Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ИЛЕН ДӘ САТМАГАН, МИЛЛӘТЕН ДӘ

Советлар Союзы Герое Пётр Михайлович Гавриловның тууына – 125 ел

Советлар Союзы Герое Пётр Михайлович Гавриловның тууына – 125 ел (1900–1979).

Россия һәм Татарстан матбугатында каһарман милләттәшебезнең тиңсез батырлыгына кагылышлы язмалар күп. Шунлыктан аның биографиясендәге төп вакыйгаларны бәян итү белән чикләник.

Төрле чыганакларда урын алган мәгълүматларга караганда, П.Гаврилов Казан губернасының Лаеш өязе (хәзерге Питрәч районыӘлбәдән авылында туа. Бер яшеннән әтисез кала. Бала вакытыннан ук авыл байларында батрак булып хезмәт итәргә туры килә. 2015 елда бәхет эзләп, Казанга килә. Биредә ул Үзәк керәшен-татар мәктәбен тәмамлый. Заводта эшче булып эшли. Совет властен урнаштыруда актив катнаша.

1918 елда Кызыл Армия сафына баса, Гражданнар сугышында батырлыклар күрсәтә. Сугыш тәмамлангач, хәрби хезмәттә кала, 

Владикавказ пехота мәктәбен, Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлый. 1939 елда Майор дәрәҗәсендә 42 укчылар дивизиясенең 44 укчылар полкы командиры итеп билгеләнә. 1939-1940 еллардагы фин сугышында катнаша. Сугыш тәмамлангач, аның полкы Көнбатыш Белоруссиягә күчерелә, 1941 елның маеннан Брест крепостенда урнаша.

Бөек Ватан сугышының беренче көненнән Пётр Гаврилов крепостьне фашист илбасарларыннан саклау җитәкчеләрнең берсе була. Каты бәрелешләрдән соң сугышчыларын югалтып ялгызы калган һәм каты яралы майор 23 июльдә аңсыз хәлдә әсирлеккә төшә. 1945 елның маенда Кызыл Армия тарафыннан азат ителә, Ерак Көнчыгыштагы фильтрацион лагерьга җибәрелә. Тикшерү 1946 елның июненә тәмамлана. Нацистлар белән хезмәттәшлек фактлары табылмый.

Азат ителгәннән соң туган ягына кайта. Туган авылында аны салкын каршылыйлар, колхозда эш бирмиләр. Ул тагын туган туфрагыннан аерылып,  Краснодар якларына чыгып китәргә мәҗбүр була. Анда да кочак җәеп каршыламыйлар. 1950 еллар башында язучы Сергей Смирнов, китап язу өчен, Брест крепостен саклау турында материал 

туплый. Ул Гавриловны һәм крепостьны саклаган башка хәрбиләрне эзләп таба һәм аларның батырлыгын дөньяга чыгара. Бу Бөек Ватан сугышының онытылган батырлыкларын торгызуның беренче очрагы була.

Каһарманның биографиясенә йөгерек кенә караш ташлавыбызның максаты шул –игътибарыгызга тәкъдим ителә торган тапшыруны тыңлар алдыннан бер әзерлек иде бу. QR-код ярдәмендә журналның сайтына кереп, сез язучы Зәки Зәйнуллинның “Майор Гаврилов” әсәре буенча эшләнгән моноспектакльгә юлыгырсыз. Әсәрдә каһарманның батырлыгы да, ул кичергән җан газаплары да, данга күмелгән көннәре дә, шул данга кызыгып, үз милләтенә хыянәт итмәве дә бик ачык итеп тасвилана.

Моноспектакльдә текстны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров укый, режиссёры  - Рамил Һидиятулла. Рәхим итеп тыңлагыз.

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев