Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ЯЗМЫШЫМНЫҢ ДӘРЬЯСЫ: КАЗАН – ТӨМӘН АРАСЫ

Танылган шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның (1949-2024) тууына – 75 ел

Танылган шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның (1949-2024) тууына – 75 ел.
2023 елда ул Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт
премиясенә лаек булды. Әнә шул көннәрдә Татарстан радиосында Шәүкәт
Гаделша улы Сибгатуллинның иҗатына багышланган тапшыру әзерләнде. Ул
вакытта инде шагыйрьнең авырып яткан чаклары иде, шунлыктан әңгәмәдә
үзе катнаша алмады. Студиягә кунак булып аның иҗатын һәм тормыш юлын
тирәннән белүче каләмдәш дусты, университет сабакташы, күренекле язучы
Рафис Корбан килде. Әлеге әңгәмәдә Шәүкәт Гаделша шәхесенең
үзенчәлекләре, шигърияте тулы булып ачыла кебек. Шуңа да без журнал
укучылар игътибарына нәкъ шушы аудиоязманы тәкъдим итәргә булдык.
Р.Корбан сөйләгәннәрдән нәни генә бер өземтәне кәгазьгә күчерик:
«Шигърияткә ул белем алу юлы белән түгел, балачагыннан әнисеннән-
әтисеннән күчкән шигъри таланты белән килеп кергән. Ә инде университет
аңа, әлбәттә, белем бирде, ул аны зур әдәбиятка алып кергән уку йорты
булды.
Шәүкәт – бик үзенчәлекле шагыйрь. Без Себер татар әдәбияты дигәндә,
60-70 нче елларда иҗат иткән Булат Сөләймановны күз алдына китерәбез.
Ләкин хәзер әдәбият сөючеләр даирәсендә Булат Сөләйманов кем ул, дип
сорасаң, белмәүчеләр дә булырга мөмкин. Ә менә Шәүкәт Гаделшаны без
барыбыз да яхшы беләбез. Үзенең шигырьләрендә Себернең табигатен,
Себер татарларының рухын чагылдырган шагыйрь ул. Шәүкәтнең
шигырьләрен өйрәнеп кенә дә Себер татарлары фольклорыннан бай материал
туплап булыр иде.
Шәүкәт белән бергә аның туган якларында булганым бар, анда аны бик
ихтирам итәләр, шигырьләрен җирле матбугатта бастырып киләләр, Казанда
чыккан китапларын алдырып, халыкка тараталар, хәтта Тобол 

университетының татар теле бүлегендә Лилия Фәизова исемле яшь галимә
кандидатлык диссертациясе язган. “Язмышымның дәрьясы: Казан – Төмән
арасы” дигән исем белән ул хезмәт аерым китап булып басылып та чыкты...
Инде, кадерле дусларыбыз, QR-код ярдәмендә сайтыбызга кереп, әлеге
әңгәмәне тулысы белән тыңлыйк. Тапшыруның икенче өлешендә
игътибарыгызга Тәлгат Хаматшин укуында Шәүкәт Гаделша шигырьләре
тәкъдим ителә.

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев