәр.

Фәннур Сафинның балалар өчен шиыгрьләренә иҗат ителгән “Соңгы

кыңгырау” (Әнвәр Шаһиморатов музыкасы), “Шатлык җыры” (Алсу

Гарифуллина), “Мин – Яңа ел” (Илдус Якупов) кебек җырларын

мәктәпләрдә, бакчаларда куелган концерт-кичәләрдә еш ишетергә мөмкин.

Фәннур Сафин 1992 елның 30 яки 31 декабрендә ялгыз яшәгән

фатирында кинәт вафат була. Үзе язган “Хушлашырга ашыкма” дигән

җырдагыча булмады шул, хушлашмый да китеп барды ул...

 Фәннур Сафин

шигырьләрен яраткан артистыбыз Дания Нурлы укый.

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев